Лилия Рә. Шигырь

Дуслар! «Идел» журналы сайтында үзегезнең иҗат җимешләрегезне дә бастырырга мөмкин. Кемдер журнал битләренә чыгарга ояла, кемдер виртуаль дөньяны ярата. Безгә языгыз! Әлегә Лилия Рә сүз ала…

..Балачакта
җәйләр озын иде,
Бер ел кебек иде hәр көне.
Хәзер
әллә көне кыска, әллә төне —
сизелми дә үтеп киткәне..
..Ул чакларда
карлар хәтәр иде —
Баштүбәңне өч кат күмәрлек.
Хәзер
әллә буйлар озын,
әллә карлар алай
ишеп яумый исең китәрлек..

..Шәһәр урамнарын атлау җайлы да соң,
Күңел генә hаман авылда —
Көртләр ерып сукмакларда йөри,
Тарткалаша шунда калырга.
..Ә хәтерем
яши балачакта —
Ялан тәпи
Эзләр тезә елга ташына,
Туган авыл чирәмендә ауный
Талларында таган атына..

..Балачакта
таллар биек иде,
гомергә тиң иде җәй көне..
..6-7 яшьлек бала фикеремә
чиксез иде кеше гомере..

Лилия Рә

Лилия

Комментарий язарга