Корыһөйүкне каплап тора Каратау урманнары…

Төркиянең ташлы басулары буйлап сузылган озын юллардан күкләргә тоташкан тауларга таба барганда, балчыктан салынган кызыл түбәле ак өйләр, ике катлы яңа таш йортлар тезелгән авылга барып чыксаң… Бу Османия Корыһөйүк — татар авылы дисәләр, ышанмый торырсың. Чөнки без, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр, татар авылы дигәндә, иң әүвәл челтәр кәрнизле, бизәкләп ясалган капкалы агач йортларны күз алдына китерәбез. Әлбәттә, һәр җирлек үз табигатенә, матди, иҗтимагый мөмкинлекләренә карап җайлашкан. Йортларның ни рәвешле салынуы да шуңа бәйле.

Әмма, авыл күренеше башкача булса да, биредә яшәүчеләр, монда туып-үскәннәр белән аралашкан саен, аларның йөзләрендәге, телләрендәге, күңелләрендәге татарлыкны тоеп, хәтта тәрәзә төпләрендәге гөлләргә карап та Корыһөйүкнең башка илләрдәге бик күп татар авыллары белән бердәйлеген ныграк аңлыйсың.

Бу авылның да үз шагыйрьләре, осталары, танылган шәхесләре бар. Алар хакындагы хикәятләр телдән-телгә күчеп яши.

Бу авылның да тарихы гыйбрәтле, риваятьләре чын, җырлары үзәк өзгеч.

Бу авылның да гөрләп торган чагы булган… Инде хәзер яңа йортлар салучылар бар икән, шөкер.

Язсам сәламнәрем китми, төштем ерак илләргә

Госмания Корыһөйүк татарлары күңелләрендәге Ватанны сагыну, җирсү хисләрен “Хәсрәт җырлары”на  салып таратканнар.

Ак канатлы күк карлыгач,

Килә урам иткәләп.

Безләр болай йөрмәс идек,

Йөртә нуҗа җитәкләп.

 

Шәһәрләрдән шәһәрләргә,

Тимер юллар салганнар.

Хәсрәт белән без саргайдык,

Саргаймасын калганнар.

 

Урсам уракларым бетми,

Чәчтем кара җирләргә.

Язсам сәламнәрем китми,

Төштем ерак илләргә

Авыл тарихын яктырткан китапларда 19 гасыр ахырында Төркиягә  иң күп күченеп килгән татарлар Казан, Уфа, Самара, Оренбург тирәләреннән була диелгән. Күченү сәбәбе итеп, көчләп чукындыру, җирсезлек, эзәрлекләүләр күрсәтелә. Русия патшалары алып барган басымнан бик күп кыенлыклар күргән татарлар Төркиядә яңа яхшы тормыш корырга өметләнгәннәр.

Беренче тапкыр килүчеләр Русиядә паспортны, Бурса шәһәренә минераль су чыга торган җирләргә барабыз дип, алганнар. Поезд белән Кара диңгез буе шәһәре Севастопольгә кадәр киләләр. Диңгез аша пароход белән Истамбулга чыгалар, аннары Бурсага китәләр. Бер еллап Бурсада яшиләр, эшли башлыйлар. Әүвәл килгән татарлар белән очрашалар. Шулай итеп 40 гаиләгә җыелалар. Бу — 1890 нчы еллар. 40 гаилә җәйне Искешәһәрнең Каратау ягындагы  Болгариядән күченеп килгән төрекләр авылы Урхания тирәсендә булган Алтыолуг (алты улак) дигән җирдә чатырлар корып уздыралар. Бу тирәдәге су ике авылга җитмәгәнгә күрә, яңа бер урын эзли башлыйлар. Таудан үзәнлеккә төшәләр.  Үзәнлектә һөйек — элеккеге заманнарда элемтәдә тору, күзәтчелек итү максаты белән ясалган бер калкулык янына киләләр, су эзлиләр. Шунда электән калган коега үгезләре төшә, шулай итеп суга тап булалар.  Суны тапкач Хөснетдин исемле кеше атта Алтыолугка ашыккан. Башкаларга  шатлыклы хәбәрне тизрәк җиткерергә теләп кызу чапкангамы, су эзләп хәлсезләнгәнме, әллә башка бер сәбәп беләнме, хәбәрченең аты юлда үлеп калган диләр.

