Көзнең кирелеге – үземдә. Депрессия?

Көз – үзеңнең уйларыңа бөтенләең белән чума торган ел фасылыдыр ул. Әлбәттә, җәен, кышын, язын да уйланырлык җирлек бар, ләкин көз – гадәти булмаган, ниндидер тылсымлы вакыт. Җәйнең җылы, кояшлы көннәреннән соң салкын, яңгырлы алтын көз җиткәч, никтер югалыбрак каласың, кисәк әллә ниләр фикерли башлыйсың. Җәен хыялланып, очып йөргән чактагы хәләтең юкка чыга да куя.

Аерым алганда, үземә бу ел фасылы башкаларына караганда никтер авыррак бирелә: кәеф тә әллә ни түгел, урамда да яңгыр, беркая чыгып йөрисе, кем беләндер очрашасы, нәрсәдер эшлисе дә килми. Минем генә түгел, күп кешенең шулайдыр –  үзең сизмәстән, күп вакытны бушка уздыра башлыйсың.

Үзем студент булганга күрә тулай торакта яшәргә туры килә, ә авыл кызына көне буе диярлек шул “дүрт почмаклы тартма”да утыру җиңел бирелми. Җитмәсә әле көзен институттан бирелгән өй эшләрен ачып та карыйсы килми. Һәм шулай эшлисең дә. Тизрәк авылга, иркенгә кайтасы килә башлый, һәм атна башыннан ахырына хәтле шул уй башыңнан берничек тә чыкмый инде. Әле атна ахырына хәтле түззәң икән ул! Булмый шул, күп тапкырлар атна уртасында диярлек кайтасың. Уку йортының “рассписание”се дә әллә нинди булды быел – беренче өч көн дүрт-биш дәрес тә, алга таба бер-икегә кала. Тагын буш вакыт. Курс эшләренең темалары да бирелмәгән, җитмәсә, шуны эшләр идем, дип куясың. Нишләргә белмәгәч, эшкә урнашырга уйладым. Кая ул! Көн матур булганда бик дәртләнеп, очынып йөрисең дә, икенче көнгә, һава торышы бозылу сәбәпле, барлык теләкләрең дә юкка чыга. Урнаштым дигәндә генә, уку йортында дәресләр дә күбәеп куя…

Юк  инде, минем өчен түгел бу көз! Гомумән, барлык кешеләргә дә бу ел фасылында ниндидер яңалык ачарга, сайлау алдында калырга авыр дип уйлыйм мин.  Ә  үзем, туган көнем шул вакытка туры килсә дә, түземлек белән яраткан кышымны көтәм. Бар нәрсә аклыкка, сафлыкка төренгәндә ниндидер әкияти, сихри бер дөньяга эләгәсең шикелле: аяк астында ап-ак кар кыштырдый, күктән күбәләк-күбәләк кар бөртекләре сибелә, син дә алар белән бергә йөзәсең кебек тоела. Бар  җирдә Яңа ел утлары гына түгел, ә җирдә яткан кар бөртекләре дә җемелдәшә. Көз көне төрле уйларга бирелеп йөрсәм, кышын балачак хәтирәләренә чумам… Кыскасы, кыш минем күңелемә хуш килгән вакыт, минем ел фасылым булса да, көзнең кирелеге ел дәвамында үземдә кала.

осень

Комментарий язарга