Култамгалы хатирә

Заман шундый: өйгә чүп-чар җыймаска, бер ел кулга алмаган киемнәрдән, китаплардан арынырга кирәк, дибез. Аралашулар, хат алышулар бетте. Ватсап ни дә, социаль челтәрләр ни… Алар мизгеллек хатлар гына. Бер төймәгә басуга – бар да юкка чыга. Ә менә миндә узган гасырда туган кеше буларак, култамгалы китаплар шактый. Аларны нишләтергә?

Яңа фатирга күченергә җыенгач, беренче булып иң җаваплы һәм авыр эшкә – өй тулы китапларны барларга алындым. Бер өлешен авыл китапханәсенә, икенчесен күршеләргә биргәч тә, китап тавы әллә ни кимергә уйламаган да иде. Арада минем белән яңа фатирга бернинди икеләнүләрсез күченәсе китаплар да бар. Болары – култамгалы, теге яки бу язучының җан җылысын саклаган кадерле басмалар инде. Аларны укыгач, хатирәләр яңара, күңел түреннән үзем өчен бик тә якын истәлекләр калка. Кайберләрен сезнең белән дә бүлешим әле.

Иң күп култамгалы китаплар Фәнис абый Яруллиннан булган икән. Юмарт иде язучым. Яңа китабы басылып чыккан саен, уртаклашырга ашыкты. “Фәнис Яруллин кызлары” дигән беркайда да язылмаган исемне дә күтәреп йөрдек әле без. Беренче күрешү студент чакта, иптәш кызыма ияреп, “Казан” санаторие актлар залында аның спектаклен карагач булды.

dav

Ахирәтем – чая, кай арада сәхнә артына менеп тә китте, мин дә аңа иярәм инде. Фәнис абый спектакльдән соң, ятып хәл җыя иде. “Сез миңа кунакка килегез әле”, — диде ул. Мин авызымны ачып берни әйтә алмаганмын, аннан кунакка баргач та чәй эчәргә дә кыймыйча, оялып утырдым. “Татнефть”тән килгән ниндидер зур кунаклар да бар иде анда. “Эчми торган, ашамый торган, сөйләшми торган бу кызны өенә илтеп куярсыз инде” – диде Фәнис абый кайтыр алдыннан теге абзыйларга. Тулай торакка яхшы машинада җилдереп кенә кайттык ул көнне. “Оялчан гөл” дип исем дә кушты, шул тәхәллүс белән “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә дә катнаштым әле. Аралаша торгач, оялчанлыкны җиңәргә дә өйрәтте ул. “Күңел яктысы” дигән китабына болай дип култамга сырлаган: “Гөлүсә! Күңелеңдәге матурлыкны эчеңдә яшереп яткырма. Сине яратып, Фәнис Яруллин”.

dav

Ул чакларда телефоннар юк заман бит. Укудан соң, кайвакыт тиз генә кызлар белән Фәнис абый белән Нурсөя апаларга барып та киләбез. Берсендә бакчага киткәннәр булып чыкты. Сеңелләре Сәвия генә өйдә икән. “Өйдә юк икәнсез. Серләрне сиреньнәргә сөйләдем инде” – дип записка калдырдым. Фәнис абый исә шул язуга карап, шигырь дә сырлап куйган. Икенче юлы чиккән кулъяулык күтәреп килдем – “Кулъяулык” дигән шигырен язып атты. Күпмедер вакыттан соң ул “Урман кызы” дигән хикәяләр, повестьлар җыентыгын бастырды. Анысына: “Бу китап синең турында. Укыгач, үзеңне танырсың. 28.04.2002”, — дип тә куйган. “Портрет” дигән повестьтагы төп герой – Җәүһәр исә минем кебек Апас районы Кече Болгаер авылыннан… Шуны язган көннәрдә күпме фәлсәфә саттык без аның белән! “Җанның матурлыгын ачар өчен сүзләр кирәкме?” “Тормыш корымнарыннан ничек арынырга?” Фәнис абый Яруллин белән аралашу минем өчен чын мәгънәсендә зур тормыш мәктәбе булды. Ә-ә… хәтердә… “Татарстан” журналы өчен аның көндәлекләрен беренчеләрдән булып бастырып чыгарган идем. Берничә блокнотын кыенсынып кына биргән иде ул. Белмим, килешерме, анда минем шәхси фикерләр, шул мизгелдә туган кичерешләр. Үпкәләмәсләрме?” – диде. Халык шагыйре көндәлекләре укучыларда кызыксыну уятты. Аннан аны башка басмалар күтәреп алды. Вафатыннан соң дөнья күргән “Хәтер төпләрендә утлы күмер” дигән җыентыгы әнә шул көндәлекләр инде.

