Кулларыннан гөлләр тама

Илфинә Фазуллина  Чаллы дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика бүлеген тәмамлый. Киндергә майлы буяу, акрил белән рәсемнәр төшерә, 3 D форматта паннолар ясый, япон балчыгыннан күз явын алырлык чәчәкләр иҗат итә.

– Илфинә, гомерендә рәсем ясап карамаган бер генә адәм баласы да юктыр, мөгаен. Ләкин аларның барысы да рәссам һөнәрен сайламый. Иҗат сукмагына кереп китүеңә кем этәргеч ясады?

– Кечкенәдән рәсемнәр төшерергә ярата идем. Әни, бу мавыгуымны сизеп алуга, Чаллыдагы беренче балалар сәнгать мәктәбенә бирде. Иҗат кармагына килеп капканымны сизми дә калдым.

– Бер үк вакытта ике мәктәптә белем алу авыр булмадымы?

– Җиңел генә бирелде димим. Ташлыйсы килгән чаклар да булгалады. Тик көчле укучылар белән ярышып эшләү алга таба укуны дәвам итәргә зур этәргеч ясагандыр, күрәмсең.

остаханэ2

– Бүгенге көндә күп кенә әти-әниләр балаларын әле сәнгать, әле музыка мәктәбенә, әле биюгә йөртә. Чамадан артык эш йөкләү бала сәламәтлегенә зыян китермиме, ничек уйлыйсың?

– Мин моны хуплыйм гына. Һичшиксез, балага кыен булмаска, төп укуына комачауламаска тиеш. Мәҗбүр итми генә, сабыйның сәләтен, теләкләрен истә тотып эшләргә кирәк. Сәләтне күрә белү һәм вакытында үстерү бик мөһим. Әни нәкъ шулай эшләде дә. Сәнгать мәктәбенә кергәндә, мин гимназиянең җиденче сыйныфында укый идем. Дүрт ел сизелми үтте дә китте. Мәктәпне тәмамлаганда, киләчәккә планнар корганда укуны кайсы юнәлештә дәвам итәчәгемне ачык тәгаенли идем.
Шулай, институтның соңгы курсында укыганда, иптәш кызым, төркемдәшем белән ресторан комплексында эшләп алырга булдык. Администраторлары, рәсем сәнгате белән бәйле булуыбызны белгәч, кулинар күргәзмәгә шоколадтан колизей экспонатын эшләргә тәкъдим итте. Без, ике тәмлетамак, бик теләп ризалаштык. Ул татлы экспонатны ясау шулкадәр ошады ки, бер-ике ел шоколадны күралмас хәлгә килдек.

– Рәсем сәнгатендә күбрәк нинди темаларны яктыртасың?

– Туган ягым Актаныш районы пейзажын төшерергә яратам. Портретларга килгәндә, элек ясый идем. Хәзер аларны иҗат итүдән тәмтапмыйм. Билгеле булганча, ислам динендә дә кеше сурәте ясау тыела.

– Кәгазь битенә без еш кына уйламыйча төрле рәсемнәр сызгалыйбыз. Аларга карап кешенең характерын билгеләп була диләр. Син бу хакта нәрсә уйлыйсың?

– Әлеге күренешне психологлар җентекләп өйрәнеп кызыклы нәтиҗәләргә ирешкән. Әйтик, чәчәк һәм яфрак рәсемнәре кеше күңеленең ихласлыгына ишарәли. Андый кешеләр ярдәмчел, йомшак характерлы була. Йорт рәсемен өй жылысына мохтаҗлар ясый. Алар, гадәттә, гаилә тормышыннан канәгать түгел. Кеше сурәтләрен төшерү аралашучан затларга хас. Геометрик фигураларны көчле характерлылар сызгалый. Алар хисләрен яшерептормый, фикерләрен турыдан-туры белдерергә күнеккән. Геометрик фигура эчендә штрих яки орнаментлар да урнашса, рәсем хуҗасының оештыру hәм планлаштыра белү сәләте югары дәрәҗәдә икәнен аңлата. Йолдыз ясаучылар һәрчак игътибар үзәгендә булырга ярата. Алар оптимист, кыенлыклар алдында югалып калмый. Бу – мисалларның берничәсе генә.

