Кырык бер…

Ямь-яшел куе урман эчендә..
Сайрый елгачык гөрләвектә
Чирәмгә ул дуамал тотынып
Омтыла кешегә, котырып…Күбекләнә агымың елгачык
Урман үзәнлеген кыздыра..
Нурларын чәчеп җәйге кояшчык
Yрдә әйтерсең ут яндыра..
Ямь-яшел куе урман эчендә..
Ята яшь солдат фуражкасыз..
Авыз ачып…ямь-яшел көбәктә
Яшь солдат йоклый аңсыз..

Коела яктылык hавалардан
Нурлары алтынлы яңгырдай
Солдатның кансыз йөзе капланган
Аяклар чәчәккә ябынган…

Мәңгегә бит йоклаган елмаеп..
Каеннарың язларда елап..
Моңаер да кызганыр елгачык.
Юып йөрәк кара ярасын…

Япь-яшь авыл егете… кырык бер…
Ана йөрәген утергән ел..
Исән калганнар сезнең бу гөмер
Ана йөрәге тип тыныч гел..

Комментарий язарга