Мәйданда – АЧЛЫК… (ФОТО)

Туксанынчы еллар башында көчле сулыш алган азатлык хәрәкәтенә «Идел» журналы хезмәткәрләре дә кушыла. Газинур Морат шундыйларның берсе. 1991 елның маенда ул да сәяси ачлык тотуда катнаша.

1991 елның маенда Газинур Морат бер төркем милләт җанлы кешеләр белән Ирек мәйданында игълан ителгән сәяси ачлык тотуда катнаша. Ул чакта әлеге каһарманнар тырышлыгы белән дә Татарстанда Русия президенты сайлаулары узмады. Соңрак Г. Морат шул вакыйгалар уңаеннан «Ачлык» поэмасын иҗат итә.

Морат

1991 елның май урталары. Нәкъ җырдагыча – алмагачларның чәчәккә узган чаклары.

Казан шәһәре утлы таба сыман чыжлап тора. Әгәр ул-бу була калса, тәмуг сакчылары йөрәгеңне шул табага салып кыздырачак.

Ирек мәйданы күзгә күренмәс чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алынган. Бүген ул Лонг-Кеш төрмәсен хәтерләтә.

Мәйданда – АЧЛЫК. 1981 елда ун ирланд егете Лонг-Кеш төрмәсендә сәяси ачлык тотудан һәлак булган иде.

Безнең башка ниләр язды икән?

Үлем турында уйлыйсы да килми. Ачтан үлү коточкыч авыр, диләр. Г. Ибраһимовның «Адәмнәр»ен укыгач, моңа үзең дә ышанасың.

Ихтимал, мең еллар дәвамында ураза тотып яшәгән халык ачлыкны җиңелрәк кичерәдер. Аның вөҗүде ачлыкка тизрәк җайлашадыр.

Хәер, безнең тарих болай да ачлыктан тора. Без инде 1552 елдан бирле ачыгабыз. Кайчандыр болгар бабаларыбыз урыс халкын ач үлемнән саклап калган.

Ә без ачыгабыз…

Морат1

***
Ач торабыз.
Ачыгабыз.
Ачынабыз язмышка.
Безнең тәкъдир-язмышларны
Иблис тә шул язышкан.

Ач торабыз.
Ачыгабыз.
Ашыгабыз… җиңәргә.
Ачынабыз…
Дәҗҗал булып
Әҗәл баскан иңнәргә.

Ач торабыз. Ачыгабыз.
Ашкынабыз иреккә.
Ә дәҗҗалдан юк котылу –
Ханбикәңне биреп тә.

Ач торабыз. Ачыгабыз.
Качкыннар без. Качаклар.
Бәхет эзләп чәчелгәнбез –
Без бәхеткә ач татар.

Ачыгабыз. Ач торабыз.
Баш орабыз ташларга.
Держиморда гөрзиләре
Төште безнең башка да.

Ач торабыз. Ачыгабыз.
Асылда без –
Үлемсез.
Үлгәндә дә тик яртылаш
Үләрбез без –
Күрерсез.

Комментарий язарга