Ком патшабикәсе

«Мин алдагы көнгә кичтән үк эш планы төзим, тәүлек дәвамында шул исемлек нигезендә эшлим. Кичкә кадәр исемлектә бер үтәлмәгән эш тә калырга тиеш түгел. Бу – уңыш формуламның төп принцибы!» – ди Алинә Хәйруллина.


Аллаһ Тәгалә һәр кешегә нинди дә булса сәләт бирә. Берәүләрдә ул тәмам ачылган, кемнәрдәдер әле бөреләнеп кенә килергә мөмкин. Ә менә Алинә Хәйруллинада сәләт дигәне шаулап чәчәк ата. Тылсымлы куллы димичә, тагын ничек әйтеп булыр иде икән бу яшь ханым турында? Гаҗәеп матур рәсемнәре һәр тамашачыны ирексездән серле иҗат дөньясына бөтереп алып кереп китә. Төсле буяулардан, хәтта комнан күз явын алырлык сәнгать әсәрләре тудыра ул. Шәхси студиясендә балалар өчен мастер-класслар, хәйрия акцияләре дә оештыра.

Алинә Хәйруллина 1986 елның гыйнварында Чаллы шәһәрендә туа. Кечкенәдән рәсем ясарга, төрле тәҗрибәләр эшләргә һәвәс кыз 2008 елда Чаллы дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика бүлеген уңышлы тәмамлый. Ире Нияз белән биш яшьлек Салават исемле ул һәм ике яшьлек Гайшә исемле кыз үстерә.

– Соңгы вакытларда «ком анимациясе» дигән шөгыль популярлашып китте. Алинә, «Идел» журналын укучыларга төшендерсәң иде: нәрсә ул һәм шәхсән үзең бу дөньяга ничек кереп киттең?

– Әлеге сәнгать төре sand art дип атала, ягъни ком сәнгате. Ком анимациясен 1969 елда Канада-Америка режиссер-мультипликаторы Кэролин Лиф уйлап таба. Эш барышында динамика булуы шарт. Тамашачы игътибарын җәлеп итү – бер нәрсә, ләкин аны саклап кала алу осталык таләп итә. Шуңа да кадрларны еш алыштырып торырга кирәк һәм алар бер-берсе белән логик яктан эзлекле бәйләнергә тиеш.

Ком анимациясе белән мавыгып китүем бик тә очраклы булды. Санкт-Петербургтагы мастер-класска эләктем һәм үзем өчен күп кенә файдалы мәгълүмат алдым. Шуннан ком анимациясе белән шөгыльләнергә тәвәккәлләдем дә инде. Әлеге эшне оештырып җибәрү өчен, бер карашка, әллә нинди катлаулы җиһазлар кирәкми. Моның өчен нибары ком, яктылык белән көйләнгән өстәл, экран, проектор да җитә. Тамаша вакытында темага туры килгән көй яңгырап торса яхшы.

Шул рәвешле, 2013 елның сентябрендә «Ком анимациясе» мәктәбен ачып җибәрдем. Биредә өчтән алып уналты яшькәчә балалар ком белән рәсем ясау серләренә төшенә. Мәктәпкә йөрергә теләүчеләр күп булганлыктан, аларны төркемнәргә бүлдек. Атнага сигез дәрес уздырам. Уку өч ай дәвам итә. Бер дәрес 60 минутка сузыла. Шул вакыт эчендә без балалар белән бик күп темалар өйрәнәбез: үсемлекләр дөньясы, суда яшәүче организмнар, джунглидагы хайваннар, йорт хайваннары, пейзаж, натюрморт һәм кеше сурәтләре. Безнең дәресләр балалар өчен бик файдалы. Монда аларның фантазиясе ачыла, эчке дөньясы байый.

