Көрәшчеләр клип төшерә (видео)

Әлеге клип Булат Гыйләҗевның “Бәхет чишмәсе” дип аталган җырына төшерелә. Аның төп  геройлары  — табигать кочагында милли көрәш  серләренә өйрәнүче егетләр. Алар матур гына көрәш белән шөгыльләнеп  яткан  вакытта ул урынга бер төркем кызлар килеп төшә. Әлбәттә, кызлар егетләрнең күңеленә бик хуш килә, ләкин остазлары аларны шунда ук кулга ала. Кызлар рәхәтләнеп ял итә, тәмле ризыклар белән туклана, кызганыч, әлегә егетләргә мондый мул ризыклардан авыз итү мөмкинлеге булмый, авырлыкларын куарга кирәк.  wlGUb-NkkwkЛәкин көрәшчеләр югалып кала торган халык тугел. Алар кызлар белән очрашу җаен таба. Әлеге темага клип төшерү теләге  сагынып көтеп алган Сабантуйларга да бәйле. Күптәннән  көрәшчеләр турында клип төшерәсе килеп йөри, ләкин кирәкле җыр килеп чыкмый иде. Булат исә үзе дә көрәш белән шөгыльләнгән, Марый иле, Бәрәңге якларыннан. Клипта шулай ук Ришат Фазлиахметовның энесе, Риназ Фазлиахметов та төшә. Әлеге җырның көе нәкь менә Риназ язган. Клип та, җыр да 100 процентлы, уңыш китерер, Алла теләсә! Һәр нәрсәнең ниндидер максаты булган кебек, режиссер Айдар Шәймәрдановның да әйтәсе сүзе бар: “Көрәш ул милли төр, ул табигать биргән көч, ул куәт. Замана артыннан куып милли төр булган спортыбызны үзгәртмәскә, аны табигатьтән аермаска, ихлас, самими итеп калдырырга иде” – диде клипмейкер.

x8sUa1gxe_0

Nxv8Lxrl6I0

Комментарий язарга