Наилә Гыйбадуллина: “Һәр кунагымның тормыш әлифбасын укырга тырышам”

“Тормыш әлифбасы” тапшыруын алып баручы Наилә Гыйбадуллина “Болгар радиосы” ачылган көннән бирле биредә эшли. Мөслим районы Туйгелде авылы кызы Наиләне беркайчан да “кем булырмын икән?” дигән сорау борчымый: мәктәптә укыганда ук үзенең журналист булачагын белә.

— Наилә, журналистикага мәхәббәт каян барлыкка килде?
— Мин һәрвакыт иҗат белән кызыксындым. Бишенче сыйныфта укыганда, рус теленнән инша язганмын. “Кем булырга телисең?” дигән сорауга мин: “Телевидениедә эшлисем килә, мин диктор булам”, — дигәнмен. Унберенче сыйныфта укыганда, әлеге иншаны рус теле укытучысы миңа истәлеккә дип бирде. Ул вакытта инде мин үземнең журналистикага барачагымны төгәл белә идем, чөнки район газетасы белән хезмәттәшлек иттем, авыл һәм мәктәп тормышы турында шактый яздым. Сыйныфыбыздан Казанга укырга киткән бердәнбер бала мин идем. Үзем теләгәнчә, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга кердем. Әле дә хәтерлим, КГУ бинасы каршында “Ленин укыган җир бит бу!” дип шаккатып, горурланып, сокланып басып тордым.

— Телевидениедә эшләргә хыяллансаң да, үзең радиога урнашкансың…
— Университетта укыганда, мин радиода практика үттем. “Тавышың матур”, дип радиога барырга тәкъдим иттеләр. Телевидениене дә сайларга мөмкин иде, ләкин миңа радиодагы мохит ошады. Университетны тәмамлауга, штатка урнаштым. Радиода күптәннән эшләсәм дә, һәр көнне яңа яктан ачам, яңа мөмкинлекләр барлыкка килә.

— Шулай да балачак хыялың тормышка ашты: ТНВ каналында иртәнге тапшыруда эшләдең. Янә тамашачыларны телевидение экраннарыннан сәламләү теләге юкмы? 
— Чынлап та, хыялым чынга ашты. Туры эфирда “Хәерле иртә, Татарстан!” тапшыруын алып бардым. Телевидение – бөтенләй башка дөнья! Мин аннан адреналин алып чыга идем. Парлап эшләгәндә, Гадел Галәметдинов, Илдар Кыямов, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән бергә алып барган чаклар булды. Бик матур эшләдек. “Радиода эшләүнең яхшы ягы бар: туры эфирда каушап калмыйсың, рәхәтләнеп сөйлисең”, — дия иде режиссер. Телевидениедә эшләү минем өчен зур тәҗрибә булды дип уйлыйм. Тамашачыларны сәламләү теләге бар, әмма минем яраткан радиотыңлаучыларым да бар бит әле…

— Наилә, “Болгар радиосы”нда эшләү дәверендә нинди тапшырулар алып бардың?
— Көнүзәк мәсьәләләргә багышланган “Эшлекле әңгәмә” тапшыруын туры эфирда алып бардым. Бу тапшыруга төрле өлкәдә эшләүче түрәләр, белгечләр тыңлаучылар сорауларына турыдан-туры җавап бирә иде. Аннан соң хатын-кызлар өчен махсус тапшыру булды. Анда хатын-кызны әни буларак ачарга омтылдым. Казанның меңъеллыгына багышланган тапшыру да күңелемә хуш килгән иде. Журналист тема, килгән кунагы хакында күпмедер дәрәҗәдә һәрчак хәбәрдар булырга тиеш. Теманы белмәсәң, сөйләшү килеп чыкмаячак. Бервакыт шикәр эшкәртү заводы директорыннан интервью алырга туры килде. Шушы әңгәмәгә әзерләнгәндә, чөгендер эшкәртү, шикәр ясау турындагы китапны укып чыкканымны хәтерлим.

— Истә калган темаларың бармы?
— Иң истә калганы хатын-кызлар төрмәсенә баруым… “Хатын-кыз җинаять кылганы өчен үкенәме икән?” дигән сорау белән бардым мин анда. Ул заманда бу тема бик актуаль иде. Ир-атлар төрмәсенә караганда, хатын-кызларныкы куркынычрак икән. Кайберләренең күзендә үкенеч юк иде. Боларны үзем аша кичереп материал әзерләдем. Гомумән, мин бар нәрсәне йөрәк аша үткәрәм.

— Күптән түгел генә “Тормыш әлифбасы” дип исемләнгән яңа тапшыру ачтың. Ул – “Болгар радиосы”ндагы иң яшь һәм өметле тапшыруларның берсе. Яңа тапшыру нәрсә турында?
— Соңгы 6-7 ел “Болгар радиосы”нда эшмәкәрлекне яктыртучы “Уңыш формуласы” тапшыруын алып бардым, күп кенә конкурсларда җиңү дә яуладым. Бик кызыклы тема булса да, туры эфирда кабат кунаклар белән башкарак юнәлештә эшлисем килде. Һәркем уникаль бит. “Тормыш әлифбасы”нда без кешенең үзенә генә хас, тыңлаучыга әле ачылмаган, бик кызыклы, үзенчәлекле ягын ачарга тырышабыз. Төрле һөнәр ияләре үзләренең үрнәкләрендә гаилә тәрбиясе, тормышка карашы, кәсебе турында сөйли. Биредә шулай ук проблемалар да күтәрелә. Дөресен генә әйткәндә, бу тапшыруга зур дулкынлану белән алындым. Популярлашып китәр дип өметләнәм, чөнки кунакларым – дөньяга үз карашы, кыйбласы булган кешеләр. Аларның барысы да үзенчәлекле, һәркайсының үз тормыш әлифбасы, үз тормыш китабы. Без ул китапның һәр битен укырга тырышабыз.

— Наилә, үз тормыш китабыңның бер битен безгә дә сөйлә әле.
— Мин булганына шөкер итеп яшәргә өйрәнә башладым. Әлбәттә, элек тә шулай иде, тик хәзер яшәүнең, үзара мөнәсәбәтләрнең кадерен, мәгьнәсен күбрәк аңлыйсың. Кызым бар, аңа 10 яшь. Бик яхшы укый, мөстәкыйль. Мин балаларны мөстәкыйльлеккә өйрәтеп үстерү яклы, ләкин мөстәкыйльлекнең дә чамасы бар. Иң мөһиме бала шуны аңлап, җаваплылык тоеп үссен иде. Камилә рөхсәт сорамыйча урамга чыкмый. Бу — курку түгел. Балаларда олыларга хөрмәт булырга тиеш. Мин — аның дус кызы, без рәхәтләнеп сөйләшәбез, кибетләргә бергә йөрибез. “Көнең ничек үтте?” – дип кызыксына, бергәләп үткән көнебез турында сөйләшәбез. Җәй көне кызым әти-әни янына кайта. Аларның яшәү үрнәген күрү – бәхет дип уйлыйм.

3

Комментарий язарга