Татар-башкорт көрәше дәвам итә

Бүген Казанның «Рубин» командасы үз мәйданында «Уфа» футболчыларын кабул итәчәк. Милли көрәштәге, хоккейдагы каршылык тора-бара футболга да күчәргә мөмкин әле.

Әлбәттә, «Рубин» өчен «Уфа» белән уен, турнир таблицасы хасиятләреннән караганда, әллә ни игътибарны җәлеп итми кебек. Казан командасы быелгы сезонда инде Европа кубокларына зонасына керү турында хыяллана да алмыйдыр (могҗиза ярдәм итсә генә), шулай ук премьер-лигадан төшеп калу куркынычы да янамый кебек. Әмма күрше республика командасы белән матч безнең өчен дә, уфалылар өчен дә әһәмиятле булачак. Ни өчен?

Семак Бердыевка рәхмәтле?

Уфалылар күзлегеннән карыйк. Иң беренче булып күзгә шул факт ташлана: «Уфа» турнир таблицасында «Рубин»нан өч очкога булса да алда бара. Уфалылар — алтынчы урында, казанлылар — унынчы баскычта. Кайчандыр Казанда Корбан Бердыев командасында капитан булып, Россия чемпионы булуга зур өлеш керткән Сергей Семак, әлбәттә, остазына үзен янә күрсәтергә тырышачак. Сүз уңаеннан, Сергей Богданович үз чыгышларында Бердыевны иң шәп тренерларның берсе дип саный, үзенең тренер булып китүендә дә Бердыевка рәхмәтле булуын җиткерә.

Аннан килеп, «Уфа» — Башкортстан командасы. Ә спортта без Казан — Уфа каршылыгының никадәр кискен булуын беләбез, ягъни «Ак Барс» белән «Салават Юлаев»ны күз алдына китерәбез. Узган ел «Уфа» Россия чемпионатында җиденче урынны яулаган иделәр, быел инде алтынчы урынга ук күтәрелергә мөмкиннәр. Ә бит алар әле премьер-лигага моннан берничә ел элек кенә чыккан иделәр. Ә «Рубин» һаман да элеккеге үрләренә кайта алмый әле. Бүген җиңү яулаган очракта казанлылар Башкортстан командасын куып тотарга, ә сезонда ахырында узарга да мөмкин әле. Димәк, татар-башкорт көрәше хәзер футболга да күчте, дип әйтергә була.

Сыналабыз

Аннан килеп, «Рубин» — «Уфа» очрашуы Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлекне тикшерү нисбәтеннән тест режимында узачак. Дөнья чемпионатына бер айдан аз гына артыграк вакыт калып бара, димәк, планетар масштабта узучы чарага да ахыргы әзерлек эшләре бара дигән сүз. Казанлыларның җәй көне үтәчәк матчларны тиешле дәрәҗәдә кабул итәчәге шик уятмый анысы. Без гөрләтеп Универсиаданы да үткәрдек, төрле спорт төрләре буенча дөнья чемпионатларын да кабул итә беләбез, шул ук футбол буенча Конфедерация Кубогын да бик матур уздырдык. Кунаклар да бездән канәгать китә… Ләкин әзерлек матчларының кирәклеге, әһәмияте шик уятмый.

Беренче чиратта, безнекеләргә тамашачылар, җанатарлар белән эшләүне һәм дөнья чемпионаты уеннары узачак «Казан-Арена» стадионы тирәсендәге мәсьәләләрне хәл итү сорала кебек. Стадион тирәсендәге урамнарны ябып кую белән генә эш бетми бит. Шәхси машиналарны кайда калдыру, стадионга ничә метр яки чакрым транспорт хәрәкәтен чикләү, җәяүлеләр зонасы мәсьәләләре төгәл чишелеш табарга тиеш булачак.

Бүгенге матчка килгәндә, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов шәхси транспортны кайсы «нокта»ларда калдыру мөмкинлеген искәртеп узган иде. «Без якын тирәдәге машина кую урыннарын да тикшерергә булдык. Шәхси транспортта килүчеләргә безнең якын тирәдәге сәүдә үзәкләре белән килешү барлыгын искә төшерәсе иде. Алар: “Леруа Мерлен”, “Парк Хаус”, “Тандем”, “Метро” сәүдә үзәкләре», — диде ул журналистлар белән очрашуда.

Тамашачылар өчен матчка керү бушлай булачак. Тест режимында узгач, әлбәттә, стадионга киләчәк халыкның мөмкин кадәр күбрәк булуы сорала. Теләгән һәр кеше дә матчка эләгә ала. Моның өчен кассалардан билет алырга гына кирәк булачак.

«Рубин» — «Уфа» командалары арасындагы очрашу кичке 19.00 сәгатьтә башланачак.

ФОТО: betteam.tv

ФОТО: betteam.tv

Комментарий язарга