– Рәссам дигәч тә, кулына буяу һәм пумала тоткан кеше күз алдына килә. Монда исә бөтенләй башка материаллар кулланыла…

– Ком – шул ук буяу ул, тик ут һәм шәүлә принцибында эшли. Монда кешенең хис-кичереш, омтылышларының ачык чагылышын күрергә була. Ком белән рәсем ясау дөньяның матурлыгын бөтен нечкәлекләре белән танып белергә, балада эстетик зәвекъ формалаштырырга, аның эчке дөньясын баетырга ярдәм итә. Әлеге сәнгать төре белән шөгыльләнү кечкенә рәссамга психологик яктан да файдалы. Ник дигәндә, монда ул кәефен, теләкләрен чагылдыру аша сихри, борчусыз дөньяга кереп китә, тынычлана, тора-бара куркуларын җиңәргә өйрәнә, үзен ирекле кош кебек хис итә, үз көченә ышана башлый. Ком белән уйнау моториканы, акыл эшчәнлеген үстерә. Ул баш миенең сөйләм зонасына уңай йогынты ясый. Безгә килгән һәр кунак, ничә яшь һәм рәсем ясый белү-белмәвенә карамастан, мавыктыргыч һәм сихри ком дөньясына чума, үз куллары белән барлыкка китергән комлы тарих битләрен кызыксынып актара һәм: «Мин бит моны үзем ясадым», – дип самими елмая.

2

– Алинә, синең иҗат эшчәнлегеңә карап башлар әйләнә. Син йә ком яки комлы-сулы анимация дөньясында кайныйсың, йә брейк-данс белән шөгыльләнәсең. Җитмәсә, әле күптән түгел бии-бии төсле буяулар белән рәсемнәр дә иҗат итә башладың. Барысына да ничек өлгерәсең һәм һөнәрең белән акча эшләп буламы?

– Аллага шөкер, мин бик яхшы акча эшлим. Төрле оешмалар, гаиләләр мәҗлесләргә чакыра. Атнага 7-8 заказ була. Дөрес, әлегә бөтен керем эшемне үстерүгә китеп бара: кирәкле җиһазлар алу, материаллар кайтарту, аренда өчен түләү, балалар һәм яшьләргә мастер-класслар уздыру.

Өлгерүгә килгәндә, мин алдагы көнгә кичтән үк эш планы төзим, тәүлек дәвамында шул исемлек нигезендә эшлим. Кичкә кадәр исемлектә бер үтәлмәгән эш тә калырга тиеш түгел. Бу – уңыш формуламның төп принцибы! Эшлекле очрашулар яратмыйм. Алар бик күп вакытны ала. Бөтен мәсьәләләрне интернет аша хәл итәм. Телефон да ярдәмгә килә.

Әлбәттә, беренче чиратта, тырыш, сабыр булырга кирәк һәм эшне яратып, бирелеп башкарсаң гына, яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Сәнгать белеме булуы да мөһим. Рәсем нигезләрен, перспектива, пропорция төшенчәләрен, ут һәм шәүлә мөмкинлекләрен белү зарур.

– Кыска гына вакыт эчендә җиде йөздән артык видеоязма һәм меңгә якын эш иҗат иткәнсең. Рәсемнәреңне күргәзмәләргә куясыңмы?

– Мин халыкара, Русия, республика, зона, төбәк, шәһәр күргәзмәләрендә һәм проектларында, «Мәрхәмәт», «Асылташ» балалар йортларында уздырылган хәйрия концертларында, Әниләр көне, Яңа ел, 8 март, Укытучылар көненә багышланган чараларда катнашам.

2014 елның апрелендә Чаллы шәһәренең Картиналар галереясендә Нәүрүз бәйрәменә багышланган «Карга-Алп» халыкара күргәзмәсендә катнашып, Шүрәле, Сак-Сок, Тулпар, Нәүрүз образларын тәкъдим иттем. Әлеге күргәзмә төрки халыкларның борынгы мифларына һәм риваятьләренә багышланган иде. Уфада, Йошкар-Олада чыгыш ясаганым бар. 2015 елда Украинаның Днепропетровск шәһәрендә узачак «Прикосновение» дип аталган ком анимациясе фестивалендә катнашып карыйсы килә. Шул рәвешле, зур хыялыма кечкенә адымнар белән атлыйм!

Бик күп никахларда, татар мәҗлесләрендә чыгыш ясарга туры килә. Эшемдә милли бизәкләрне яратып кулланам, комнан шамаилләр ясыйм, эш барышында музыканы нәшидләр алыштыра. Кеше образларын тудырганда түбәтәй, калфак, яулык һәм башка матур милли кием детальләреннән файдаланам.

– Эшләрең арасында бөек шагыйребез Габдулла Тукай портреты, Су анасы образлары да бар…

– Әйе, мин аларны Чаллыдагы бер гимназиядә Тукайга багышланган ачык дәрес өчен ясаган идем. Балалар комнан эшләнгән сурәтләрне яхшырак истә калдыра дигән нәтиҗәгә килдем.

