Кырык ике чакрымлык ышаныч

Әгәр кеше минем марафонда йөгерүемне күреп, мода артыннан куа, дисә – ул бик нык ялгыша. Спорт – минем балачактан килгән яшәү рәвешем. Марафон исә – үз-үзеңә ышаныч һәм тормышыңны дөрес көйләү хасияте.

AcJPwE34rG9QLt0U3uSB

Гаиләдә биш бала үстек, әти балачактан бишебезнең берсенә дә мотоцикл алмады. Әмма кышын – чаңгыдан, җәен велосипедтан төшмәдек. Әти әнә шулай максатчан, безне хәрәкәттә булсыннар, дип тырышкан. Үсә төшкәч, төрле авырлыктагы дүрт гер алып кайтып куйды. Үзебез дә сизмәстән, шулай тартылдык спортка. Арча педучилищесын тәмамлап, Казан пединститутының спорт факультетына укырга керәм дип документ биргән көннәрем истә. Кызганычкамы, бәхеткәме, белмим, керә алмадым – бер балл җитмәде. Университетта авыр атлетикага тартылдым: студентлар арасында гер спорты буенча үземнең авырлыкта Казан чемпионы булып танылдым. Тренерыма рәхмәтлемен, аның белән бүгенгәчә аралашып торам, җырчы Фердинанд Сәлаховның якташы, чыбык очы туганы да бугай – әле дә булса УНИКСта физкультура укыта икән. Аннан спорт белән дуслык бөтенләй өзелде: гаилә, балалар үстерәсе, торырга урын эзлисе, дигәндәй, көндәлек мәшәкатьләргә күмелдем… Утыз тугыз яшемдә иң беренче итеп тәмәке тартуны ташладым. Аннан күзем ачылгандай булды. Балаларны дзюдо секциясенә илтәм, ике сәгатьләп аларны көткән арада, йөгерергә тотындым. Күпмедер вакыттан соң үземне марафонда сынап карага ниятләдем. Башта иң зур дистанция – егерме бер чакрым булды. Аннан соң тез буыныма катлаулы операция кичердем. Максат куеп, барыбер йөгерүгә кире әйләнеп кайттым.

Марафонга әзерлек кирәк. Көн саен күнекмәләр, ерак дистанцияләр узарга, организмны озак вакытлы йөкләмәләргә күнектерергә кирәк. Утыз чакрымга йөгерергә җыенасың икән, ярыш алдыннан ул ераклыкны син ике-өч тапкыр булса да узарга тиеш. Беренчедән – теләк, икенчедән, физик һәм психологик яктан әзерлек таләп ителә. Ахыргысы аеруча мөһим фактор, югыйсә, физик әзерлегең булып та, ул дистанцияне үтә алмаска мөмкинсең, чөнки бер ритмда өч-дүрт сәгать йөгерү туйдыра, моңа рухи әзер булу сорала.

Быел май аенда Казан марафонында катнашуым – алтынчы марафоным булды. Барысы да халыкара марафоннар дәрәҗәсендә йөри, чөнки аларда бөтен дөньядан спортчылар катнаша ала һәм киләләр. Марафон исә утыз бишенче чакрымнан соң башлана, дип әйтәләр. Иң авыры чыннан да финишка дүрт-биш чакрым кала. Анда инде син үзеңә әллә нәрсәләр әйтәсең: нәрсәгә кирәк булды бу миңа, башка чыкмыйм, бүтән йөгермим, җитте, туйдым, финишка килеп җитә алсам, икенче аягымны да атламыйм, дисең. Һәм… финишта барысын да онытасың, әйтерсең лә, син бу сүзләрне әйтмәгән дә…

Марафон принцибы мондыйрак: анда профессиональ спортчылар да, һәвәскәр йөгерешчеләр дә катнаша ала. Чын спортчылар, вакытка, рекорд куяр өчен чаба. Дөнья масштабында билгеле һәр марафонның, әйтик, Берлин, Нью-Йорк, Токио, Мәскәү марафоннарының үз нәтиҗәсе, иң яхшы вакыты була. Берүк төрле трасса түгел бит, кайда таулы рельеф булырга мөмкин, һава торышына да бәйле ул. Һәвәскәр йөгерешчеләргә исә финиш медале медале бирелә. Иң кадерлесе шул аның.