остаханэ3

– Япон балчыгы белән «дуслыгың» ничек башланды?

– Кечкенәдән гөлләр үстерергә яратам. Кызганыч, чәчәк гомере бик кыска. Күңелемнән генә аларның матурлыгын саклап калу хыялы белән яна башладым. Игътибар итсәгез, һәрбер чәчәк таҗының кабатланмас фактурасы бар. Менә шуларны җентекләп өйрәнәсе, ясап карыйсы килде. Тик бу матурлыкны бөтен нечкәлегендә теләсә кайсы материал белән чагылдырып бетерү мөмкин түгеллеге аңлашыла иде. Тозлы камыр, мичтә киптерелә торган полимер балчык белән кул эшләре башкардым. Сәнгать мәктәбендә балаларга дәрес биргәндә 3D форматтагы рәсемнәр иҗат итәргә керештем. Тик күңел һаман эзләнүдә иде. Көннәрдән бер көнне интернет челтәрендә бер сәнгать мәктәбетурындагы язмага тап булдым. Анда япон балчыгыннан эшләнгән берсеннән-берсе матур чәчәкләрне күрүгә шатлыгым эчемә сыймады. Бу нәкъ менә мин эзләгән материал иде.

CLAYCRAFT by DECO полимер балчыгы составын уйлап табучы Казуко Мияй 1981 елда Япониядәге Токио шәһәрендә DECO Clay академиясенә нигез сала. 1988 елда кызы Юкико да әнисенә кушыла hәм балчык мөмкинлекләрен өйрәнүдә зур өлеш кертә. Япон балчыгы зефирны хәтерләтә. Аның составын целлюлоза, тальк hәм су тәшкил итә. Ул бик йомшак, хуш исле, кулга ябышмый hәм сәламәтлеккә зыян салмый. Әлеге сәнгать төре Русиягә 2008 елда гына килеп җитә.

Тик, ни кызганыч, япон балчыгы бары махсус мәктәптә укулар вакытында сатыла икән. Татарстанда мондый мәктәп Казанда гына урнашкан. Гаиләне калдырып Казанга китү, укуның да бер-ике дәрестә генә бетмәве, өстәвенә, очсыз тормавын истә тотсаң, шактый гына уйланырга урын бар иде. Көнлек куслар оештырылуы һәм эшләрне читтән торып башкару мөмкинлеге тугач, укырга тәвәккәлләдем. Ирем әлеге башлангычымда миңа ныклы терәк булды, рухи һәм матди яктан ярдәм итте.

– Әлеге мәктәптә уку нәрсә бирә?

– Япон балчыгы белән шөгыльләнгәндә рәхәт, тыныч, борчусыз дөньяга килеп эләгәсең. Һәр таҗ, һәр яфракның тора-бара гүзәл чәчәккә әйләнүен күреп сокланмый мөмкин түгел. Мәктәптә укудан, иң беренче чиратта, рухи канәгатьләнү алам.

Курс ахырында имтихан эше тапшырырга кирәк. Эш DECO Clay академиясе җитәкчеләре тарафыннан раслангач кына, кулга сертификат бирелә. Беренче курсны тәмамлау күбрәк үзең өчен кирәк. Мондасин япон балчыгын ныклап тоярга өйрәнәсең, мөмкинлекләрен ачасың. Нибары икенче курстан соң гына укытырга рөхсәт бирә торган документ тапшырыла. Киләчәктә инструктор дәрәҗәсенә ирешеп, Чаллы шәһәрендә бу юнәлештә үз мәктәбемне ачып җибәрәсем килә.

(Ахырын журналның март санында яки журналның электрон версиясендә укый аласыз.)

Ләйсән МИНҺАҖЕВА

Комментарий язарга