dav

2008 елда “Мәгариф” нәшриятында “Бүгенге татар әдәбияты хрестоматиясе”н тупларга алындым. Шактый гына язучылар белән шул шул форсат нигезендә якыннанрак аралашырга туры килде. Роберт Әхмәтҗанов белән аңарчы һич кенә юлларыбыз кисешмәде. Менә мин китапка кертерлек яңа әсәрен сорап, шагыйрьнең өенә барам… Роберт абый “Дом обуви” дигән билгеле бер кибет йортында яши булып чыкты. Каләм иясен әллә иҗатыннан бүлдердем, әллә кәефсезрәк чагына туры килдем – ишек катында ук мине ачуланып атты: “Татар әдәбиятының алтын баганасы булырлык шаһ әсәрләр кирәк, дисезме?” – дип каһкаһә белән көлеп җибәрде. Мин куркуымнан диварга сеңдем. Каян белим инде мин аның шундый пафос белән сөйләшергә яратканын? Үзе дә аңлады бугай, бер бүлмәле фатирының китап белән шыплап тулган залында иске диван почмагына утырырга тәкъдим итте. Иске сервант эче, өсте, урындыклар, бүлмә уртасындагы дүрт почмаклы өстәл, диван башлары, тәрәзә төпләре – гел китап кына булып хәтердә калган. Шагыйрь кулъязма битен алды да, басып (шигырьне кем утырып укый ди), шигырь укырга кереште:

“Төн күзендә барам – урман ярып,

Йолдыз яктысында – юл җиңел…”

Аның һавада дирижер таягы сыман уйнаклаган куллары, башын чөйгән саен дулкынланган җирән чәчләре күзалдымда… Үзе шигырь укый, үзе елый… Укып бетергәч, бәлки шигырь халәтеннән чыккач, ул миңа “Татар иртәсе” дигән китабын бүләк итте: “Гөлүсә сеңелгә – тирән ихтирам белән! Роберт Әхмәтҗанов. 28.02.2008”.

dav

Флүс Латыйфи белән берничә ел рәттән “Сәләт”тә бергә булдык, сәләтле балалар белән бергә Кара диңгез ярларында да ял иттек. Сөйләшер сүзләр, фикерләр күп иде. Аннан күршеләр булып бер катта эшләдек тә – ул “Казан утлары” журналында, мин — “Татарстан”да. Әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкләгәч, киңәш сорап ишеген шакыган чаклар еш булды. Ул беркайчан авырсынмады, кет-кет көлеп сүз башлый да төпле фикерләре белән миңа бик тә кирәкле киңәшләрен кызганмый иде. Кара тышлы 3 том сайланма әсәрләрен авырып китеп, янына хәл белергә баргач, язып биргән иде: “Гөлүсә! Бәгърем! Карап чык, уйла, тырыш! Менә шул инде бөтен язган “нәмәләрем”… Яхшы уйлар белән, Флүс абыең. 27.02.08”.

dav

Миндә Рүзәл Мөхәммәтшинның да култамгалы ике китабы саклана. Дөрес, беренчесе миңа аталмаган: аның иясе – ниндидер Фәрит дигән кеше. Ә минем кулга килеп эләгү тарихы болайрак. Редакцияләр Чистай урамыннан Академия урамына, аннан Декабристлар урамына күчтем-күч уйнаган чакларда капчык-капчык китаплар чүплеккә озатылды. Мин үткәндә киткәндә, үги китаплар арасыннан берәрсен кыстыра киткәлим. “Каралама” китабы миңа шул шартларда килеп керде. Рәхмәтле китап булды – аны укып, фикер канатларым киңәйде. Аннан Рүзәлнең “Ак бүре” әсәрен сәхнәләштерделәр. Авторы “Бүре мин” дигән шигырьләр җыентыгын миңа атап язып, бүләк итте инде: “Гөлүсәгә! Иң изге теләкләр белән, бик якын күреп, Рүзәл Мөхәммәтшин. 27.08.14”.

