Кул белән гол кертеп буламы?

Футболда кул белән капкага керткән гол исәпләнәме? Капкада сакта торучы үз куллары белән керткән очраклар бар бит. Димәк…  2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе Ирек Зиннуров очрашуларга баргач, әнә шундый сораулар белән балаларның башын катырырга ярата.

2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты илчесе Ирек Зиннуров – билгеле шәхес. РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты, ватерполочы, ике тапкыр Олимпия уеннары (2000, 2004), дөнья һәм Аурупа чемпионатлары призеры, Русиянең атказанган спорт остасы.

«Илче булуның кыенлыгы шунда – балаларга футбол буенча ниндидер яңалык ирештерү гади түгел. Шулай да бик кирәкле эш, – дип башлады сүзен Ирек Хәйдәр улы. – Алар футбол турында барысын да белә! Шулай да, дөнья чемпионаты, кайсы вакытларда узачагы, кемнәр белән, нинди уеннар узачагын исләренә төшерергә туры килде. Боларны сөйләп кенә чыгу яшьләргә кызык түгел, билгеле. Шуңа күрә, төрле кызыксындыру юллары уйлап табарга тырыштым».

Футбол буенча дөнья чемпионаты илчесенең волонтерлык турында сөйләвен йотлыгып тыңлаганнар. Җәлеп итә белә! Моңарчы Универсиада, су спорты буенча дөнья чемпионаты илчесе булган кешегә бу хакта энәсеннән алып җебенә кадәр чәйнәп сөйләрлек. Бүгенге көндә мондый дөнья күләмендә билгеле вакыйгада волонтер булу яшьләр арасында югары бәяләнә. «Су полосы спортында булган кешегә футбол турында сөйләү кайсыдыр бер мизгелдә булышты да, – ди ул. – Спортта кызыксыну мөһим бит. Менә уенчы, кагыйдәләргә нигезләнеп, кул белән капкага гол кертә аламы? Бу сорауны бирсәм, балаларның күзләре яна башлый, берсе Марадонаны искә төшерде. Шул вакытта кертте бит, ди. Иң гади һәм дөрес җавапны ишетеп, үзем дә шаккаттым, капкада торучы үзе керткән санала бит, диде».

Бу чемпионатта безнең илнең ни дәрәҗәдә җиңү мөмкинлекләре булуы турында, Ирек Зиннуровның җавабы бер: «Спорт – ул спорт, анда нидер фаразлау мөмкин түгел», – дип җавап бирде. – Аурупа чемпионатында, әнә, Дания командасының сайлап алу турларыннан да үтә алмады ич. Ә Югославиягә санкцияләр кертелгән чак иде, шулай да ике көндә җыелып килеп, чемпионатта җиңеп чыктылар. Шулай да без үзебезнекеләр өчен җан атачакбыз!»

dav

Комментарий язарга