Минем рекордка килгәндә… Былтыр кырык ике чакрымлык Казан марафонын өч сәгать 59 минутта килгән идем. Быел трассаны катлауландырганнар: таулы урыннар күп булды, дүрт сәгать дүрт минутта килдем.

Марафон ул – фәлсәфә. Үз-үзеңне җиңү, нәрсәдер исбатлау. Бер ритмда еракка һәм озак вакыт йөгергәндә кан йөреше шулкадәр яхшыра. Башка әллә нинди уйлар, хыяллар, фикерләр килә. Эш турында, гаилә турында уйлап барасың, планнар корасың. Анда вакыт җитәрлек. Син анда үзең. Кыска вакытта алай түгел, син энергияңне ыргытасың да, шуның белән бетте. Ун чакрым да минем өчен кыска ара, егерме – ярый әле.

Педучилищеда укыганда спортчы, атлет Павел Морев китабын укыган хәтердә. Хәзер дә Алексей Дороховның «Серебрянный бегун» дигән китабын искә төшкән саен укыйм. Мәгълүмат юклыктан түгел – алар белән интернет тулы, теләсәң, ютубта түләүле тренерлар белән дә шөгыльләнеп була. Алтмышынчы елларда нәшер ителгән бу китапларда көчле мотивация алам. Хәзер үзем дә теләгән кешегә киңәшләр бирергә булдырам, багаж бар. Соңгы арада триатлон белән дә шөгыльләнә башладым. Ул – өч спортны берләштергән спорт төре: башта ике чакрым йөзәсең, аннары судан чыгып туксан чакрым велосипедта чабасың, аннары егерме бер чакрым йөгерәсең – ераклыгы 113 чакрымга җыела! Кышын чаңгыны үз итәм. Быел кыш биш старт булды: Сабада унбиш чакрым, Чаллы, Яшел үзәндә утызар чакрым, Арчада – егерме биш, Казанда илле чакрым. Ярышлар турында каян беләсең, диләр. Кызыксынгач, интернетта гел шул күзгә чагыла. Катнашу өчен взнос түлисең дә алга! Дөрес, кием мәсьәләсендә таләпләрне үтәү кирәк: бер тапкыр да киелмәгән яңа кием кию тыела, кырып, җәрәхәтләр алу куркынычы да бар. Былтыр экипировка өчен генә илле меңләп акча түктем. Ансыз булмый. Беренче марафоннарда аяктан икешәр тырнагым төшә иде – бу йә аяк киеме дөрес сайланмаган, я йөгерү техникасы дөрес түгел дигәнне аңлата. Быел өйрәнеп, ул хаталарны төзәттем. Йөгергәндә үз көчеңне тигез бүлә белү дә мөһим. Башта кешегә ияреп, белештерми чабасың икән – аннан ул көчне кире кайтарып булмый.

Спорт минем өчен яшәү рәвеше дисәм, зурлап әйтү булыр. Беренчедән, буш вакытны дөрес файдалану ул. Икенчедән, үзеңне ышанычлы тотарга бер этәргеч. Училищеда укыган елларны искә төшерәм, район үзәгендә җирле малайлар бәйләнергә дә мөмкин группировкалар чоры иде. Тик мин урамда бернәрсәдән курыкмыйча йөрдем. Бәйләнүче дә булмады, курку хисе дә. Зур нәрсә бит!

Ә менә улларымны спорт секциясенә йөртү яклы түгелмен. Алар лицейда укыйлар – икесе дә әлегә төпле белем алуны максат итеп алдылар. Укуны бала вакытта үзләштереп калырга кирәк, вакыт үткәч соң була. Ә спорт белән шөгыльләнү беркайчан да соң түгел.

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары һәм телевидениенең баш мөхәррире

Данил Гыйниятов

Комментарий язарга