роберт миңнуллин беләнХалык шагыре Роберт абый Миңнуллиннан култамгалы китаплар алу тарихы болайрак булды. “Татарстан” журналында эшләгән вакытларымда мине Башкортстанга – шагыйрьнең туган авылы Шәммәткә командировкага юлладылар. Максат – әнисе Гөлҗәүһәр апа турында журналга язма әзерләү иде. Шулай итеп, барып төштем мин Шәммәткә. Гөлҗәүһәр апа аз сүзле кеше булып чыкты. Һаман көндәлек эшләре белән мәшгуль, журналист килгән дип, күңелен ачарга җыенмый да. Ничек кенә язма эшләрмен дип пошаманга төштем инде. Шуннан кәгазь-каләмнәрем алып куеп, билемә алъяпкыч бәйләдем. Кече якның идәннәрен юып алдым. Ашы пешеп җиткәндә, камыр басып, токмач кистем. Гөлҗәүһәр апа, үз кызым кебек булдың, дип аркамнан сөеп алды. Шулай итеп, эчке киеренкелек юкка чыкты. Дивардагы стена сәгате төнге сәгать икене сукканчы, озаклап, тәмләп, хатын-кызларча сөйләштек тә сөйләштек. Язма яхшы гына килеп чыкты кебек. Күпмедер вакыттан соң, Роберт абый, “Уфа-Казан юллары” дигән китабын бүләк итте. Анда “Гөлүсә сеңлем! Авылыма син дә кайттың Уфа-Казан юлыннан. Бүләк булсын бу китабым Гөлҗәүһәрнең улыннан. Мәкаләң өчен барыбыз да рәхмәтле сиңа! Роберт Миңнуллин. 16.08.2000” – дип язылган иде. Тагын өч елдан шагыйрь әнисенә багышлап, “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан…” дигән китап чыгарды. Миңа да өлеш чыкты ул китаптан: “Гөлүсә сеңлем! Әнкәй турындагы әлеге китабымны син дә языштың! Минем туган авылым истәлеге, әнкәй белән очрашуың истәлеге булсын! Рәхмәтләр яусын үзеңә! Хөрмәт белән, Роберт Миңнуллин. 28.02.03”.

dav

Язучыларыбызның һәр сүзе безнең өчен могҗиза иде шул. Берсендә Рабит абый Батулла белән якыннанрак күрешергә насыйп булды. Үземнең хикәяләремне күрсәтәм инде. Шулкадәр вакыты тыгыз булса да (безнең ише башлап язучылар белән генә утырырлыкмыни аның тавык та чүпләп бетермәслек җәмәгать эшләре!), алды, карады. Икенче килгәндә пыр китереп сүкте. Оятымнан кып-кызыл булып, җир тишегенә кереп китәрдәй булып утырам. “Дежурда торган, дип язгансың – кизүдә, каравылда була бит. Шуны да белмәскә… “Балалары буласы белгәч” – нинди мәгънәсез сүз бу – йөккә узган бит ул!.. Букет җыялармыни – каян ишеттең анысын – чәчәк бәйләме була, шуны да белмәскә! “Көчләп диярлек машинага утыртты” – көчләмиләр, ирексезлиләр – бу кадәр пошло була алмый, җәмәгать…” Инде беттем дигәндә, Рабит абый кеткелдәп куйды да, “Бию җене кагылган егет” дигән китабын кулга тоттырды. “Гөлүсә, иҗатыңа гөлләр үсеп, чәчәк атсын!” — дип, күңел юаткыч сүзләр дә язган иде остаз. Аннан аралашуыбыз булгалап торды. “Гөлүсә ханымга узган гасыр татар тарихы” дип язып, “Урыннары җәннәттә булсын” дигән истәлекләр китабын һ.б. бүләк итте. “Идел” журналында әдәби судта “Сабакташлар” хикәям каралганда, ул кадәр каты бәрелмәде инде ул, рәхмәт төшкере.

dav

Култамгалы китаплар арасыннан тагын берсенә тукталмый булдыра алмадым. Ркаил абый Зәйдулла бүләк иткән “Мәгарә” (хәзергәчә минем өстәл китабым ул!) һәм “Ташка ордым башны” китаплары. Тукай премиясе иясе белән “Мәгърифәт” газетасына иҗатын барлап, берничә әңгәмә эшләдек. “Караңгыда бүре күзе яна” дигәнен ул үзе дә ошаткан иде шикелле. Китапларын рәхмәт йөзеннән бүләк иткәндер. “Гөлүсәгә! Матбугатка чыккан язмаларыңны укып барам, Туфан әйтмешли, “Талантлы син, Кеше туганым!” Ркаил Зәйдулла, 12.03.09. Тагын да очрашырга язсын… Төрле шартларда…” Дөрестән дә, безгә ул төрле шартлар килеп чыкты – мин моңарчы ул эшләгән “Идел” журналына урнаштым, ә Ркаил абый минем урынга — “Гаилә һәм мәктәп” журналына күченде…

dav

 

Комментарий язарга