Су эзләргә дә, аны тапкан җирдә авыл корырга да Госманлы хөкүмәтенең рөхсәтен алырга кирәк була. Әлеге су-җир мәсьәләләренә бәйле ике вакыйга бүген дә телдән-телгә хикәят итеп сөйләнелә.

Шул хикәятләрнең беренчесе болай. Аны җиткергән кеше —  Корыһөйүктә туып-үскән, диңгезләрдә нефть ташучы зур пароходларда капитан дәрәҗәсендә хезмәт иткән Нәҗип Аблай.  Аңар исә дәү әтисе сөйләп калдырган.

Авыл булып урнашыр өчен су эзләгән татарлар Госманлы хөкүмәте солдатлары белән бәхәскә керәләр. Хөкүмәт солдатлары аларга үзәнлектә йөрергә ирек бирми. Үзләренә каршы чыккан татарларны исә Мәхмүдиягә алып китәләр. Биредә аларның, бүгенге тел белән әйткәндә, штаблары урнашкан була. Менә шунда һич көтелмәгән бер хәл мөһәҗирләр язмышында зур роль уйный.

Штабка китерелгән кешеләрне гаскәриләрнең Тупал Миралай (Аксак Полковник) кушаматлы җитәкчесе күрергә тели. “Без куып җибәрәбез, алар кабат килә. Куабыз, тагын киләләр. Кемнәр алар? Китерегез!” – дип, боерык бирә. Каршы торучыларны күрә, аларның кем, кайдан булулары белән кызыксына. Татарлар Төркиягә Оренбург якларыннан килүләрен, авыл кору ниятеннән су эзләүләре хакында сөйләп бирәләр. Ә заманында татарлар Аксак Полковникны тоткынлыктан коткарып калганнар икән! Госманлы-рус сугышында руслар кулына төшкән. Аны Оренбург якларындагы төрмәдә тоталар. “Менә шунда татарлар миңа ярдәм күрсәттеләр. Тоткынлыктан качарга булыштылар. Алар ярдәме белән кире Төркиягә кайттым”, — дип, сөйли ул. “Мин дә сезгә су эзләргә рөхсәт бирәм. Су тапкач хәбәр итегез. Сезгә авыл өчен урын сорап хөкүмәткә язам”, — дип, вәгъдә бирә.

Төркия татарлары әйткәнчә, яхшылык кыл да дәръяга сал: балык белмәсә, Халик (Аллаһның бер гүзәл исеме, ягъни Үлчәүче) белер. Оренбург татарларының яхшылыгы халыкка менә шулай еллар гына түгел, меңәрләгән чакрымнар аша барып ирешә.

Икенче хикәят болайрак. Монысын “Олылар сөйли иде”, — дип, авылда яшәүче Кәрим Сүзәр искә төшерде. Кәрим абыйның үз сөйләмен китерәм: «Әүвәлдән бу җирләрдә мәҗдиялеләр, күрше төрек авылы кешеләре, мал тоталар икән. Буш булган бу җирләр. Безнекеләр бу җирне бәянгәч, утыртмаска тырышканнар. Кадыйга (судьяга) «Болар ярый торган кешеләр түгел»,- дип, шикаять итәләр. Кадый килеп карый. Авылдагы картлар бер мәчет урынын сайлаганнар. Кадыйлар җыелып килгәндә, безнең кешеләр намазда булганнар. Намаз укыганны күргәннәр. Кадый: «И-и-и болар һәммәсе намазда: бала-чага, яше, карты… Болардан зыян күрмәбез, утырсыннар. Кулыгыздан килгәнчә боларга ярдәм итегез»,- дигән. Шулай итеп, безнекеләр шушы җирләргә утырганнар, көйне (авылны) корганнар. Шикаять итүче авылдан бер тол хатын мәчет төзелешенә алтын биргән. Аллаһ разый булсын, киткәннәрдән, бу урынны сайлаганнардан. Бик яхшы җиргә утырганбыз,  кыйммәтен белмәгәнбез”.

1895 елда авыл салырга рөхсәт ителә. Рөхсәт алганнан соң, татарлар кышны җир астындагы «өйләрдә» землянкаларда уздыралар. Өйләр корганчы ук мәчеткә нигез салалар. 1908 елда мәчетне төзеп бетерәләр.

