Кунакчыл булсак иде

Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты футбол тарихында иң кыйммәтле чемпионатларның берсе булып санала. Ярышларны оештыруга 683 млрд акча сарыф ителгән. Анысы бер хәл. Россия халкы үзе дә оятсызларча акча эшләп калырга ашыга.

Оештыру моментларына бернинди дә дәгъвалар юк: фан зоналар, трибуна – барысы да югары дәрәҗәдә эшләнелгән. Моның шулай икәнлегенз чит ил кешеләренең, җанатарларның сүзләреннән инанып була: “Мәскәү бик зур шәһәр буларак, монда чисталык булмас кебек тоелды миңа. Ә, юк, киресенчә булып чыкты”, “Без гаҗаеп матур илгә эләгеп, күңелгә хуш килерлек, оештырылган һәм таләпчән кешеләр белән очрашырбыз, дип өметләндек. Әлегә барлык өметләр дә чынбарлыкка ашып бара. Без кәнагәть” — социаль челтәрләрдә яңгыраган кайтавазларның берничәсе генә бу.

Шәһәр урамнары буйлап барганда Россиядә яшәүче халыкларга бик күңелле, гел елмаеп торучы җанатарлар белән күрешергә туры килә. Кайберәүләргә бу күренеш бик сәер булып тоелса, башкаларының исә, киресенчә, кәефләре күтәрелә.

Чит ил кешеләренең шундый яхшы кәефтә булулары сәбәплеме, Россия халкының үзләренең командалары өчен җанатарлар да бераз гына акча эшләп, аларны һавадан җиргә төшерергә уйлады.

Күз алдыгызга китерегез, җанатарлар Россиягә килә һәм аэропортта чит ил акчасын алыштырырга йөри. Әлбәттә, аэропотрларда акча алыштыру процессы отышлы вариант түгел, тик аларга шәһәр буенча акча алыштыручы башка оешмаларны эзләп йөрү бик кыен. Аэропорттагы таблога игътибар итик әле: евроны 50 сумга сатып, 76га ала торган нинди кызыклы курс соң бу? Әле җитмәсә 0% комиссия вәгъдә итәләр, имеш. Ә бит әле ул җанатарлар шәһәргә чыкмады да.

Алга таба нишли җанатар? Әйе, ул такси эзли. Көтмәгәндә шунысы ачыклана: безнең илдә таксистлар хезмәте, дөресен генә әйткәндә, гади халык өчен бик үк отышлы түгел. Әйе, аэропорттан алып шәһәрнең үзәгенә кадәр җанатарлар 4,5 мең сумга алып барырга тәкъдим иткәннәр. Һәм сезгә аңлаешлы булсын өчен, мисал: әгәр чит ил кешесе онлайн-сервис яисә берәр кушымта белән такси чакыртан булса, ул 4(!) тапкырга очсызракка чыга.

Әле бу чәчәк кенә. Кайбер елгыр таксистлар мескен җанарталрны счетчикта бәя санын сумнарда (рубль) түгел, ә долларда дип ышандырган. Димәк, кайбер чит ил кешеләрннән бер маршрут өчен 300 сум урынына 100 бакс алганнар.

Ярый, чит ил кешесе кәнагәть, тик инде күпмедер дәрәҗәдә аптырашта. Менә ул шәһәрнең үзәгендә. Әлбәттә, турист рус ресторанын эзли башлый, ашыйсы килә бит. Һәм монда илебезнең чыннан да “Бөек” икәне ачыклана! Бары безнең илдә генә, әгәр дә син Россия гражданины икән, ашаганың өчен 2 тапкырга арзанракка төшәсең. Бу мәзәк түгел, чөнки түбәндәге күренешне башкача аңлатып та булмый. Мәскәү рестораны чит ил кешеләре өчен төзелгән менюда “Чахохбили” ризыгы 840 сум тора, ә рус менюсында ул бары 380 сум.

Ә җитди рәвештә моңа карасаң, чыннан да бик оят булып китә. Илебездә барысы да җиңел булмавына карамастан, үзләренең командалары өчен җан атарга килгән, безгә дустанә мөнәсәбәттә булган чит ил кешеләре моңа лаек түгелләр. Һәм миндә җиңел генә аһәңсезлек барлыкка килә: илебездә гел урлыйлар, талап алалар дип зарлана халык. Ә үзебез дә нәкъ шулай кыланабыз түгелме соң?

2afe818e-87d6-4a1b-8904-d579994fdb4a (1)

Комментарий язарга