Көрәш буенча дөнья чемпионатына кемнәр әзерләнә? (ИСЕМЛЕК)

Егор Егоян, Альберт Рәхмәтуллин, Мөнир Галләмов, Айрат Сәмигуллин, Айнур Сыртаев… Илнең иң көчле көрәшчеләре Казанда көрәш буенча дөнья чемпионатына әзерләнә. Планетар масштабтагы көрәш ярышына 30га якын илдән көрәшчеләр килергә инде теләк белдергән.

Дөнья чемпионатына әзерләнәчәк көрәшчеләр хакында «Идел» журналы хәбәрчесенә көрәш буенча Россия җыелма командасы баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов хәбәр итте.

Хәбәр иткәнебезчә, кичә «Ак Барс» Көрәш Сараенда ил җыелма командасы данын якларга кандидат булып саналган көрәшчеләр медицина тикшерүе үтте. Шуннан соң алар «Дубай» комплексына юл тотты. Көрәшчеләр нәкъ менә биредә бер атна дәвамында яшәячәкләр. «Расписаниебез бик катгый. Көнгә өч тренировка каралган. Ике тапкыр «Дубай»да һәм бер тапкыр Көрәш Сараенда келәмдә шөгыльләнәчәкбез», ди Фәрит Шәйхетдинов.

Россия җыелма командасының әзерлек җыеннарына ике состав — беренче һәм икенче номерлы көрәшчеләр чакырылган. Беренче номерлы дигәндә кемнәрне күз алдында тотабыз соң? Менә алар: Егор Егоян (Төмән өлкәсе), Азат Нурмөхәммәтов (Татарстан), Альберт Рәхмәтуллин (ХМАО), Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусин (өчесе дә Татарстан), Муса Галләмов (Мари Иле).

Икенче составта Татарстан көрәшчеләре юк, шулай да исемнәре мәгълүм көрәшчеләр: Рамил Хәкимов (Киров өлкәсе), Мөнир Галләмов (Мари Иле), Илшат Зекрин (Пермь крае), Айрат Сәмигуллин (Оренбург өлкәсе), Айнур Сыртаев (Башкортстан), Ринат Ибраһимов (Пермь крае).

Фәрит Шәйхетдинов искәртеп узганча, икенче номерлы көрәшчеләрнең Казанга килеп җыеннарда катнашулары шулай ук бик файдалы гамәл. «Беренчедән, Алла сакласын, теге яки бу көрәшче җәрәхәт алырга мөмкин, димәк, теләсә кайсы моментта аларны алмаштырырлык көрәшчеләребез булачак. Икенчедән, тормыш бүгенге көн белән генә тәмамланмый, алда безне тагын зур ярышлар көтәр дигән өметтә калабыз, ягъни безнең запас һәрчак булырга тиеш. Аннан килеп, башка төбәкләрдән килеп, җыеннарда катнашкан егетләрнең үзләре өчен дә бергәләшеп әзерләнү зур файда китерәчәк, үзләренә тәҗрибә туплап китәләр бит алар», — диде көрәш буенча илнең баш тренеры.

Казанга шулай ук кайбер көрәшчеләрнең шәхси тренерлары да килгән. Алар нәкъ менә тәҗрибә туплау өчен килүләрен яшермиләр, ди Фәрит Шәйхетдинов.

Сүз уңаеннан, баш тренер үзенә ярдәмче итеп танылган тренерыбыз Вакыйф Дәүләтшинны чакырган.

Тагын бер тапкыр искәртеп узабыз: дөньяның төрле илләреннән көрәш батырлары Казанга 15 июньдә килеп, теркәлү һәм үлчәнү узарга тиеш. 16 июньдә спортчылар Теләченең «Батыр» спорткомплексына килеп бил алыша башлаячак. Финал очрашулары исә шул ук көнгә атаклы Миңгәр Сабан туена билгеләнгән. Бу хакта укырга: Көрәш буенча дөнья чемпионатына әзерлек башлана

муса

Комментарий язарга