Аннары Кәрим абый тагын бер очракны хикәят итте: “Искеләр, картлар кызык итеп сөйлиләр иде. Татарлар электән каз күп асраганнар бит. Суйганнан соң һәммә җирен ашыйлар. Аякларын да пешерәләр. Без бала чакта да ашый идек, бик тәмле була иде. Шулай  зур каз бәлеше пешергәннәр икән. Аякларын да куйганнар. Бәлешне ачып җибәргәч төрекләр аякларны күрәләр дә: «Болар бит бала пешергәннәр!» — дип, әйтәләр. Кеше ашыйлар дип уйлаганнар”.

Шулай, читтән килгәннәрне ят итү, чит итү галәмәте татарларга карата да күзәтелгән. Барыбер алар шушы җирлектә төпләнеп, яшәп киткәннәр, төрекләр белән дә, үзләре кебек үк мөһаҗир карачайлар белән дә уртак тел тапканнар. Хәтта хәзер дә туйларда татар хатын-кызлары карачайлар төсле кавказ көйләренә бииләр.

Ә нигә Кәрим абый  “кыйммәтен белмәгәнбез” ди соң?! Монысы инде бераз яңарак тарих. 70 нче елларда күпләр авылдан шәһәргә күченгәндә басу җирләрен күрше авылларда яшәүчеләргә сатып китәләр. Авыл җирләренең шулай кадере югалган вакытлар да була…

Мәдәниятләре шәһәрнекенә тиң

Төркиянең тел галиме Фатма Өзканның 1997 елда дөнья күргән “Госмания татар диалекты” китабында авылның 20 нче гасыр тормышы ачык чагыла. Галим татарларның телен өйрәнү максатыннан туксанынчы елларда авылга килә. Ул килгәндә авылда  86 йорт була.  “Госмания татар диалекты — Россия Федерациясендәге  төрекләрнең бер өлеше  булган Казан төрекләренең илебездә соңгы 100 ел эчендә барлыкка килгән бер диалектыдыр. Казаннан, Оренбургтан, Самарадан калкып, дини вә милли үзенчәлекләрне саклар өчен Төркиягә килгән вә күңелләрендә һаман Ак Иделнең хәсрәтен хис иткән корыһөйүклеләр үзләре кебек Төркиягә күченгән карачай һәм крым төрекләре белән күрше булганнар. Бу җирнең элеккеге ияләре булган угыз төрекләре йогынтысын алганнар. Ләкин үзләренең фольклор һәм телләрен саклап калуларын әйтергә мөмкинлек бар”, — дип яза тел белгече.

Фәнни эшен татар теле сүзләренең күплеген, грамматикасын, авазларын өйрәнүгә багышлый. Төрек теленнән аерылып торган татарча сүзләрнең мәгънәләрен аңлаткан сүзлек тә төзи. Шулай ук авыл кешеләре сөйләмен китапбына керткән. Галимнең татар авылына биргән бәяләмәсе дә кызыклы.

“Бу китапны язганда Корыһөйүкнең бик күп төрек авыллары белән чагыштырганда зур мәдәнияткә ия булганын күрдек. Мәдәниятләре шәһәр мәдәниятенә тиң. Авылдагы бар йортлар бер план белән төзелгән. Бакча эчендә ике катлы өйләр, ас каты келәткә аерылган. Өйгә керер-кермәс чисталык, хуш ис татар өенә кергәнебезне хис иттерә. Ризыклары үзенчәлекле булганны күрдек. Милли үзенчәлекләрне саклаганнарын, яңалыкларны да кабул иткәннәрен күрдек. Кунакчыллыклары, ашларны бирү тәртипләре, өстәлдәге байлыклары аларның бик күп шәһәрләрдә яшәүчеләрдән тагын да югарырак мәдәниятле булулары турындагы фикеребезне көчәйтте. Төрекләрнең укуга, белемгә иң күп әһәмият биргән бер өлеше татарлардыр. Османиядәге татарларның хатыннары да, ирләре дә укыйлар һәм язалар. Күпчелеге элекеге язуны да укый, яза. Гыйлемгә әһәмиятне күрсәткән бер күренеш ул, өйләре белән бергә мәчетне дә төзегәннәр. Динне саклар өчен туган илләреннән күченгән татарлар хәзер дә дингә әһәмият бирәләр, ләкин бу фанатик караш түгел”.

