Җитте, күп салма. Коръән ашына барасым бар…

Кайбер дин юлына басып намаз укый башлаган кешеләр галәмәт “акыллы” булып китәләр дә, башкаларга акыл өйрәтә башлыйлар. Кирәксә-кирәкмәсә дә, кешенең тышкы кыяфәтенә, киенүенә, үз үзен тотышына карата үз фикерләрен белдерәләр. Әле ул фикерне тыныч кына, акрын гына белдерсәләр, бер хәл. Юк, бөтен кеше янында кычкырып, тавыш күтәреп, “менә күрегез, мин нинди акыллы, белемле!” дип, күкрәк сугып эшләргә яраталар алар.

Гадәттә, мондыйлар хатын-кызлар арасында күбрәк очрый. Берәр мәчет каршындагы курсларга йөреп алалар да, “белемнәре артып ташый башлый” ул ханымнарның. Башта үзе белән курсларга йөрүчеләрне “өйрәтә”, аннан мөгаллиме белән бәхәсләшә, соңрак өйдәгеләргә дә, мәҗлестәгеләргә дә, хәтта урамдагыларга да чират җитә. Менә шундый “акыллы башлар” белән аралашканнан соң күпләрнең дингә карата мөнәсәбәте, карашы үзгәрә, кем әйтмешли, гайрәте кайта.

Чын дин әһелләре бервакытта да болай эшләми. Алар белән эштә, көнкүрештә еш аралашырга туры килә миңа. Шунлыктан, тәрбияле, аз сөйли, һәр сүзенә хикмәт төреп җиткерә торган хәзрәтләр, абыстайлар турында сәгатьләр буе рәхәтләнеп, сокланып сөйли алам.

2011 ел. Казан федераль университетында бүлек җитәкчесе булып эшлим. Төрле дини уку йортларының җитәкчеләренә “Уку йортларында лицензия алу һәм уку-укыту процессын оештыру” темасына лекция укырга туры килде. Билгеле, ул вакытта итәк озынлыгы да тиешле дәрәҗәдә булмагандыр, баштагы яулык астыннан кара, дулкын чәчләр дә әрсезләнеп тышка чыккандыр, әмма тышкы кыяфәтемә бер кешенең дә кисәтү ясавын хәтерләмим. Киресенчә, билгеле бер вакыт эчендә бик якынаеп, күптәнге танышлар кебек эшләдек, фикер алыштык. Мондый курслар дәвамлы булып берничә тапкыр оештырылды, әйткәнемчә, курсларда укучы җитәкчеләр белән тәмам үз кешеләр булып киттек. Шулай чираттагы курслар тәмамлангач, таныклыклар тапшырганнан соң “Нәзирә Әхәтовна, сезгә Алланың олы рәхмәтләре яусын! Без сездән күп нәрсәләргә өйрәндек. Сез дә бездән бераз өйрәнсәгез иде…” диде берәү, һәм шушы тәкъдименнән үзе дә бераз уңайсызланып карашын идәнгә төбәде. “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәнең тәҗрибәле укытучысы Равил хәзрәт Бикбаев иде бу…

Әлеге гади генә тәкъдим һәм аларның миңа карата булган уңай мөгаммәләсе, чыннан да, миңа нык тәэсир итте. Аннан дини сферада эшләгән кешеләрнең бер-берсенә булган игътибарын, ихтирамын тою, азан тавышы яңгырагач шыпырт кына намаз укып килүләрен күрү дә соклану хисен тудырып кына калмады, әлеге кешеләргә, дингә якынайтты.

Дөрес, кайберәүләр әлеге юлларны укыгач “Ооо, Ахатовна бигрәк идеаллаштырган!” дип әйтүләре дә бар. Әмма дөресе шул – биредә күп кеше ихлас, матур күңелле. Моңарчы дөньяви уку йортларында эшләгәнлектән чагыштырыр өчен дә җирлек җитәрлек. Әйе, яшерен-батырын түгел, араларында вакыт-вакыт тавыш күтәргән кешеләр дә очраштыргалый. Боларын күреп исем киткәндә, бергә эшләгән бик акыллы хәзрәт, минем ни уйлаганымны сизеп, тыныч кына болай дип аңлата: “Диндәге кешеләр янында шайтан күбрәк тә йөри. Диндә булмаган, азып-тузып йөргән кеше болай да шайтан дусты, ә менә кеше дингә килүгә шайтанның эче поша, ул аны юлдан яздырырга тели”. Шулайдыр, күрәмсең.

