Киләчәгебез ышанычлы куллардамы?

Якты киләчәк – яшьләр, балалар кулында. Ул киләчәк нинди булыр соң? Туган телен белмәгән, нинди җәмгыятьтә яшәгәнен аңламаган, техника колына әверелгән балалардан ни көтәргә?

Мәктәп һәр баланы олы юлга әзерләү, тормышның асылын өйрәтү, белем бирү вазифасын үти. Әмма мәктәп белән беррәттән гаилә дә тәрбия бирергә тиеш. “Яманны яхшыдан аерырга”, “Олыларны хөрмәт итәргә”, “Кечеләргә юл куя белергә” һ.б. шундый “кирәк”ләрне балага кечкенәдән өйрәтергә кирәк шул.

Уйлап карасак, бүгенге көндә баланы газета укырга, телевизордан хәбәрләр карарга мәҗбүр итеп буламы? Әлбәттә юк. Хәзерге балалар интернетта утыра, төрле кызыклы уеннар уйный. Дөньядагы хәлләргә күз салу, фикер алышуга баланы бары тик мәктәптә генә җәлеп итеп була. Анысыд а баланың үзендә кызыксыну уятса гына. Хәзерге көндә, тарих дәресләренең һәрберсен “Бүген илдә нинди үзгәрешләр?”, “Дөньяда нинди яңалыклар бар?” дигән сораудан башларга кирәк. Бала һәр мәгълүмәт белән танышып, үзенә нинди дә булса нәтиҗә ясарга тиеш. Чөнки, юкка гына “Бүгенгесен белмәгәннең киләчәге юк”, дип әйтмиләр.

Баланы наданлыктан саклап калу юлларын хәзер үк эзли башлау зарур. Китап укудан бала-чага инде күптән читләште. Укырга кирәкле китапны да уку елы башында алып, ачып та карамыйча, май аенда тапшыручы балалар бар. Күптән инде күбесенең өйләрендә китапханәләре дә юк. Замана балаларын телефон, компьютер, телевидение тапшырулары ярдәмендә рухи яктан надан калдыру бара. Игътибар итегез, балалар карый торган телетапшыруларның берсендә дә китап укучы, кешенең хәлен аңлаучы персонажлар юк. Ул сериалларда берсе дә китап укымый, эшләми, ләкин рәхәт һәм бай яши. Балалар шуны күреп үсә, аларга ошарга омтыла.

Бүгенге халкыбыз уйланырга тиеш булган зур мәсьәлә ул – балаларның дөньяга карашлары дөрес юнәлештә булмау, кызыксынмаучанлык, үз фикерләрен әйтеп, дәлилләп бирә алмау. Безгә барыбызга да бу турыда яхшылап уйланырга, балаларга күбрәк әдәби китаплар укытырга, нәфис фильмнар күрсәтергә, дәресләрдә дә бу темага күбрәк сөйләшергә кирәк. Киләчәгебезне кайгыртучан балалар үстерү һәр кешенең зур бурычы.

Комментарий язарга