Күпне күргән, күпне кичергән…

Акча янчыгында вак-төяк акчалар шалтырап йөри бит инде ул. Бервакыт шуларны эреләтим дип саный башлаган идем, менә шундый экземпляр килеп чыкты. Күпне күргән, күпне кичергән… әмма кулланыштан, акчалар әйләнешеннән төшеп калмаган.

Күз алдымнан әллә нинди күренешләр йөгереп узды, яу кыры, репрессияләр, кайсыдыр самими күңелнең үртәлүе, гайрәт чигү. Электән үк «язмышы» булган әйберләр җәлеп итә игътибарымны. Шушы бер сумны күргәч, эчемнән генә Хәсән Туфанның шигъри юлларын кабатладым:

Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте…
Кайсыгызның кулы җылы?
— Бәйлисе бар йөрәкне…

Рузалия апаның «Йөрүзән» җыры искә төште. Бу тимер акча шулкадәр якын, кадерле булып тоелды миңа, нәкъ менә язмыш тарафыннан күп тапкырлар кыерсытылган, сыналган, әмма сынмаган кеше кебек… Ә сездә нинди тойгылар уятты әлеге 1 сум?

 

photo_2018-03-28_16-41-14

photo_2018-03-27_19-12-10

Комментарий язарга