Көрәшле футбол, яки көрәш буенча Россия җыелмасы ни хәлдә? (ФОТО)

Команда лидеры — Муса Галләмов. Шаяртучы кеше — Егор Егоян. Азат Нурмөхәммәтовка Азат Әнәсович, диләр. Футбол уйнаганда тренерларны да кызганмыйлар. «Идел» журналы хәбәрчесе бүген көрәшчеләр янында булып кайтты.

Көрәш буенча дөнья чемпионатына әзерләнүче Россия җыелмасы хакында «Идел» журналы атна дәвамында көрәшчеләр, тренерлар сүзләренә карап кына нидер язарга омтылса, бүген, ниһаять, үзебезгә дә «Дубай» комплексына барып, барысын да үз күзләребез белән күрергә насыйп булды.

Баштан ук шуны искәртәсе килә: егетләргә бәхет елмайган! Яшәү һәм шөгыльләнү урынын күз алдында тотам. Машинадан төшүгә сине кошлар сайравы каршы алды. Саф һава! Табигать инде уянып килә, кояш кыздыра, челтер-челтер су акканы ишетелә… Урысча әйткәндә, «шикардос» инде менә!

Без килеп төшкәндә, егетләр инде уянып, зарядка ясап алганнар, ашаганнар, инде футболга барырга тора иделәр. Бер түгәрәккә җыелганнар да, шунда туп тибәләр. Ә Муса Галләмов тупны, җиргә төшермичә, типкәли. Айрат Сәмигуллин бераз кәефсезрәк кебек. Ул егетләр белән аерылыша икән. Шимбә көнне Балтачта 19-21 яшьлек егетләр арасында узачак Татарстан беренчелегенә юл тота икән…

Башланды

Шунда сыбызгы тавышы яңгырады. «Башланды…», дип куйды берсе. Ләкин авырсынып түгел. Гомумән, биредә бар да шат күңелле күренде миңа. Ә сыбызгы белән көрәш буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов чыгып килә икән. Бераз ачулы. Чөнки расписание буенча 10да инде бар да шул «пятачок»та булырга тиеш, ә сәгать инде ун тулып биш минут узып киткән. Кемдер димәк тренерны да көттерә. Альберт Рәхмәтуллин. Анысын да сәбәбе бар: дежур икән. Егетләр җыелып бетте дә, көрәшчеләр, тренерлар Сәмигуллин белән саубуллашты, яшь көрәшчегә уңышлар теләп калды. «Беренче булырга тырыш!», дип Фәрит Сәгыйтдин улы да үз фатихасын бирде. Бар да дусларча, бар да шәп!

Дубай беренче

Кержаков та, Горлукович та бар монда

Шуннан команда футбол кырына юл тотты. Баш тренер Мусадан «аякларың ничек?» дип сораштыра. Тегесе «бераз авырта әле», ди. «Нишләдегез соң кичә?» дип сорыйм. «Кросс чаптырдылар», дип бераз зарланыбрак авырлык белән генә Мари Иле көрәшчесе.  Баксаң, сигез чакрымга йөгергәннәр икән. Галләмов бишне генә йөгергән (мин исә тяжның шуның кадәр йөгерә алуына гаҗәпләнәм). Фәрит абый исә Мусага төртеребрәк, «сине уздым бит тәки», ди. Тренерлар да шөгыльләнәме икән әллә? дигән соравыма җавапны исә футбол мәйданында таптым. Чөнки, бераз җылынып алгач, Фәрит Шәйхетдинов та, аның ярдәмчесе Вакыйф Дәүләтшин да мәйданга чыкты да, туп тибә башлады.

Ул футболны карарга кирәк, җәмәгать. Менә бу футбол ичмасам! Киенгәннәр белән киенмгәннәр уйный шулай. Башта баш тренер капкачысыз гына уйныйбыз дип фәрман бирде. Аңлашыла инде, кайберәүләр ерактан тибеп кертә башлады. Киенмәгәннәр ягында уйнаучы Егор Егоян футбол кырында үзен Кержаков кебек тота. Тизлеге дә шуныкы кебек, «типтем, тибәм, тибәчәкмен» дигән принцип та нәкъ менә «Зенит»ның элекке футболчысыныкы. Шунысы да бар, егетләр башта ук зур тизлекне сайлады, көрәштәге кебек башта сакланып, аннын сөлгеләрне бәйләгәч һөҗүмгә күчә торган гадәт күзгә ташланмады. Шулай да, баштарак Булат Мусин белән Ренас Кәлимуллин үзләрен артык күрсәтмәделәр, уенга акрынлап кына керә бардылар. Азат Нурмөхәммәтов та баштарак үз капкасын саклау белән күбрәк шөгыльләнде.

Азат дигәннән, кайберәүләр аңа «Азат Әнәсович» дип эндәшә икән. Нурмөхәммәтовның «Ак Барс»та спорт мәктәбе җитәкчесе булып эшләве үзен сиздерә булса кирәк. Муса исә алда, сирәк кенә артка кайткалый. Үзенә күрә бер Погребняк яки Бухаров инде менә. Шул сирәк кенә артка кайтуларының берсендә һөҗүмне үз капкасы янындарак башлап, паслар бирешә-бирешә, ахыр чиктә беренче тупны да кертә. Шәп гол! Муса белән энесе Мөнир көндәшләр биредә. Мөнир дә тизлек белән аерылып тора, абыйсыннан яше белән дә, авырлыгы белән дә яшьрәк шул әле. Киров өлкәсеннән Рамил Хәкимов та молодец! Рамил, Мөнир, Егорларның тырышлыгы белән беренче таймда нәкъ менә чишенгәннәр җиңә.

