Кырмыска зур түгел, шулай да тауларны актара…

Ата-бабаларыбызның тел байлыгы, тапкырлыгы һәм зирәклеге, тормышка карашлары мәкальләрдә, әйтемнәрдә ачык сизелә. Ата-аналар балаларына үгет-нәсихәт биргәндә дә, кабинетларда җитди сөйләшүләр барганда да, дус-ишләребез белән киңәш тотканда да алар «очып чыгалар».  Шулай итеп, җанлы сөйләмдә телдән-телгә күчеп сакланалар.

Фәнни яктан аларны туплауга, җыюга, өйрәнүгә исә мәшһүр шәхесләребез Хуҗа Бәдигый, Каюм Насыйри, Нәкый Исәнбәт һәм башка татар галимнәре үзләреннән зур өлеш керткән. Әлеге шәхесләребез хакында татар мәкальләрен өйрәнгән, халкыбыз хәзинәсе белән башка милләтләрне таныштырган Төркия галимнәре дә яза.

Тарихчы, тел-әдәбият белгече һәм җәмәгать-сәясәт эшлеклесе Абдуллаһ Баттал Таймас (Габделбари Габдулла улы Баттал) (1883–1969) татар халык әдәбиятын Төркиядә таныткан галимебез. Аның «Казан төрекчәсендә ата сүзләре вә дәимләр» китабы Төркиядә 1965 елда басылып чыккан. Әлеге хезмәтнең бер өлешен тәшкил иткән яңа басма 1988 елда дөнья күргән. Китапта латин графикасында татарча язылган һәм төрекчәгә тәрҗемә ителгән 430 татар мәкале һәм әйтеме урын алган. Автор үзенең җыентыгын Каюм Насыйри хезмәтләренә таянып һәм Финляндиядә яшәүче татарлар ярдәмендә туплавы хакында әйтә.

Төркиядә  бер татар мәкальләрен туплаган башка автор — профессор Мостафа Өнәр. Ул үзенең «Татар атасүзләре» дип аталган җыентыгын Хуҗа Бәдигыйнең «Халык әдәбияты: мәкальләр, табышмаклар» китабына таянып эшләвен язган.  Бу китап иске татар имлясы белән язылган, 1926 елда Казанда  дөнья күргән. Профессор Мостафа Өнәр үзенең җыентыгына әлеге китаптан 1200 мәкаль урнаштыра. Мәкальләр нигезендә 1372 сүздән торган татарча-төрекчә сүзлек төзи. Бу китапны 2004 елда Төркиядәге татарларның, башкортларның «Идел-Урал төркиләре мәдәният һәм ярдәмләшү» җәмгыяте нәшер иткән.

Әлеге китаплар белән танышканда бүгенге көндә инде күп кенә мәкальләр өлешчә  яки бозып әйтелгәнен аңлыйсың. Яисә аларның күп төрле вариантлары барлыгын күрәсең.   Мәсәлән, шундый мәкаль еш очрый: «Изгелек эшлә дә суга сал. Халык белер, халык белмәсә -балык белер», кыскартып кына: “Яхшылык эшлә дә суга сал, балык белер”, «Изгелек эшлә дә суга сал»,- дип тә әйтәләр. «Яхшылык кыл, дәрьяга сал: балык белмәсә, халык белер» дигән варианты да бар.Төркиядә яшәгән татар галиме китабына ул «Яхшылык кыл да дәръяга сал: балык белмәсә, Халик (Аллаһның бер гүзәл исеме, ягъни Үлчәүче) белер» дип кергән. Әлбәттә, эчтәлеге ягыннан караганда, кайсын ишетсәң дә яхшылык онытылмас дигән фикер кала. Әмма барыбер ни кадәр аерма: балык белер, халык белер, Аллаһ белер…

Бүгенге көндә татарларның туган җире Татарстанда тел саклау проблемасы кискен торганда, чит илдәге галимнәрнең татар теле байлыгына багышланган хезмәтләре үзе бер гоурлык хисен уята.

Бу җыентыкларга кергән әйтемнәрнең  күпләрен  ишеткәнебез дә юк. Шуңа күрә халкыбызның җор теленә тагын бер кат сокланып, беркайчан искермәс мәкальләрне искә төшерергә булдык.

Ун сумны тотарга йөз сумлык баш кирәк.

Адәм фәрештә булмас, әрекмән кәбестә булмас.

Акчалының кулы уйный, акчасызның күзе уйный.

Алакаргада аласың булсын.

Алып анадан туар, ат биядән туар.

Атың яман булса сатып котылырсың, кардәшләрең яман булса качып котылырсың, хатының яман булса ничек котылырсың?

Азгын булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар, урта булсаң илбашы ясарлар.

Бәхете алга барганның әтәче дә күкәй сала.

Барса тауга каршы да бара, бармаса тау астына да бармый.

Барның эше фәрман белән, юкның эше дәрман белән.

Басуда балык булмас.

Кешенең башы Аллаһның тубы.

Киткән килер, күмелгән килмәс.

Куган да «Аллаһ» ди, качкан да.

Харамнан килгән харамга китә.

Гомер эче күмер.

Чикерткәдән курыккан иген икмәс.

Заманасына күрә дуңгызга да җизни диярсең.

Тамак булмаса тәмугь та булмас иде.

Узган эштән төш яхшы.

Яңгыр белән җир яшәрер, дога белән ил яшәрер.

Ялгызлык тик Аллаһка ярашыр.

Итегең тар булса, дөньяның киңлегеннән ни файда?

Качып киткәнче чәчеп кит.

Карга карга белән очар.

Кырмыска зур түгел, шулай да тауларны актара.

Яман арба юл бозар, яман мулла дин бозар.

Сөт белән кергән, җан белән чыгар.

Замана бозык булыр, юллар төзек булыр.

Руза, намаз туклыкта, иман качар кытлыкта.

Моңлы кеше моңын сөйләгәндә моңсыз кешенең башы авырта.

татар2

Комментарий язарга