Лилия Сәләхетдинова: “Мин көзләрдә яши генә башлыйм…”

Көзнең беренче көнендә Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары, “Бер-беребезгә булышыйк” проекты кураторы, бик күп шигырьләр, иллегә якын җыр, 4 китап авторы, киң күңелле, гаҗәеп кеше –  Лилия Сәләхетдинова белән очрашу үткәрде.

Чара әңгәмә рәвешендә барды, “Әллүки” иҗат берләшмәсенә йөрүче студентлар Лилия апаның шигырьләрен сөйләде.

Лилия Сәләхетдинова кечкенә чагында психолог яки журналист булырга тели, үзлегеннән мәкаләләр яза, әмма аның тормыш юлы шигърият белән бәйләнеп китә. Беренче шигырьләрен 9 яшендә иҗат итә башлый. Алар туган авыл турында була. “Сүзләр җыеп утырганнан туган шигырь” – дип әйтә ул тәүге шигыре хакында. Аның поэзия өлкәсенә кереп китүендә Фәнис Яруллин, Разил Вәлиев йогынтысы бик зур була, шуңа өстәп Лилия апа кечкенәдән калын-калын китаплар укып, камилләшеп үсә. Проза өлкәсендә дә сынап карый үзен, әмма шигырь язу аның күңеленә ныграк хуш килә. “Кеше үзенең юнәлешен табарга тиеш, минем юнәлеш – шигърият” – ди ул.

Иҗат эше белән генә шөгыльләнеп калмыйча, Лилия Сәләхетдинова “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә эшли, төрле хәйрия проектлары оештыра. Ә барысы да үз авылында үткәрелгән иҗат кичәсеннән башлана. Аны Казанга чакырып алалар. Башта ул волонтер буларак катнаша, аннары инде үзе дә проектлар оештыра башлый. Шуларның берсе – “Бер-беребезгә булышыйк”. Әлеге проектның асылы – сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә ярдәм итү. Ике атна дәвамында катнашучылар экскурсиягә, театрга бара, танылган җырчылар, артистлар белән очраша.

Лилия Сәләхетдинованың илһам чыганагы – көз, аеруча сентябрь ае. “Яши башлыйм сары көзләрдә”, Көзге ромашкалар” , “Көз бит ул – түгел пычрак”, “Көз ае” шигырьләре әлегә сүзләргә дәлил булып тора. Көз турындагы шигырьләрдән тыш, аның: “Бәхет ул мәхәббәттә”, “Кем янда авыр чакта?”, “Үкенечсез булсын гомерләр”, “Сукмагымны ахры таптым”, “Чумам хыял дөньясына” һәм башка бихисап матур һәм тирән мәгънәле шигырьләре бар. Шулар арасында иллегә якын җыр да бар. Иң беренче җыр текстын ул 2007 нче елда яза. Лилия апа иҗат иткән җырларны Айрат Сафин (“Барысы да Ходай кулында”), Гөлназ Шакирова (“Мәхәббәтсез булмый дөньяда”), Булат Җиһаншин (“Табигать күңеле”), Ландыш Султеева (“Апа, абый”), Әнвәр Нургалиев (“Үкенечкә калган мизгелләр”) һәм башка җырчылар башкара.

Үзен төрле өлкәдә сынап караучы, киң күңелле, кешеләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузучы гаҗәеп көчле шәхес – Лилия Сәләхетдинова белән очрашу күңелгә шифа бирде, үз тормышыбыз хакында уйланырга урын калдырды.

Лилия

Комментарий язарга