Салах килеп, биш гол кертеп куйсамы…

Футбол буенча Россиядә узачак дөнья чемпионаты турында татар көрәшчеләре ни уйлый икән? Фаворитлар кемнәр? Россия җыелмасыннан ни көтә алар?

Нәфис Миннебаев, халыкара класслы спорт остасы, Универсиада чемпионы: Әлбәттә, футбол буенча дөнья чемпионатын зур түземсезлек белән көтәм. Хыял бит ул безнең. Үзем дә футбол уйнаганга, футболны үлеп яратканга, заманында телевизор аша караганда, «эх, шунда уйныйсы иде» дип хыялланып утыра идем. Кызганыч, билетлар алмадым үзем. Ләкин шул өлкәдә эшләгәч, Казандагы уеннарга эләгермен дип өметләнеп торам әле. Әнә, узган елны Конфедерация Кубогы уеннарын берсен дә калдырмадым.

Дөнья чемпионаты Россияне, Татарстанны, Казанны, татарларны дөньяга күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек ул. Универсиадада күрсәттек үзебезне, тагын бер форсат килеп чыкты. Бразилиялеләр дә, мексикалылар да, башкалар да татарларның кем икәнлекләрен белеп кайтсыннар иде.

Россия җыелмасына килгәндә, оптимист булырга кирәк. Әллә нәрсәләр көтмим үзе. Төркемнән чыга алсалар, бик әйбәт нәтиҗә булыр иде. Ә алга таба инде, ничек була — шулай була. Кинәт кенә бәхет елмаерга да мөмкин бит. Үзебездә булгач, диварлар да булышырга мөмкин, судьялар да мәрхәмәтле карарга мөмкин. Ягъни тагын бер әйләнешне узарга мөмкин әле. Ярымфинал, финал турында хыялланырга гына кала.

Фаворитларга килгәндә, 5-6 команданы мисалга китерә алам. Бразилия, Германия, Франция, Аргентина — барысына караганда да өстенрәк тора кебек.

Азат Нурмөхәммәтов, Россиянең спорт остасы: Дөнья чемпионаты кебек зур масштабтагы чаралар безнең өчен, Казаныбыз, Татарстаныбыз өчен файдага гына дип уйлыйм. Бар да үзебезгә кала бит: тәҗрибә, инфраструктура, юллар… Туристлар күпләп киләчәк, димәк, танылачакбыз дигән сүз.

Үзем дә барырга уйлыйм. Үземнән бигрәк улым уеннарга барырга хыяллана.

Ниндидер команда өчен аерым җан атмыйм. Германия, Бразилия уеннарын яратып карыйм. Ә үзебезнең командадан… Дөресен әйтәм, нидер көтмим. Инде әйбәт кенә җыйналып, уйный да башлаган иделәр кебек, тагын җәрәхәтләр күбәеп китте әнә. Төркемнән чыга алсалар, яхшы булыр. Спорт бит ул, төркемнән дә чыга алмаска мөмкиннәр.

Булат Гадершин, Россиянең спорт остасы: Юк шул, билет алмадым, ләкин бик барасым килә, бәлки бәхет елмаер әле. Үзем хоккейны күбрәк яратам, әлбәттә, ләкин футбол белән дә кызыксынам. Россия командасына төркемдәге көндәшләр әйбәт эләккән дип саныйм, группадан чыгу мөмкинлеге бик зур. Ә чемпионатта Португалия яки Германия җиңәр дип уйлыйм.

Ренас Кәлимуллин, Россиянең спорт остасы: Билетлар алмадым, үзем дөнья чемпионатына әзерләнәм. Россия 1/8 финалга чыгарга тиеш. Фаворитларга килгәндә, үзем Португалия өчен җан атачакмын.

Динар Зиннәтуллин: Әйе, футболны көтәбез. Карарга да яратабыз. Дүшәмбе «Рубин» белән «Уфа» матчына барып, Карадәниз белән дә саубуллашып кайтырга дип уйлап торам әле. Дөнья чемпионатына билет алмадым, чөнки бик кыйбат. Без — авыл халкы өчен бик кыйбат, бу фактны яшерергә кирәкми. Өйдә генә карыйм инде.

Дөнья чемпионатының файдалы яклары күп аның. Яңа стадионнар ясалды, ремонт эшләре барды. Кемнәр өчендер кунакларны фатирга урнаштырып, акча эшләү мөмкинлеге дә туа әле.

Россиялеләр төркемнән чыга алса, рәхмәт әйтер идек. Салах килеп, безгә биш гол кертеп куйса… Кыскасы, әллә ни көтмим безнекеләрдән, могҗиза ярдәм итсә генә. Фаворитлар? Германия, Бразилия. Хәер, кайсы гына команданы алып карасаң да, анда танылган футболчылар, йолдызлар бар үзе. Әнә шул ук Мисыр командасында шул ук Мөхәммәт Салах «Ливерпуль»дә ничек уйный быел! Бәлки үз командасын да җиңүгә рухландыра алыр ул.

3

Нәфис Миннебаев

Комментарий язарга