Телебезне яклый алмадык…

Беләм, әби, рәнҗисеңдер безгә.
Телебезне яклый алмадык…
Мәктәпләрдән аны куган чакта,
Башны түбән иеп без калдык…, — дип ачына туган телебез турында Лилия Җамалиева…

Төш

Бүген төштә әбиемне күрдем,
Үпкәләгән сыман тоелды…
Елмаймады карап күзләремә,
Никтер, миннән читкә борылды…
…Уяндым да, күргән бу төшемне
Кабат-кабат искә төшердем.
Ник рәнҗеде икән әбием, дип,
Гамәлләрем күздән кичердем.
…Уйга чумып, эшкә атлаганда,
Таныш тавыш килде колакка.
— Исәнме, апам! — диеп, бер укучым
Килеп керде минем кочакка.
Укучымның җылы карашыннан
Күзләремә яшьләр килделәр…
— Исән әле, тик… телебез генә…
Иреннәрем шартлап киптеләр…
Шулчагында бүген төнлә күргән
Мин төшемне искә төшердем…
…Әбиемнән өргән салкын сулыш
Каз тәннәре булып йөгерде…
Беләм, әби, рәнҗисеңдер безгә.
Телебезне яклый алмадык…
Мәктәпләрдән аны куган чакта,
Башны түбән иеп без калдык…
Синең кебек әле тагын да
Рәнҗидер күк безгә Тукайлар…
— Нәрсә булды сиңа, татарым? — дип
Дәшә кебек Җәлил, Туфаннар…
…Мескен түгел, горур идек тә бит…
Нигә шундый хәлгә калдык соң???
Кичерерме безнең хаталарны
Газиз халкым,
Бабайларның рухы,
Килер буын…
Әбиемне күрдем әле бүген…

Туган телем язмышы

Кая бара икән бу дөньялар???
Бернәрсәгә булмый ышанып.
Өмет өзелеп, ярсып кага йөрәк:
“Телсез каласың бит, и халык!”
Татар булуыма горурланып,
Шушы көнгә кадәр яшәдем.
Урыс түгел, татар нәфрәтеннән
Тыя алмыйм аккан яшьләрем…
“Үз телемнән мин баш тартам!”, — диеп,
Ак кәгазьне язган тутырып…
Бу хәлләрне белсә бабасы,
Каберендә елар утырып…
И Ходаем! Нишләргә соң безгә???
Аталар бит телне чүплеккә…
Бу хәлләргә исе китми генә
Кемдер карап тора бер читтә…
Мондый эшкә ничек түзмәк кирәк???
Үкенергә калмыйк соңарып.
Үги бала сыман үз иленнән
Телем чыгып бара куылып…

***

“Телебезне бетерәләр”, — диеп,
Шигырь арты шигырь языла…
Сүзен әйтер вакыт килеп җиткәч,
Курка татар, курка, тартына…
“Телебезне бетерәләр бугай”…
Халкым иртән тетрәп уяна…
Янәшәдә
Нигә кирәк, диеп, туган телем,
Татар яный туган халкына…
Бу хурлыкка ничек түзәр йөрәк???
Китәр төсле беркөн ярылып…
Үз илемдә телгә, милләткә
Һөҗүм барган чакта ябырылып.
Кайда соң сез газиз халкымың
Курку белмәс батыр уллары?
“Телебезне бетертмибез!” диеп,
Күтәрикче башны югары!
Татар дигән горур исемебезне
Саклап калыйк әле, татарым!

Үзебезгә багышлыйм

Татар теле мөгаллиме,
Ник син дәшмисең?
Бар гаепне «өстән» күреп,
Тыныч яшимсең???
Дәресләрең тартып алып,
Ятка бирделәр.
Чирек гасыр хезмәтеңә
Чүплек, диделәр.
Горурлыгың кайда синең???
Ник соң дәшмисең???
…Башың аска иеп кенә
Дәрес бирәсең…

…Син дә әллә сатылдыңмы,
Милләт сакчысы???
Хәзер инде телебезне
Кемгә яклыйсы???
Киләчәккә диеп аны
Кемгә саклыйсы???
Телең йоттыңмы соң әллә,
Нигә дәшмисең???
Татар теле мөгаллиме,
Ахры
Шок хәлендә син…

1

 

Комментарий язарга