Дубай3

Тренерларны да кызганмыйлар

Икенче таймда исә капкачылар белән уйнарга булалар. Беренче таймда көндәшләрен уңга-сулга еккан Альберт Рәхмәтуллин капкага баса. Аның уенын карап, үзен Сергей Горлукович белән чагыштырып куйдым. Хәтерләсәгез, Горлуковичны «костолом» дип атыйлар иде. Альберт та еш кына җилкә белән, еш кына «через бедро» әле Егоянны, әле Хәкимовны җиргә екты. Ачуланышу юк. Шулай да шул ук Егорда әрмән каны акканы үзен сиздерә. Кайнар, җитез егет. Әле тегендә кычкыра, әле монда… Әйткәнемчә, тренерлар да уйный. Артык хисаплашып тормый егетләр, Фәрит абыйга да кирәкмәгән җиргә туп эләгә, Вакыйф абый да көндәшләре ярдәмендә егылырга мәҗбүр. Ләкин… Бер генә ачуланышу да, бер генә тупас кыланулар да юк. Егетләр чыннан да бер йодрыкка тупланган, бер команда булырга өлгергән. Афәрин!

Икенче таймда чишенмәгәннәр көндәшләрен тар-мар итүгә иреште. Киенмәгәннәргә капкада Илшат Зекерин да, аны алмаштырган Айнур Сыртаев та ярдәм итә алмады. Шәйхетдинов, Булат, Илмир, Муса, Азатлар алар саклаган капкага бер-бер артлы голларны кертә генә тордылар. Шул ук Муса уенның икенче яртысына арыр дип уйлаган идем, киресенчә, булып чыкты. Һөҗүмдә Азат — Муса — Илмир өчлеге — это что-то. Шундый матур комбинацияләр, шундый акыллы футбол… Чишенгән Егоян аларга башы белән дә кертергә тырышты (капка баганасына эләкте), «через себя» да тибеп карады — булмады. Кыскасы, ике тайм нәтиҗәләре буенча — ничья. Пенальтилар сериясе билгеләнде. Анысы да дусларча тәмамланды…

Егоян татарча өйрәнә

Муса дигәннән, Фәрит Шәйхетдинов аның капитан булып сайлануы турында хәбәр итте. Егетләр үзләре хәл иткәннәр. Авторитеты да, титуллары да, тавышы да бар. «Заводила» да шул икән. Кыскасы, Галләмовка өстәмә җаваплылык та йөкләнгән дигән сүз. Дөрес, егетләрнең күбесен инде танылган көрәшчеләр. Бигрәк тә беренче составтагылар үзләре яулаган җиңүләр белән мактана ала. Шул ук Егоян грек-рим көрәше буенча Россиянең өченче призеры. Аның сүзләренә караганда, Төмән өлкәсендәге күп кенә «классиклар» хәзер көрәшкә күчеп бара икән. Мондый җыеннар белән таныш, ләкин көрәш буенча әле беренче тапкыр катнаша. «Беренче көннәрдә бик үк татарча аңламый идем. Футбол буенча Россия командасын Капелло шөгыльләндергән кебек инде, — ди шаяртып, 27 яшьлек спортчы. — хәзер инде тренерларны да, егетләрне дә аңлый башладым», ди ул. Баш тренер да Егояннан канәгать, безнекеләр осталык буенча бик нык аерылып торсалар да, Егорның кайбер алымнарын, прогибларын өйрәнергә мөмкин икән.

Булат Мусин, Ренас Кәлимуллин артыгын сөйләшмиләр (бәлки минем янда гына шулай булгандыр:), кирәгеннән артык җитди булып күренделәр. Илмир Төхвәтуллин да артык шук түгел кебек, әмма әледән әле егетләрне көлдерә. Альберт Рәхмәтуллин гомумән аз сөйләшә кебек. Баш тренер искәрткәнчә, җыеннар башланганда һәм физик, һәм функциональ яктан нәкъ менә ул иң әзер көрәшче булган. Илшат Зекерин, Ринат Ибраһимов, Рамил Хәкимов, Айнур Сыртаевлар бәлки быелгы дөнья чемпионатта катнаша да алмаслар, ләкин алар да биредән тәҗрибә, осталык алып китәчәк. Шул турыда сөйләшеп торганда, Фәрит абый мондый җыеннар ешрак оештырылса, теге яки бу төбәктән икешәр көрәшче һәм тренер гына килгән очракта да, көрәшебезнең ил буенча күтәрелешенә файда китерәчәк дип искәртте. Килешми мөмкин түгел. Менә бу көрәшчеләр дә, келәмнән киткән очракта да, барыбер көрәштә калачак алар. Димәк, монда узган көннәрен бер генә дә бушка, файдасызга уза дип әйтеп булмый. Әле бит шунысы да бар, күбесе эшләреннән сорап килгән. Ә Азат Нурмөхәммәтов әнә төп эшеннән отпуск алып килгән.

…Футболдан соң, көрәшчеләр жгут белән күнегүләр уздырды. Төшке ашны ашагач, егетләр Казанга юл тотты. Көн саен «Ак Барс» Көрәш Сараенда келәмдә шөгыльләнә алар. Аннан кайткач, бераз ял итеп алалар да, тагын шөгыльләнергә чыгалар. Менә бу көрәш, менә профессиоанльлек, ичмасам!

3 Дубай Дубай1 Дубай2 Дубай3 Дубай4 Дубай5 Дубай6 Дубай7

Комментарий язарга