Костя Морозов — каһарман!

Татарстанның тагын берничә көрәшчесе тиздән «Россиянең спорт остасы» исемен алыр дип планлаштырыла. Яшьләр исә «кандидатлар» исемлегенә керде. Константин Морозов исә — Татарстан герое!

Узган ял көннәрендә Пермь краенда узган «Урал Кубогы» көрәш ярышлары мастерлык турниры булып саналды. Димәк, анда җиңүче егетләргә «Россиянең спорт остасы» исеме бирелер дигән өмет бар. Аерым алганда, турнирда чемпион исеменә лаек булган Фирзәр Гыйниятуллин, Рамил Хәкимҗанов, Булат Гадершин һәм Константин Морозовны шундый исем көтәчәк.

Яшьләрдән исә Илназ Димиев, Нәсим Габидуллин һәм Газинур Шәһәбиев спорт остасына кандидат дәрәҗәсенә ия булачак.

Ә ул арада Константин Морозовны Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин каһарман дип атады. Билгеле булганча, безнекеләр турнирда дүрт алтын медаль отты. Авыр үлчәүдәге финалда Константин белән Башкортстанның танылган көрәшчесе Рәдиф Акчурин бил алыштылар. Моңа кадәр ике команданың да өчәр алтын медале бар иде. Ахыр чиктә, шушы очрашуда җиңүче теге яки бу командага командалар беренчелегендә уңыш китерергә тиеш булган. Татарстан көрәшчесе җиңгән һәм командалар арасындагы җиңүгә саллы өлешен керткән!

Костя

Комментарий язарга