Бүгенге көндә, чыннан да, дин мәсьәләсендә төрле кызык, дөресрәге, кызганыч хәлләр белән еш очрашырга туры килә. Чөнки төрле даирә кешеләре белән аралашкач, командировкаларга еш йөргәч, кайвакыт төрле ямьсез күренешләрнең шаһиты да булырга туры килә безгә…

Менә ике татар хатыны өстәл янында аракы эчеп утыралар. Берсе стаканнарга аракы бүлә. Икенчесе моңа “Җитте, җитте, күп салма, әле бүген соңрак Коръән ашына барасым бар” дип, стаканга үрелә…

Берәүнең туган көне. Берәү кодагыен тәбрикли. Кулында рюмка белән аракы. Теле-телгә йокмый. Үзен һәм рюмкасын күрмәсәң, оста бер абыстай диярсең, билләһи. “Ике дөнья рәхәте, бәхете насыйп итсен сиңа Ходай. Бу йортка хәерле бәрәкәт бир, авыруларына шифа, бәхетсезләргә бәхет бир. Балаларга, үзегезгә тигезлек, саулык-сәламәтлек бир!” дип тезеп-тезеп китә дә, рюмкасын күтәрә. Әле, җитмәсә, кырыендагы кайберәүләр шуның күзенә мөлдерәп карап “амин” дип утыралар.

Мондый “матур” мисалларны шактый китерергә булыр иде. Чыннан да, республикада дин таралды дип сөенеп сөйлибез сөйләвен, әмма динне күбебез балага исем кушу, никах, мәрхүмнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү мәҗлесләрендә генә искә төшерәбез. Әле кайберәүләр дини мәҗлеснең ахырын да “заманча” итеп йомгаклап куярга тарсынмый.

Билгеле, бүгенге көндә вәзгыятьне үзгәртү ниятеннән Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан һәрдаим системалы эш алып барыла: төрле чаралар үткәрелә, очрашулар оештырыла. Шәһәр, район, авыл мәчетләрендә имамнар җомга көннәрендә дә, мәхәллә халкы белән төрле чараларда очрашканда да үтемле вәгазьләр сөйлиләр.

Вәгазь дигәннән аңа аерым тукталып китми булмас…

Вәгазь сөйләр өчен вәгазьче булып туарга кирәктер, мөгаен. Татар телен тел дәресләрендә генә өйрәнеп кеше күңеленә, йөрәгенә үтеп керерлек вәгазь сөйләп булмыйдыр, җәмәгать. Моның өчен татар булып туарга, гаиләдә әби-бабаң, ата-анаң, туганнарың белән ана телеңдә сөйләшеп үсәргә кирәк.

Билгеле, тәэсирле сөйләм, нәфис сүз, ораторлык осталыгын бер ноктага төйнәп өйрәнә торган махсус фән дә бар, ул — риторика фәне. Биредә сүзнең, телнең башка чараларының акылга гына түгел, хискә дә тәэсир итә торган сыйфат-үзенчәлекләре эшкә җигелә, алар тавыш, көй-моң, ым, ишарә һәм күңелгә тәэсир итүнең башка чаралары белән бергә үрелеп бара.

Белгәнебезчә, борын заманда ук кешенең фикерен, рухын үзгәртү, аны тәрбияләү бурычын куйган чичәннәр, шаманнар, идеологлар, башлыклар иң беренче нәкь менә шагыйрьлек, артистлык, сурәтчелек сәнгате чараларыннан файдалана торган булганнар.

Әмма шуны ассызыклап китәргә кирәк: тел байлыгың чамалы булса, риторика фәне генә, тәҗрибәле остаз гына сиңа ярдәм итмәячәк. Шуңа да, ана телен камил белү өстенә, аны тагын да камилләштерү өстендә һәрдаим эшләргә кирәк. Коръән сүрәләрен, әдәби әсәрләрне уку, яттан сөйләү хәтерне яхшырта, белемне тирәнәйтә һәм, билгеле инде, телне шомарта.

Бары шул очракта гына вәгазьче, дәгъвәтче каршында утырган һәр кешене авызына, күзенә каратып тота ала, тыңлата, калебен үзгәртә.

“Син ник намаз укымыйсың?”, “Ник башыңа яулык бәйләп йөрмисең?”, “Намаз укырга кирәк”, “Дөрес яшәргә кирәк” кебек артык гади, беркатлы “бәйләнүләр” дәгъвәт булып саналмый дип уйлыйм мин. Чөнки боларны ишетү белән, кешенең күңеле кайта, гайрәте генә чигә. Сөйләүчене тыңлаган арада янындагы танышына “Үзе гомер буе гуләйт итте дә, хәзер акыл сатып утыра” дип әйтеп алырга өлгерә әле ул. Килешәсездер, дәгъвәт өчен, әзер материал – вәгазь генә дә җитми. Тагын бер нәрсә мөһим – ул дингә килгән кешенең дәгъвәт кылырга рухи яктан әзерлеге, чисталыгы, гамәлләре һәм сүзләренең тәңгәллеге…

Нәкъ менә шундый белемле, асыл, зыялы вәгазьче, дәгъвәтчеләр халык каршында басып торганда гына кеше дингә йөзе белән дә, күңеле белән дә борылыр…

1 2

Комментарий язарга