Үлем сәгате җиткәндә…

Балачак – үзенчәлекле дөнья һәм ул игътибарга мохтаҗ. Анда кадерле кешең белән уздырган һәр мизгел, һәр минут кыйммәтле. Моны бөтенебез аңлый гына алмый. Ә менә гомере чикләнгән сабыйларга әлеге халәт яхшы таныш…

Балалар хосписы
Узган елның июнь аенда Казанда 20 кечкенә пациентка исәпләнгән беренче хоспис ачылды. Хәзерге вакытта 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен икенче өлеше әзерләнә. «Хоспис» сүзен латинчадан тәрҗемә иткәндә «кунакчыллык» дигәнне аңлата.

Исегезгә төшерәбез: хосписның икенче өлешен төзү өчен 60 миллион сум акча кирәк иде. Бу сумманың яртысын ТР вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бирде.

Хоспис«Бала авырып, гомеренең ахыргы көннәрен яшәсә дә, әти-әниләр генә моңа ышанырга теләми, ниндидер могҗизага өметләнәләр. Йөрәк парәңне югалту хәсрәтеннән дә авыррак нәрсә бар?! Андый вакытта сабыйның янәшәсендә булу бик мөһим. Ул соңгы сулышын әти-әнисе кулында алсын, бернинди авырту сизмәсен. Мин һәрвакыт: бала фани дөньядан киткәндә, шприцлы шәфкать туташы янәшәсендә булганчы, әнисенең итәгенә башын салсын, кулына шоколад тотсын, дим. Аның гомере болай да кыска. Ичмасам, соңгы минутларын якыннары янәшәсендә уздырсын». Владимир Вавилов, Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе

Хоспис – ул дәвалап булмый торган авырулар өчен эшләнгән махсуслашкан медик-социаль оешма. Аның максаты – пациентның соңгы көннәрен бераз гына булса да якты төсләргә күмү, авыртуларын басу. Шулай ук туганнарына психологик ярдәм күрсәтү: газиз кешеңне югалту авыр… Ә әҗәл адәм баласының яшенә карамый…

Медицина статистикасы буенча, Татарстанда ел саен дәвалап булмый торган сырхаулардан 1-18 яшьлек йөзгә якын баланың йөрәге тибүдән туктый. Аларның күбесе өйләрендә үлә. Әлбәттә, кайберләре хәтта тиешле тәрбия дә күрә алмый. Яман шешнең соңгы стадиясе вакытында кеше коточкыч авырту кичерә, авыру органнарга тарала. Сызлануларны составында наркотиклар булган препаратлар гына басарга сәләтле. Ләкин андый дарулар хоспис яки хастаханәдә яткан балаларга гына бирелә.

Хоспис – үлем түшәгендә яткан авыруларны тәрбияләү үзәге ул. Русиядә балалар өчен беренче хоспис 1997 елда Ижау шәһәрендә ачыла.

Бер тарих

Владимир һәм Марина Вавиловларның кызы яман шештән дөнья куя. 2000 елда 2 яшьтә 10 айлык Анжелада кискен лимфобласт лейкоз табалар. 2003 елның 6 февралендә ул күзләрен йома.

«Кызыбыз реанимациядә үлде. Мине аның янына кертмәделәр. Аяк-куллары бәйләп куелган, чөнки шук бала иде. Корсагыннан көпшә чыгып тора, дәвалый-дәвалый эчке органнары янып бетте. Ул вакытта хоспис юк, хастаханәдән ерак китә алмадык», – дип сөйли әңгәмәләрнең берсендә Анжеланың әтисе.

Шул көнне Вавиловлар яман шеш авыруының корбанына әйләнгән балаларга ярдәм итү йөзеннән фонд төзергә карар кыла. 2003 елның мартында лейкемия диагнозы куелган сабыйлар өчен хәйрия фонды оеша. Аңа Анжела Вавилова исемен бирәләр.

Хоспис кагыйдәләре
— Хоспис – баланың соңгы көннәренә кадәр уңайлы шартлар һәм лаеклы тормыш булдыру урыны.
— Без тере кешеләр белән эшлибез. Әмма алар бу якты дөньядан иртәрәк китәчәк.
— Үлемне ашыктырырга ярамый, ләкин гомерне ясалма төстә озайту да мөмкин түгел. Һәркемнең үз ризыгы. Алда ниләр көтәсен беребез дә белми. Без пациент гомеренең соңгы чорындагы юлдаш кына.
— Бу дөньядан китәргә җыенган авырудан акча сорарга ярамый. Эшебездә мәкерлеккә урын юк.
— Ялгыз гына пациентның авыртуын баса, күңел ярасын дәвалый алмыйбыз. Авыруның үзе, туганнары белән бергә булганда гына зур көч туплана.
— Пациент һәм аның якыннары – бербөтен. «Гаилә»гә кергәндә игътибарлы бул! Хөкем чыгарма, ярдәм ит!
— Авыру дәвалауга бирешми икән, бу кул кушырып утырырга сәбәп түгел. Сәламәт кешегә вак-төяк, чүп булып күренгән тормыш нечкәлекләре дә авыру зат өчен тирән мәгънәгә ия.
— Һәркем үзенчәлекле. Пациентка үз фикереңне тагарга ярамый. Ул безгә күбрәк гыйбрәт, дәрес бирә.
— Пациентны ничек бар, шулай кабул ит. Хәтта ул ачуланса да. Нидер эшләгәнче – кешене аңла, аңлаганчы – якын күр.
— Хакыйкатьне ишетергә һәм ихлас булырга өйрән. Пациент дөреслекне белергә тели, моңа әзер икән, ничек бар, шулай сөйлә… Әмма ашыкма.
— Көтмәгәндә авыруның хәлен белү зур әһәмияткә ия. Пациентлар янына ешрак кил. Килә алмыйсың икән, шылтырат. Шылтыратырга мөмкинлегең булмаса, аны исеңә төшер һәм… ничек тә телефон номерын җый.
— Пациент яныннан китәргә ашыкма, янәшәсенә барып утыр. Вакыт ничек кенә кысан булса да, кулыңнан килгәннәрне эшләргә тырыш. Мәрхүмнең туганнары белән аралашу да мөһим.
— Хоспис – пациентларның йорты. Без бу өйнең хуҗалары, шуңа да аяк киемеңне алыштырырга һәм үзеңнән соң чәй эчкән чынаякны юып куярга онытма.
— Хосписның абруе – синең дәрәҗәң.
— Без белергә тиешле төп әйбер – сиңа бик аз нәрсәләр мәгълүм.