3

– Су анимациясе турында да берничә сүз әйтсәң иде.

– Суда рәсем ясау сәнгате эбру дип атала. Аның белән иптәш кызым шөгыльләнә. Су анимациясе – бик борынгы сәнгать. Ул якынча ике мең ел элек барлыкка килгән. Бу юнәлештә эшләүче беренче рәссамнар Төркиядә булган. Алар суда чәчәкләр, орнамент ясаган, ә аннары килеп чыккан рәсемне кәгазьгә күчергән. Су анимациясендә табигый буяулар кулланылган: үгез үте, җир һәм үлән пигментлары. Рәсемне махсус гель өстәлгән суда ясыйлар. Әлеге катнашма буяуларга агып китмәскә, формаларын тотарга ярдәм итә. Дустым Анастасия белән без су һәм ком анимациясен берләштерергә булдык. Ул суда миңа матур төсләрдән җирлек ясый, ә мин шәүләләр төшерәм. Узган ел Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган күргәзмә ачкан идек. Сулы-комлы анимациядә әзер булган рәсемнәрнең фотоларын тамашачы хозурына тәкъдим иттек.

– Брейк-данс аңлашыла, ә менә рәсем ясый-ясый бию, әллә бии-бии рәсем ясаумы инде – анысы ничек була?

– Студент вакытта бию түгәрәгенә йөрдем, еш кына фестивальләрдә катнашырга туры килде. Җитмәсә, барлык дусларым да – биючеләр. Бүгенге көндә бию белән шөгыльләнүне туктатмыйм, балаларны да биергә өйрәтәм. «Биюче рәссам» дип аталган шоуга килгәндә, бу – республикабызда яңа юнәлеш. Аны Татарстанда безгә кадәр беркем дә күрсәтми иде әле. Сәхнәдә буш картина эленеп тора. Музыка уйный башлагач, ике рәссам бертуктамый биергә керешә. Биегән чакта алар пумала белән сурәт ясый. Картина биш минут эчендә әзер була.

– Гаиләңдә рәссамнар бар идеме? Әлеге сәләт кемнән килә дип уйлыйсың?

– Бабам балта остасы булган, агачтан күз явын алырлык әйберләр ясаган! Новаторлык сәләтләре белән барысын да шаккатыра торган иде инде! Әтием студент чагында фотога төшерү белән мавыккан. Аның фотолары рәссамнарныкы кебек бик матур. Әнием озак еллар укытучы булып эшләде, хәзерге вакытта балалар бакчасында тәрбияче. Рәсем ясау сәләте әтиемнән күчкәндер дип уйлыйм.

– Балалар дигәннән, Гайшә белән Салаватка вакыт каламы соң? Сөйләвең буенча син гел эштә.

– Мин бөтен буш вакытымны балаларыма багышлыйм. Аларны «Ком мәктәбе»мә алам. Өйдә булмаганда, ирем ярдәмгә килә. Нияз алар белән чанада шуа, зоопаркка бара, өйдә конструктор төзиләр. Кемнең вакыты бар, шул – балалар белән. Якшәмбе – гаилә көне. Йә без өйдә бергәләшеп ял итәбез, йә кая да булса барабыз.

– Зур хыял дигәндә, нәрсәне күз алдында тотасың?

– Тормышта уңышка ирешкән хатын-кыз, балаларыма матур үрнәк күрсәтердәй яхшы әни буласым килә. Мин аларга яраткан эшең белән шөгыльләнеп тә бәхетле булырга мөмкин икәнлекне үз мисалымда күрсәтергә тырышам. Балаларымны дөрес тәрбияләргә, укытырга, аларның киләчәген тәэмин итәргә телим. Шулай ук «Ком белән рәсем ясау мәктәбе»н республика дәрәҗәсенә җиткерәсе иде.

Бик күп яшьләр, акча эшләү максаты белән, туган җирләреннән зур шәһәрләргә ашкына. Минемчә, алар үз төбәкләрендә файда китерергә, алган белгечлекләре буенча эшләп, үз-үзләрен табарга тырышырга тиеш. Шулай булганда, безнең Татарстаныбыз тагын да абруй казаныр.

Ландыш ФАЗУЛЛИНА

Комментарий язарга