Кемдер Исхакыйны кунак иткән, кемдер колхоз теләгән…

2010 елда Искешәһәр Казан татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте бастырган  “Корыһөйүк 1895” китабында авылга нигез салган 34 кешенең исеме аталган. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр күпләр Русиядә калган туганнары белән элемтәләрне югалтмаганнар, кайберләре хәтта Казанга кайтып-килеп йөргән.

Авылга нигез салганнар арасында мәдрәсәләрдә укыганнар күп. Шаһи мулла, Сабир мулла, Ибраһим мулла… Исемнәре үк шул хакта сөйли.

Исемләп искә алуга күчкәч… Уйга калдым, бу авылда яшәгән һәр татар нәселе, гаиләсе тарихы гыйбрәтле, кызыклы һәм үрнәк, кайсын языйм дияргә дә белмәссең.  Хәзергә шушы җирлек белән бәйле, авыл тормыш-көнкүрешендә генә түгел, бөтен Төркия халкы тарихына өлеш керткән кайбер шәхесләргә кыскача тукталып үтәргә булдым.

Шахмәрдән

Төркиянең бәйсезлек сугышлары (1920 нче еллар) вакытында грек солдатлары авылга хәтле килгәннәр. Авылның өлкән кешеләреннән берсе – Шахмәрдан, аларның төрек авылларына төрле зарарлар салуларын ишеткәнгә күрә, килешү төзү юлын эзли. Шахмәрдән Казанда университетта юристлыкка укыган гыйлемле бер татар була. Ул грек солдатларыннан авылга кермәүне сорый. Моның өчен ризык тәкъдим итә. Шундый шарт белән гаскариләрне авылга кертми, авыл намусын саклый.

Сугыштан соң Шахмәрдәнне яратмаган кешеләр, аны грек гаскәрләрен ашатып-эчерде дип, судка биргәннәр. Ул үзен-үзе судта яклап чыга, коткарып кала. Бу эштә аңар, әлбәттә, белемле булуы да ярдәм иткәндер. Аннары  ачуланып, төрек авылына күченеп киткән. Шунда тегермән төзеп яши башлый.

Гаяз Исхакый

Искешәһәр җәмгыятенең элеккеге рәисе Вахит Ирден күренекле язучы, сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакыйның авылга килүе хакында әйтә. Мәгълүм булганча, Исхакый бакыйлыкка күчкәч аңа теләктәш булганнар Истамбулда 1955 елда Идел-Урал җәмгыятен төзиләр.

Казанның Кабан күле буендагы Әллем хәзрәт мәдрәсәсендә укыган Әбделхәмит Полат та бу хакта искә ала. Бүгенге көндә ул мәрхүм инде, аның сөйләгәннәре “Госмания татар диалекты” китабына кереп калган: “Исхак Гаязины беләм. Исхак Гаязи безнең авылга килгәние. Фәттах Чавушларга кунак булган иде. Кырык белән — кырык алты арасында бу”. Шулай ук авылда башка билгеле сәясәт эшлеклесе Зәки Вәлидинең дә бер көн кунак булып китүе турында хатирәләр саклана.

Фәйзрахман хуҗа (хәзрәт)

Мәдрәсәдә белем алган Пеньза татары. Авылда хәзрәт була, балаларга Коръән укыта. Ул Истанбулда трактор запчастьләре сатылган кибеттә эшләгән. Авылның бер өлкән кешесе моның белән танышкан. Авылга хәзрәт кирәк дип, ияртеп кайта. Хәзрәтнең нәселен дәвам итүчеләр бүгенге көндә зур заводларга җитәкчелек итәләр.

Мәхмүт Дурмай

1950 елларда авылга Төркиядә сакал кыра торган машина ясауны гамәлгә кертеп җибәргән кеше Мәхмүт Дурмай атлы татар килә. Ул ясаган кырынгычлар “Дурмай” дип йөртелгән. Мәхмүт Истамбулда яшәгән, оешмасы да шунда булган.

Авылга электр кертү нияте белән килә. Ул вакытта Төркия авылларында электр булмый әле. “Генераторлар белән электр кертәм. Электр ярдәмендә җир астыннан суны тартып, монда җимеш бакчалары ясыйк”,- дип халыкны әйди. Моның өчен колхоз төзергә тырыша.  Әмма шуңардан аны коммунист дип, яратмыйлар. Мәхмүт Дурмай авылдан ачуланып китә.

