Кукмара — янә беренче!

Актанышта татарча көрәш буенча Татарстанның Беренче Президенты Кубогына республика турниры тәмамланды. Быелгы ярышларда янә Кукмара командасына тиңнәр табылмады. Актаныш — икенче, Балтач — өченче.

Татарстан Президенты Кубогына ярышлар 1999 елда уздырыла башлый. Беренче елны анда Актаныш авыллары гына катнашса (җиңүче булып республикага бик күп батырларны биргән Әлем мәктәбе балалары таныла), алга таба ул республика турниры дәрәҗәсенә күтәрелә. Быелгы турнирда да әнә 43 командадан яшь көрәшчеләр җыелган биредә. Ә бит Актаныш – республиканың чигендә урнашкан төбәк һәм анда барып җитү өчен генә дә ярты көннән артык вакыт кирәк. Димәк, турнирның дәрәҗәсе чыннан да зур. Әлеге саннарны милли көрәшебезгә дә, Минтимер Шәймиев исеменә һәм шәхесенә дә олы хөрмәт дип аңларга кирәктер.

1

1

11

Комментарий язарга