Күкәй бәйрәме яки тату яшәүгә ни җитә…

Социаль челтәрләр бүген «Пасха бәйрәме белән!», «Олы көн белән!» дип бизәкләнгән котлау открыткалары белән тулы. Кешеләр бер-берсен тәбрикли, матур, изге теләкләрен җиткерә. Чыннан да, Татарстанда төрле милләт, төрле конфессия вәкилләре дус-тату яши дип горурланып әйтә алабыз. Нәкъ шулай: бер-берсен бәйрәмнәр белән котлап, бер-берсен хөрмәт итеп яши халык.

Безгә моның шулай булырга кирәклеген кечкенәдән сеңдереп үстерделәр. Газета-журналлар, телевидение аша гына түгел, әти-әниләр үз мисалында…

Менә гаиләбез белән Коля дәдәйләр, Марҗи түтәйләр гаиләсенә кунакка барабыз. Алар безне иң якын туганнарын күргәндәй каршы алалар. Өйләренең бер почмагында чигүле тастымал, шәм, чәчәкләр һәм икона. Без, бала-чага, артык сорау бирмибез, карап кына үтәбез. Төрле темаларга рәхәтләнеп сөйләшеп чәйләр эчкәч, кич утыргач, кайту юлына кузгалабыз. Юлда әти җайлы гына сүз башлый. «Бик яхшы күңелле, әйбәт кешеләр. Балалары да акыллы, тәртипле. Тулке алар башка диндәге кешеләр, безгә алар белән өйләнешергә ярамый»… Менә шулай гади, аңлашлы, авылча сәясәт.

Безгә утын сорарга килгән Каз Чаллы, Иванай керәшеннәрен, Кадерәк урысларын без дә туганнардай елмаеп каршы ала, чәй эчереп озата идек. Өйдәгеләрнең Кадерәк урыслары белән вата-җимерә урысча, ә кунакларның татар сүзләрен кыстырып сөйләшкәннәрен тыңлау, елмаеп, кочаклашып күрешү-саубуллашуларын күрү — күңелгә ниндидер бер әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә иде.

Соңрак үзебезгә дә Каз чаллы, Иванай керәшеннәре белән күп еллар ут күршеләр булып яшәргә туры килде. «Сездә ничек, бездә менә шулай» дип, гореф-гадәтләрне барлый, кызыксынып бер-беребезне күзәтә идек. Корбан, Ураза бәйрәмнәрендә үзебезгә пешергән коймаклар белән күршеләрне дә сыйладык. Алар да «Күрше, безнең бүген Олы көн, менә балаларга күчтәнәч» дип, кәнфитләр, буялган күкәйләр кертә иделәр. Балаларның температурасы күтәрелеп елаганда «Күрше, миндә хач манган су бар, Ходай бер бит, биреп карамыйсыңмы?» дип төннәрен дә борчылып кереп җитә иде алар.

«Безгә аларны ашарга, эчәргә ярамый! Кирәк түгел! Син нәрсә!» дип әйтү юк. Төнге сәгать өчтә ихластан, якын итеп йөри, чын күңелдән борчыла ич ул.

Ул вакыйгалардан соң шактый еллар үткән, балалар үскән.

Бүген дә эчкерсез, ихлас күңелле, гади керәшен күршеләремне сагынып, хөрмәт итеп яшим. Бүген дә телефоннан гына булса да, бәйрәмнәре белән котлыйм. «Кичә чиркәүгә бардык. Төнге 11дә киткән идек, төнге 2дә кайттык, рәхмәт, күршем, безне, безнең бәйрәмнәрне зурлаганың өчен» дип үземә дә әллә нинди матур, изге теләкләр теләп бетерде. Рәхәт, бик рәхәт булып китте…

Тату, дус яшәүгә ни җитә!

ФОТО: pixabay.com

ФОТО: pixabay.com

Комментарийлар

  1. Лидия
    Апр 08, 2018 @ 14:04:47

    Нэзирэ_ бу хикэя очен бик зур рэхмэт. укыганда елапта жибэрдем. эййе кунелле яшэдек, син кайсы диннэн дип йормэдек.Шуна балаларда мэрхэмэтле булып устелэр. аллга табада игелекле булсыннар… арадан киткэн олылар рухынада уз телэклэребезне житкерий- тыныч соенеп ятсыннар. исэн… ЭНИлэребезгэ исэнлек телик. рэхмэт курше барсынада сэлэм… исэнлектэ курешерга язсын…..

Комментарий язарга