Коръән-хафизларга ихтыяҗ зур

Изге Коръәнне яттан укый белү – һәр мөселман кешесенең изге бурычы. Нәкъ менә шушы гадәт аркасында Коръәннең сүзләре кешедән-кешегә, буыннан-буынга үзгәртүләрсез тапшырылып килгән. Һәм бу чылбырны өзәргә һич тә ярамый.

Ибраһим Сабиров: «Бүгенге көндә Коръән-хафизларга ихтыяҗ зур»

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): «Арагызда иң яхшыларыгыз – Коръәнне өйрәнүче һәм аны башкаларга өйрәтүчеләр», дигән. Бүгенге көндә республикабызда әлеге юнәлештә актив эш алып барыла: Рамазан айларында Коръәнгә хәтем кылына, мәхәлләләрдә Коръәнне яттан белүче остазлар яшь буынга гыйлем бирә, балалар арасында Коръән бәйгеләре даими оештырылып тора, хәтта кайбер мәчетләрдә тәүлек әйләнәсе Коръән укыла башлады. Әлеге изге эшләрнең башында Казан ислам университеты (КИУ) каршында эшләп килә торган Коръән-хафизлар әзерләү үзәге тора. Оешманың тарихы, бүгенге көндәге эшчәнлеге һәм якын-киләчәккә куелган максатлары турында Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе, «Коръән нуры» хәйрия фонды рәисе, Коръән-хафиз Ибраһим хәзрәт Сабиров белән сөйләшеп алдык.

Бикмуллина1— Ибраһим хәзрәт, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенең барлыкка килү тарихы, төп миссияләре белән таныштырып китсәгез иде…

— КИУ каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге 2003 елдан бирле эшләп килә. Үзәкнең төп максаты – Коръәнне, бөтен кагыйдәләренә туры китереп (тәҗвид белән), дөрес итеп укый белүче, Изге Китап текстын яттан белүче кешеләр әзерләп чыгару.

Мөселманнар күпләп яшәгән Русия төбәкләрендә бүгенге көндә Коръән-хафизларга ихтыяҗ зур. Тарихка күз салсак, элек-электән һәр авылда, мәчет-мәхәлләдә Коръәнне бөтен кагыйдәләренә туры китереп, авазларын дөрес әйтеп, үзенчәлекле бер мәкам белән укучы кешеләр булганлыгын күрәбез. Болгар дәүләтенә ислам килгәннән алып 1917 елгы инкыйлабка кадәр Русиядә Коръән-хафизлар махсус мәктәп-мәдрәсәләрдә әзерләнгән. Идел буенда ислам дине таралуда, халыкның рухи үсешендә бу уку йортларының роле әйтеп бетергесез зур булган.

Коръән китабы бүгенге көннәргә кадәр камил, бернинди үзгәртүләрсез, бозуларсыз, кыскартуларсыз һәм өстәмәләр кертелмичә сакланып килгән. Шуңа да безнең Үзәкнең беренче максаты – шәкертләрне Коръән сүзләрен, Пәйгамбәребезгә җиткерелгән хәлдә, иң әүвәлге яңгырашын саклап укырга өйрәтү.

Коръән-хафизлар әзерләүдән кала, безнең Үзәктә традицион ислам дисциплиналары да алып барыла. Шәкертләребез халыкара бәйгеләрдә, илкүләм, дөньякүләм Коръән конкурсларында һәрвакытта лаеклы дәрәҗәдә чыгыш ясый. 2009 елда Үзәктә кызлар өчен дә Коръән-хафизәләр курсы ачылды. 2012 елда безнең Үзәк Коръән-хафизлар әзерләү Халыкара оешмасының Русиядәге һәм Татарстандагы рәсми вәкиллеге итеп танылды – бу шулай ук безнең өчен зур мәртәбә булып тора.

— Уку-укыту барышында нинди программаларга нигезләнеп эш итәсез?

— Программаларны төзегәндә гореф-гадәтләребезгә таянабыз, шул ук вакытта башка мөселман илләрендә тупланган тәҗрибә дә кулланыла. Ислам Дөньясы Лигасы каршында Коръән-хафизлар әзерләү үзәге Бөтендөнья оешмасы эшли. Бу оешма белән КИУ арасында килешү бар. Әлеге килешү уку һәм укыту барышында ислам гыйлеменең иң алдынгы казанышларын кулланырга, эре ислам үзәкләре тәҗрибәсен файдаланырга мөмкинлек бирә. Безнең Үзәкнең 2004 елда кабул ителгән беренче укыту-методик программасы да шул тәҗрибәгә таянып төзелде.

— Үзәктә укып Коръән-хафиз белгечлеге алып чыккан шәкертләр алга таба кайда эшли? Аларга ихтыяҗ бармы?

