Гөлшаян коды

Бу ел башы белән Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры көчле интригага корылган яңа премьера тәкъдим итте. Мирсәй Әмир әсәре буенча куелган “Шаян Гөлшаян” комедиясен театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин инде бер куйган иде. Анысының премьерасы 2005 елның декабрендә күрсәтелгән. “Теге” “Гөлшаян”ны яратып кат-кат караганга, быел “бу” “Гөлшаян”га бару көнен кытыкланып, түземсезләнеп көттем. Менә бит интрига дигәнең!

Театрлар теге яки бу пьесага әйләнеп кайткалыйлар, анысы. Шул исәптән, Тинчурин театры да. Ләкин бу юлы нинди мөгез чыгарганнар икән? Бер үк режиссёр кыска гына вакыт эчендә (кайбер спектакльләр репертуарда дистә ел буена саклангада, “Гөлшаян” әле чагыштырмача аз уйналган иде) бер үк әсәрне куя икән, ул үзен-үзе кабатламасмы? Премьерага кадәр үк, афишада спектакльнең “комедия-буфф” дип язылуы игътибарны җәлеп итте. Классикага әверелгән сәхнә әсәрен җитдилектән һәм милли театр традициясеннән бик ерак торган буффонада (шуклык, уен-көлке) калыбына салу хәерлегә булырмы? Өстәвенә, әсәрнең исеме дә шаянлыкка басым ясап, “Шаян Гөлшаян” дип үзгәртелгән…

Инде менә премьераны караганнан соң кистереп әйтергә мөмкин: яңа премьера “теге” “Гөлшаян”ның күчермәсе түгел. Сәгате-минуты белән үзгәреп торган, яңалыкка омтылган дөньяда башкача була да алмый. Заһидуллин әфәнде үзенең төрле иҗади экспериментларга ачык режиссёр икәнлегенә тагын бер тапкыр инандырды. М. Әмир әсәре исә водевиль, буффонада, урам тамашасы һ.б. кебек теләсә нинди экспериментларны, “заманчалаштыру”ларны күтәрә алырлык пьеса булуын раслады. Чөнки вакыйга үзәгендә – мәңге актуаль ир-хатын мәхәббәте, тугрылык һәм көнләшү. Көнлекче Әхмәт (Салават Хәбибуллин) һәм аның гадәттән тыш чибәр, булдыклы, өстәвенә, гаять акыллы һәм хәйләкәр хатыны Гөлшаян (Диләрә Фәттахова) – тирән мәхәббәт нигезендә корылган яшь гаилә. Ләкин гаиләне көнләшү харап итәргә мөмкин, чөнки Гөлшаянга, Әхмәтнең акча эшләргә чыгып китүеннән файдаланып, авыл старостасы (Рөстәм Гайзуллин) да, хәзрәт (Алмаз Фәтхуллин) белән аның каладан кайткан малае Фәйзелкәбир (Артём Пискунов), кибетче  (Илнур Байназаров) “кармак салырга” тели икән.  Һәм Гөлшаян берүзе әнә никадәр ир-атка каршы көрәшкә чыга. Аңа үз ирен дә көнләү чиреннән биздерергә кирәк, азгын чит-ят ирләргә дә сабак бирәсе бар. Реаль тормышта гап-гади хатын-кыз әлеге мәсьәләләрнең һәммәсен бер селтәнүдә чишә аладырмы-юкмы, әмма сәхнәдә бу мөмкин эш. Режиссёр драматург позициясе белән килешәме-юкмы, үзеннән өстәп ни әйтергә тели – болар барысы да төрле символ яисә кодлар ярдәмендә спектакль тукымасына үрелгән. Комедия-буфф жанры символ-кодлар белән иркенләп, рәхәтләнеп эш итәргә мөмкинлек бирә, һәм алар, чынлап та, спектакльдә тулып ята.

Кыска гына мисал китереп үтим.

“Шаян Гөлшаян”да буффонада кыю рәвештә кулланылган. Мәсәлән, бутафор костюмнар, хәтта ки цирк клоуннарыныкына тартым бутафор грим, бутафор аяк киемнәре. Болар һич “тешкә” тимәде, чөнки тамашаның чыннан да көлкеле булуында аларның роле дә бар иде. Бу мәзәк әйберләр спектакльдәге персонажларның барысына да хас. Бары тик Гөлшаянны мәзәк итмәгәннәр. “Син нәрсә инде! Гөлшаян бит ул – уңай героиня, милли әдәбият-сәнгатьтә хатын-кыз идеалы, ә берничек тә көлке тудырырга тиешле персонаж түгел”, дияр белгечләр. Әйе, уңай персонаж, тик ул автор версиясендә шулай. Һәм, ихтыярсыздан чагыштырырга мәҗбүрмен, 2005 елгы “Гөлшаян”да шулай иде. Пьесаның быелгы версиясендә исә Гөлшаяныбыз клоуннар арасында, ул бутафор ирләр белән көрәшә. (Әйтергә кирәк, оста көрәшә, гомумән, актриса Д. Фәттахова бу рольгә бик дөрес билгеләнгән, дигән тәэсир туды). Йә, кем инде шуннан соң безнең уңай героинябыз?! Һәм бутафория белән көрәшүнең ни мәгънәсе бар? Режиссёрның әлеге образны кодлаштыруын, ягъни аның Гөлшаян турында ни әйтергә теләгәнен һәркем үзенчә чишәргә тырышсын.

1 2

P.s.: Язманың тулы варианты «Идел» журналында басылачак.

Комментарий язарга