Өлкәннәрнең нигә кирәге бар?

Бер әкият искә килеп төште. Борын-борын заманда булган ди бер патша, аның бик тә сәер карары булган. Аерым бер яшьне үтеп киткәннәрне, ягъни картларны үтертә торган булган ди бу. Шулай бервакыт патшалыкта кыенлыклар, чишә алмый торган мәсьәләләр килеп чыккан. Патшага беркем дә ярдәм итә алмаган ди. Шунда бер гади егет килеп, аңа барысын да аңлатып биргән. Патша гаҗәпкә калган, егетнең акыллы булуына аптыраган һәм аның йортын тикшереп карарга әмер биргән ди. Ни күрсеннәр…

Мич өстендә егетнең әтисе ята икән, егеткә бар киңәшләрне дә ул биреп барган. Әлеге әкият, минемчә, барлык сорауларга да җавап бирә. Үткән белән хәзергене тоташтырып торучы басманы нәкъ менә өлкән яшьтәгеләр тәшкил итә. Аларда булган акыл, зирәклек, тапкырлык алдагы буынга тапшырылып бара. Шул рәвешле “патшалык” үсә, чәчәк ата. Ә мондый киңәшләрдән мәхрүм калган җәмгыять беркайчан да уңышка ирешә алмый.

Адашып калганда юл күрсәтер өчен, ничек бар шулай кабул итәр һәм яратыр өчен ярый әле өлкәннәр бар. Минем өчен үрнәк тә, таяныч та – ике әбием һәм бабай. Алар янында үзеңне ничектер рәхәт, тыныч хис итәсең. Мин кечкенә чакта без өлкәннәр көне уңаеннан концерт чарасы үткәрә идек. Шулай ук үз кулларыбыз белән ясап котлау хатлары бүләк иткән хәтердә. И ярата идек шулар белән әби-бабайны сөендерергә. Хәзер шул вакытларны янәдән күз алдына китерәм дә, алар да нык сөенгәннәрдер дип уйлап куям. Сөенми мени соң? Өлкәннәребез безнең бәхет-шатлыкларны, мәхәббәтне тоеп яшиләр дә бит инде. Әлеге бәйрәмдә дә иң зур бүләк – ул без.

Өлкән кеше – ул дәрәҗәле, акыллы, сабыр, зур кеше. Ләкин берничек тә карт түгел. Кызганыч, хәзерге җәмгыять аларны күбрәк шулай итеп кабул итәргә өйрәнгән. Бераз тиле, авыру, сабый бала шикелле эчкерсез. Шуңа күрә, яшь буында аларга карата хөрмәт тә кадер дә тәрбияләнми. Адым саен этеп-төртеп, юкка тиргәлеп йөрергә мәҗбүр булган өлкәннәребез шактый. Яисә тыңламыйлар, санга сукмыйлар, “нишләп йөрисең инде” дип борып кайтарып җибәрәләр. Ниндидер яшьтән соң син җәмгыять баскычыннан төшеп каласың дигән сүзмени? Хәер, монда гаепләнүчеләр дә гаепләүчеләр дә үзебез. Үз гамәлләребез белән шундый мөгамәлә булдырганга бүтән берәүне гаепләп торудан файда юк. Ата-анасын картлар йортына илтеп тапшырган “зурларны” күргән бала, әлбәттә, киләчәктә үзе дә шуннан үрнәк алачак.

Беркайчан да өлкәннәргә карата начар фикердә булырга кирәкми. Кадер-хөрмәт дигәннәре үзебез шул яшькә җиткәч безгә дә кирәк булыр. Җир шарында барыбызга да урын җитә. Ә өлкәннәребез безгә тормыш итәр, файдалы киңәшләрен бирер, шатлыгыбызга сөенер, ярдәм итәр өчен бик тә кирәк.

Комментарий язарга