Бала хәсрәте күрергә язмасын

Айдар һәм Вәзинә Зиннуровлар хосписта җиде яшьлек уллары Сәйфулла һәм дүрт яшьлек кызлары Хәнифә белән яши. Моннан бер ел элек малайның башында ямаш шеш тапканнар. Операция ясаткач, баланың хәле яхшырган, яшьтәшләре белән йөгереп, уйнап йөргән. Әмма куркыныч авыру кабат үзен сиздергән. Авыртулар, сызланулар… Шешнең үсүен туктатуда медицина көчсез булгач, Зиннуровларга гаиләләре белән хосписка барырга тәкъдим иткәннәр. «Улыбыз сызлана, авыртуын басарга кирәк. Хосписта бу мәсьәлә каралган, мөһим препаратлар һәрвакыт бар, дару эзләп йөрмибез. Сәйфулланың соңгы көннәрендә гаиләбез белән аның янәшәсендә торабыз. Һәрнәрсә Ходайдан, сынауларга да сабыр итәргә кирәк», – ди алар.

Энзилә Нургалиева хосписка 7 яшьлек кызы Алия белән килгән. Кызчык тиешле вакыттан иртәрәк туган, гәүдә авырлыгы да кечкенә булган. Бер елдан аңарда ДЦП (балалар церебраль параличы) икәнлеге ачыкланган. Шуннан бирле Энзилә ханымның тынычлыгы югалган. Ул бердәнбер нарасые – Алиянең сәламәтлеге өчен көрәшә. Хастаханәләрдә ятып дәваланалар, тернәкләндерү үзәкләренә йөриләр, өйгә табиблар чакыралар, үзләре генә дә шөгыльләнәләр. Әлбәттә, әлеге хезмәтнең нәтиҗәсе дә юк түгел. Алия мөстәкыйль рәвештә аягында басып тора, тезләнеп йөрергә өйрәнгән. Ул сәләтле бала. Сәнгатьле итеп шигырь сөйли, җырлый. Әнисенең теләге бер генә: кызчыгы тизрәк йөреп китсен, башка балалар белән бергә уйнасын иде дип хыяллан ана. Аның өчен Алияне Мәскәүдә дәваланырга алып бару зарур. Андагы табиблар зәңгәр тасма белән чәчен үреп куйган кызчыкны күптән көтә икән. Моның өчен 150 мең сум акча гына җыярга кирәк.

Эльвира улы белән Мендеелевск шәһәреннән килгән. Яман шеш диагнозы турында бер ел элек белгәннәр. «Кызганыч, шәһәребездә шушы куркыныч авыру белән очрашкан балаларда мондый шартлар юк. Монда үзебезне якланган кебек хис итәбез. Аны төзегән кешеләргә рәхмәт әйтү генә аз», – ди бичара ана.

Марина биредә ике баласы – 6 яшьлек кызы Кира һәм җиде айлык улы Иван белән ята. Кираны авыр таба ул. Алты айдан нарасыйда ДЦП икәне беленә. Хәзер кызчыкка 6 яшь. Туганнан бирле хастаханә юлын таптасалар да, өмет юк диярлек…

«Идел» журналы хезмәткәрләре, редакциябезнең якын дусты, «Ком анимациясе» мәктәбе җитәкчесе Алинә Хәйруллина белән Анжела Вавилова исемендәге хосписка барып, балаларга тамаша күрсәтеп, күчтәнәчләр өләшеп кайтты. Әлбәттә, бу гына сабыйларның сызлануларын баса, әти-әниләренең җан яраларын дәвалый алмый. Шулай да алар бераз гына булса да дөнья мәшәкатьләрен, авыртуларын онытып торганнардыр дип ышанабыз. Һәм әлеге язманы укыган һәркемне хоспистагы балалар язмышына битараф калмаска чакырабыз.

Балаларга ничек ярдәм итәргә?

Анжела Вавилова фондының сайтында www.angela-vavilova.ru ярдәмгә мохтаҗ сабыйларның фотосурәтләре урнаштырылган. Дәвалану, медицина процедуралары, операция, дару, тәрбия – барысына да акча кирәк. Йөрәгендә бераз гына җылылык, наз булган кеше һичьюгы 50 сум белән Фондка булыша ала. Аның өчен 7715 номерына «Анжела 50» дигән СМС-хәбәр юлларга кирәк.

Анжела Вавилова фондының реквизитлары
420039, ТР, Казан шәһәре, Ак.Королев урам, 67 йорт.

Исәп-хисап счеты 40703810600020000198 «Ак Барс» банкта,
к/сч 30101810000000000805
БИК 049205805
ИНН 1660064436
КПП 16580100

Комментарий язарга