— Аллага шөкер, бар. Республикабызда соңгы елларда аеруча да Коръәнне белүчеләргә ихтыяҗ зурлыгы сизелә. Ислам дөньясында әһәмиятле булган халыкара, русиякүләм, республика чараларының күбесе Коръән белән башлана. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Кол Шәриф мәчетендә оештырылган тәүлек әйләнәсе Коръән уку Русиядә моңарчы күзәтелмәгән вакыйга – укучылар арасында Коръән-хафизлар гына түгел, Үзәктә хәзерге вакытта белем алучы шәкертләр дә бар. 2014 елның сентябреннән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән өйрәнү үзәге, КИУ каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге, «Зәкәт» һәм «Коръән нуры» хәйрия фондлары тарафыннан балалар өчен Татарстанның утыздан артык мәчетендә Коръән түгәрәкләре оештырыла башлады. Бу – аз сан түгел, бүгенге көндә безгә мәхәлләләрдән, районнардан чыгалар, түгәрәкләр ачуны сорыйлар, теләк белдерүчеләр күп – Коръән-хафизлар җитми. Рамазан аен гына алыйк, бу елда республиканың кырыклап мәчетендә Коръәнгә хәтем чыгылды, ягъни тәравих намазлары вакытында Коръән тулысынча укылды. Әле бер ун ел элек без биш мәчеттә хәтем чыкканга сөенеп туя алмый идек. Бүгенге көндә безнең төп максат – Татарстандагы һәр мәчеткә ким дигәндә бер хафиз әзерләп бирү, Рамазан айларында һәр мәчеттә хәтем кылу эшен оештыру.

Бикмуллина

— Дистә елдан артык республикабызда эшчәнлек алып барган Үзәк бүгенге көнгә кадәр күпме хафиз әзерләп чыгара алды? Араларында татарлар күпме?

— Үзәктә иллеләп хафиз әзерләнде, шуларның яртысын татар милләтеннән булган кеше тәшкил итә. Кемдер, бәлки, Татарстанда ачылган Үзәк татарлар өчен хезмәт итәргә тиеш, дияр. Бүген без әлеге юнәлештә эшлибез. Әйтик, республика мәчетләре каршында ачылган Коръән түгәрәкләре нәкъ менә татар балалары арасыннан Коръән хафизлар үзәгенә киләчәктә абитуриентлар әзерләүне дә күздә тотып оештырылды.

— Сезнең җитәкчелектәге «Коръән нуры» хәйрия фондының да эшчәнлеге Коръән-хафизлар үзәге белән тыгыз бәйләнештә, аңлавымча…

— «Коръән нуры» хәйрия фондына Коръән-хафизлар әзерләү үзәге проектларын тормышка ашыру максатыннан, 2007 елда нигез салынды. Фондның төп максаты – Коръәнне тарату өлкәсендә эшләүче хафизларны хезмәт хакы белән тәэмин итү, шәкертләребезгә белемнәрен тагы да киңәйтер өчен дини яисә дөньяви югары уку йортларында белем алу өчен грантлар алырга булышу, Коръән укытучылары өчен белемнәрен күтәрү курсларын уздыру, укучыларга, Коръәнне ятлауны җиңеләйтү максатыннан, уку-методик китаплар бастырып чыгару һ.б.

Күптән түгел генә инициатив мөселман вәкилләре белән бергәлектә яңа мөселман социаль челтәрен ачып җибәрдек, ул ZIYARAT.RU дип атала. Бүгенге көндә яшьләр генә түгел, урта буын вәкилләре дә интернеттан актив куллана, әлеге проект нәкъ менә шуны истә тотып башкарылды. Кайсы интернет челтәренә генә керсәгез дә, әхлаксыз фото-, аудио-, видеоматериалларга, экстремистик рухтагы хәбәрләргә тап буласыз, яраксыз реклама, хәбәрләр белән тулган мохиттә иман какшый. Болар вак мәсьәлә түгел, җәмгыятебез, кызганычка каршы, еш кына әхлагыбызны боза. Социаль челтәрнең төп максаты исә мөселман кешеләрен берләштерү, интернетка өстәлгән барлык мәгълүмат, фото, видеоматериалларны «әхлак иләге» аша уздыру, ислам мохите булдырудан гыйбарәт. Социаль челтәргә кушылыгыз, аның өстенлекләрен вакыт үзе күрсәтәчәк.

– Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәнү теләге булган кешеләргә сездән киңәшләр?

– Иң беренче чиратта, ихлас ният кирәк. Теләгең көчле, җаваплылыкны тоеп әлеге эшкә алынасың икән, Аллаһ Тәгалә үзе тел ачкычлары, рухи көч бирә. Коръән-хафизлар үзәгенә килсәгез, биредә тәҗрибәле укытучылар һәрвакытта да сезнең янәшәдә булачак һәм даими рәвештә ярдәм итәчәк. Үзәктә укырга мөмкинлек юк икән, ул очракта мәчетләргә килегез, Коръән түгәрәкләрендә шулай ук Коръәнне яттан белүче югары гыйлемле хафизлар укыта. Әгәр инде мәчетләргә йөрергә дә җаегыз юк икән, интернет аша онлайн-курслар аркылы белем алып була. Әлеге укуларның барысы да бушлай һәм алар турында да тулырак мәгълүматны – кайсы мәчетләрдә дәресләр алып барылуын, укытучыларның телефон номерларын, дәресләр җәдвәлен – NURALKURAN.RU сайтыннан яисә 253-22-64 телефон номеры аша белә аласыз. Коръәнне тиешенчә өйрәнер өчен без барлык шартларны тудырабыз, сездән бары тик ихтыяр көче һәм теләк кенә сорала. Бергә булыйк, Коръән белән яшик!

Комментарий язарга