Кәбир Канбир

1955 елда авылны Ульяновск татары Кәбир Канбир үз итә. Ул Төркиягә Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Бөтендөнья татар лигасын төзегән Али Акыш белән Польшадан килгән җәмәгать эшлеклесе, Төркиядә суда йөзәр өчен пластик “үрдәк аяклар” ясауны беренче булып кертеп җибәрүче.  Аның да заводы Истанбулда була. Теләгәннәрне шунда эшкә чакыра, 15ләп яшь егетне алып китә. Шуннан соң авыл кешеләре шәһәргә күченә башлый. Кәбир Канбир үзе авылдан йорт ала.  Кайтып йөри, аның яшьләр белән урамда гармун тартып җырлап йөрүләрен, төрле чаралар үткәрүен хәзер дә хәтерлиләр. Нәкъ менә аның йогынтысында авыл яшьләре татарларның Идел-Урал җәмгыятендә актив эшли башлый. Алар хәзер дә җәмгыять эшен дәвам итүчеләр булып тора.

Мәхмәт Хулуси Акчура

Мәхмәт Хулусиның әтисе — Йосыф шигъри җанлы, җор телле, самоварларны төзәтүче оста. Аның шигъри юллары авыл халкы телендә һаман да яши. Бу сәләте улы Мәхмәткә дә күчә, аның да бәетләре саклана. Мәхмәт Хулуси Истанбулда Идел-Урал җәмгыяте эшләрендә даими катнаша. Әлеге оешмага аны җәмәгать эшлеклесе Кәбир Канбир җәлеп итә. Мәхмәт 1978 елдан башлап, 1980 нче елга кадәр җәмгыятьне җитәкли. Ул вафат иткәннән соң күп тә узмый, Төркиядә солдатлар инкыйлаб ясыйлар. Шул сәбәпле җәмгыять ябыла. 1992 елда кабат корылган җәмгыятьне Корыһөйүктә туып-үскән Синан Отрау җитәкли, Мәхмәт Хулусиның балалары, оныклары актив әгъзалары булып тора, улы Якуб Акчура хәзерге вакыттагы оешма рәисе Гөлтан Ураллының урынбасары булып эшли.

Бүгенге заман

20 гасырның 50 нче еллары авылның иң күтәрелгән чоры. Биредә 100 дән артык гаилә яши. Тегермәннәре эшләп тора, тимерчеләре ат арбалары ясыйлар. Бу төбәкләргә яшәгән җирле халыкка дүрт тәгәрмәчле ат арбасын ясарга татарлар өйрәткән диләр. Авылның борынгы мәчетеннән азан яңгырый,  ике мәктәптә  балалар белем ала…

Бүгенге көндә бер мәктәп бинасы мәдәният үзәге булып тора. Җәй көннәрендә утызлап, кыш көннәрендә 15ләп йортта яшиләр.

Хәзер дә авыл үзенә тарта, яңа буын күченеп килгән татарлар йортлар салалар. Алар — яңа мөһаҗирләр, үзләренчәрәк көн итәләр… Ә менә авылда электән яшәгәннәр: “Безнең тел төрекчәгә авышкан”, — дисәләр дә, татарча чөкердәшәләр.  Бабалары көйләгән туган илне сагыну хәсрәтләре турындагы борынгы җырларны да беләләр, чәкчәк, бәлеш кебек милли ризыкларны да пешерәләр.

Бүгенге көндә элнкеге татар мөһәҗирләренең өченче, дүртенче буынында татарлык, тел сакланган дип әйтә алабыз, яшьрәк буынның күбесе инде татарчаны аңласа да сөйләшә алмый. Шул ук вакытта аларны җәлеп иткән чаралар уздырылуы сөендерә. Татарлык онытылмасын өчен авылда 1992 елдан башлап сабантуйлар үткәрелә, Татарстаннан кунаклар чакырыла.

Корыһөйүклеләр: Фәрхат Акташ, Җәвит Акташ, Һакан Үздамар, Надир Үздамар, Мухсин Бәнәклеташ, Нәвзат Кармыш, Яшар Аймәргән, Рауза Мәллә 2013 елда Искешәһәрдә Казан татарлары музеен оештырганнар, шунда даими очрашулар, кичәләр үткәрелеп тора. Искешәһәрнең тирихи үзәге булган Одун Пазары өйләрен карарга килгән туристларны да татарлар тарихы белән таныштыралар.

