Лядской бакчасында “Вакытларны тоташтыручы җеп” дип аталган гражданлык акциясе узачак

Ел саен 18 майда  дөньяның барлык почмакларында Халыкара музейлар көнен билгеләп үтәләр. Мәгълүм булганча, музей – тарих көзгесе, аның аша без үткәннәребез турында  беләбез, киләчәгебезне таныйбыз.

Музей хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрен 1977 елда, Халыкара музейлар шурасында  International Museum Day буларак игълан иткәннәр. 1978 елда йөз илледән артык ил бу тәкъдимне  хуплап, Халыкара музейлар көнен бәйрәм итә башлый.  Шушы көнне музейлар яңа экспозицияләр әзерләп, барлык теләк белдерүчеләрне музейларны түләүсез генә карарга чакыра. Тематик лекцияләр, экскурсияләр, фәнни укулар, фестивальләр оештыралар. Соңгы елларда аеруча популярлык казанган фестиваль  – “Музейлар төне”. “Казан” милли мәдәният үзәге дә әлеге масштаблы проектлардан калышмый.

Башкалабызда музейлар бихисап — 34 дәүләт музее һәм берничә җәмәгать һәм шәхси галереяләр. Аларга бик яратып йөри торган туристлар саны елдан ел арта.  Музейлар аша җәмгыять тарихи-мәдәни мираска үзенең карашын белдерә.

“Казан” милли мәдәният үзәге – мәдәният оешмалары берләшмәсе. Милли мәдәният музее, Казанның меңьеллыгы музее, Бакый Урманчы музее, Константин Васильев исемендәге картина галереясе, Илдар Зарипов исемендәге галерея-студия, Әмир Мәҗитов музее, “Тарих китабы” мемориалы — һәрберсе үзенә генә хас үзенчәлеккә ия. Халыкара музейлар көненә музей клмплексы Бауман урамында “Таныш булыйк” дип аталган программа оештыра. Шәһәр филармониясе коллективлары тарафыннан төзелгән “Казан сөлгесе” концерт программасы, музей комплексын тәкъдим итү чарасы, милли мәдәният музее экспонатларына нигезләнеп төзелгән “Борынгы сандык сөйләгәннәрдән…” блиц-викторинасы, “Рәсемне буя” чарасы – болар барысы да сезнең хозурга.

Быел музей комплексы Казандагы иң гүзәл урыннарның берсе Лядской бакчасында 18 майда “Вакытларны тоташтыручы җеп” (“Времен связующая нить”) дип аталган гражданлык акциясен уздыра. 13.00 – 17.00 сәгатьтә биредә ун мөстәкыйль иҗади мәйданчык эшләячәк. “Әдәби ишегалды”, “Урманчы академиясе”, “Елмаеп яшик”, “Язгы күчтәнәч”, “Ял иткән арада”, “Лукоморьега сәяхәт”, “Рус мирасы” дигән мәйданчыкларны күзәтеп чыкканнан соң, һәркем күңеленә хуш килердәй шөгыль табар, кул эшләре буенча остаханәләрдә, рәсем буяуда һәм эстафетада катнашыр дип ышанабыз. Әлеге бәйрәмдә шулай ук сәнгать әһелләренең чыгышларын күреп булачак.

Алда сөйләп узган акцияләр музейларның бина диварлары белән генә чикләнмичә, халыкка якынаюының матур традициягә әверелеп баруының ачык мисалы. Шул рәвешле музей эшенә кызыксыну уяна һәм аудиторияне киңәйтүгә зур өлеш кертелә. Түбәндәге адрес буенча әлеге  чарага чакырабыз: Казан шәһәре, Горький урамындагы Лядской бакчасы (Гавриил Державин һәйкәле артында).

Комментарий язарга