Сыктывкарга кемнәр чакырылган?

20-23 август көннәрендә Сыктывкар шәһәрендә (Коми Республикасы) Олимпия уеннары программасына кермәгән милли спорт төрләре буенча Бөтенроссия фестивале узачак. Анда Татарстан көрәшчеләре дә катнаша.

Россиядә яшәүче халыкларның милли спорт төрләрен, ниһаять, Мәскәү дә таный башлагач, лапта, хапсагай, мас-реслинг, көрәш кебек дисциплиналар рәсми спорт төрләре исемлегенә дә кертелде, алар буенча рәсми ярышлар  да уза, дәрәҗәле исемнәр дә бирелә. 2014 елдан барлык шушы төрләрне берләштереп ил күләмендә фестиваль оештырыла башлады. Аны үткәрү нияте төрле милләтләрдә популяр булган спорт төрләрен киң массалар арасында таныту максаты белән ныгытылган. Беренче ике елда фестиваль Ульян каласында уздырылды. Шуннан соң ярышлар Коми Республикасына күчте. 2016 елда Сыктывкарда узган ярышларда Татарстан командасы да катнашкан иде, бу турыда биредә укырга мөмкин: Татарстан көрәшчеләре — беренче!

Быел да фестиваль кысаларында татарның милли спорт төре – көрәш буенча ярышлар үтәчәк икән. Татарстан биредә аерым команда буларак чыгыш ясаячак. Дөресрәге, планлаштырыла. Республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр иткәнчә, Сыктывкарга барырга тиешле егетләр исемлеге инде әзер, федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов үз фатихасын биргән, димәк, Татарстан көрәшчеләре быел да үз милли спорт төребезне бөтен Россиягә күрсәтеп кайтырлар дигән өмет бар.

Исемлеккә килгән, ул түбәндәге көрәшчеләрдән тора:

60кг. — Илһам Гайфетдинов (Мамадыш)

65 кг. — Шамил Локманов (Түбән Кама)

70 кг. — Равил Зәйнәшев (Зәй)

75 кг. — Рафаэль Хәсәнов (Апас)

80 кг. — Илзар Закиров (Чирмешән)

85 кг. — Инсаф Шакиров (Саба)

90 кг. — Азат Кавиев (Алабуга)

100 кг. — Рөстәм Сибагатуллин (Идел буе)

100 кг. авыррак — Константин Морозов (Мамадыш)

Равил Хәйруллин искәртеп узганча, моңа кадәр әлеге ярышларда катнашкан барлык Татарстан көрәшчеләре дә хәзер инде Россиянең спорт остасы исемен йөртә. Йөргән таш та шомара дигәндәй, мондый ярышлар беренче урыннарга менеп җитәргә аз гына калган егетләргә үз-үзләренә ышаныч тудыру, дөнья күрү, башкалар фонында сыналу өчен кирәк.

3

Фотода 2016 елдагы ярышларның җиңүчесе Ренас Кәлимуллин

Комментарий язарга