Шөкер, соңгы елларда иске өйләр урынына унбиштән артык яңа йорт калыккан. Моны исәпкә алганда, күкләргә тоташкан Каратауның Корыһөйүк үзәнлеге уртасындагы 122 еллык татар авылы җырлары онытылмас әле…

Корыһөйүк

И Корыһөйүк, Корыһөйүк,

Читендә ындырлары.

Корыһөйүкне каплап тора,

Каратау урманнары.

Каратауның битләре һай,

Елан-чаян оясы.

Туган илдән аерылдык,

Утка янсын дөньясы.

Каратауның имәне дә,

Озын булып үсәдер.

Туган илдән аерылганнар,

Кызыл утта пешәдер.

29. Табын

27. Балчыктан салынган өй эче.

26. Кәрим Сүзәр

25

19.Борынгы зират -2

18. Борынгы зират -1

12. Борынгы мәчет эчендә

10. Абделмәҗит Яфай

9. Мәктәптә укучылар. 1929 ел

5.Авылдагы татар гаиләсе. 1938 ел.

3. Таяр Өздамар. Беренче укытучы

1. Ындыр табагы

Янәр Сүзәр фотолары, иске фотолар Зыя Яфай архифыннан.

Комментарийлар

  1. Зөлфирә Төхвәтуллина
    Ноя 15, 2017 @ 20:04:35

    БӘҺЗАТ АКТАШ
    КҮП EЛЛАР ҮТТЕ, КҮП EЛЛАР…

    Күп еллар үтте, күп еллар…
    Сагыныштылар…хат языштылар,
    Eлдан eлга җавап килде,
    Туганнар кайгырыштылар…
    Дигәндәй…
    ун еллар, егерме еллар…
    хат килеп китүе сирәгәйде,
    Туган кайгыруы кимеде…
    Җегетләр үсте — әткәй булды,
    Нинди туганнар бар иде?
    Сирәк тә булса искә төште.

    Вакыт узды…
    Әткәйләр — бабай булды,
    Күнекте йөрәк, бетте кайгы,
    Туганнар онытыла башлады.
    Кайгы, хәсрәт, сагыш… Нәрсә ул?
    Eракта бармы туганнар?

    Үтте заман…
    утыз, кырык илле еллар…
    Дигәндәй — ике нәсел бетте,
    Килгән хатлар хатирә булды.
    язулар һәм тормыш үзгәрде,
    хатлар кулдан кулга барды,
    Беркем дә укый алмады…

    Кемнәр бар иде,кемнәр,
    Кемнәр яшәде, кем үлде, —
    Туган туганын белми булды,
    Әниләр — әби, әтиләр — бабай булды,
    Оныкларга бу — әкият булды,
    Шул хәл — әллә булды, әллә булмады…

    Күп eллар үтте,күп eллар…
    Көмеш eллар, алтын eллар!
    Күп таралды шул нәселләр,
    Кайда ничек калды кешеләр?..
    Алтмышлар, җитмешлер дигәндә,
    Сиксәннәр, туксаннар булды,
    Ә Кояш чыккан… Кем күрә?
    Нәрсә калды — дүртенче нәселгә?
    хыяллар… әкиятләр…
    Аңлашылмас кайгы-сагышлар…

    Күп eллар үтте… күп eллар.
    юллар ачылды… Ни файда ?!
    Барып кайтсаң: кемгә, кайда?..
    Хат язсаң — кайда, кемгә?..
    Нәселләр онытылды, югалды,
    Дүртенче буын үсте, искә төште:
    Нинди гомерләр үтте-бетте!
    Кем, кемнәр бар иде туган илдә?…

    Нинди кояшлар батты-китте!
    Шундый агу-зәһәр булды eллар!
    Ходай туганнарны ник аерды?..
    Бу нәселләргә генәме язмыш?..
    Шул нәселләргә генәме сагыш?..

    Күп еллар үтте, күп еллар…
    Язып бетмәс бу тормыш, бу хәл,
    Аңлап булмас шундый авыр хәл,
    Бармы анда, бармы монда —
    Тәүге хәсрәт, кайгы, сагышлар???

    Бәһзат Акташ
    ИЗМИР
    04.12.2004

Комментарий язарга