Әлмәттә теннис ярышы үткәрелә

11 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр Казан теннис академиясендә 16 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында Tennis Europe – Tatar Cup 2017 халыкара турнир узачак. Элек өченче категорияле турнир Әлмәттә Tennis City спорт үзәге кортларында үтә иде.
Ярышларның квалификация этабы 11 һәм 12 ноябрьдә узачак, ә бүген, дүшәмбе 13 ноябрьдән теннисчылар төп бүләк өчен егетләр һәм кызлар арасында ялгыз һәм парлы разрядларда көрәшәчәкләр. Казан турнирында җиңү өчен көрәшәчәк 50-дән артык теннисчы арасында Татарстан җыелма командасының 7 вәкиле дә бар.

E

Комментарий язарга