“Китаб әт-Тәүхид” тәкъдим ителде

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында атаклы мөселман фикер иясе, матуриди сөнни мәктәбенә нигез салучы Әбу Мансур әл-Матуридиның рус теленә тәрҗемә ителгән “Китаб әт-Тәүхид” китабын тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуы булды.

Рус һәм татар телләрендә барган чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, Болгар ислам академиясе ректоры Рафик хәзрәт Мөхәммәтшин, китапны тәрҗемә итүче Габдулла хәзрәт Әдһәмов, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты. Әлеге китап Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иҗат коллективы тырышлыгы белән белән дөнья күрде.

Кунаклар басманың асылы нидә, кыскача эчтәлеге, нинди аудиториягә юнәлгәнлеге, тиражы һәм кайдан сатып алырга мөмкин кебек сорауларга җавап бирде. “Бу хезмәт безгә күптән кирәк иде. Заманында Төркиядә төрек телендә нәшер ителде. Казахстанда да берничә ел элек төрекчәдән казахчага тәрҗемә иттеләр. Ә без төп нөсхәсен Бахрейнда Галимҗан Барудиның шәкертләреннән таптык. Әбу Мансур әл-Матуриди чылбыры Казан галиме Галимҗан Барудига барып тоташа”, — дип белдерде Камил хәзрәт. Очрашуда китапның мәдрәсәләрнең өлкән курсларында укучы студентларга, ил галимнәренә юнәлтелгән һәм Болгар академиясендә укучы магистрларга фәнни эшләр өчен бик файдалы басма булуын ассызыклап үттеләр. 3 ел дәвамында тәрҗемә ителгән, редакцияләнгән. «Бүгенге көндә китап 300 данә тираж белән чыкты, әмма Россиянең төрле төбәкләреннән шалтыратып сорау сәбәпле, өстәмә 1000 данә белән бастырачакбыз. Аны “Хозур” нәшрият китап кибетеннән сатып алырга мөмкин», — диде Ришат Хәмидуллин.

Конференциядә “Китаб әт-Тәүхид” китабы турында сөйләшүдән тыш, башка темаларны да кузгаттылар. Мөселман телевидениесе, “Татарский для начинающих” Телеграм-каналына бәйле сорауларга да җавап бирделәр. Телевидениегә килгәндә, программалар яртылаш рус һәм яртылаш татар телендә чыгып барачак, әлеге вакытта контентка бәйле әзерлек эшләре алып барыла, бер айдан тәүлек әйләнәсе форматында эшли башлаячак, — дип белдерде Ришат Хәмидуллин.

Фото: Татар-информ

Фото: Татар-информ

Комментарий язарга