Мәскәүдә татар булу җиңелме?

Мәскәүдә татар яшьләре нишләп ята? Мәскәүдә татарча белүче бармы икән? Илнең баш каласына юл тотканда кызык өчен генә үз алдымда әнә шул сорауларга җавап табуны максат итеп куйган идем. Форсаты да килеп чыкты: Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында эшләп килгән яшьләр оешмасы «Хәрәкәт» дигән проект уздыра һәм төрле өлкәләрдә үзләрен күрсәткән яшьләргә бүләкләр тапшыра икән. Сорауларның күп өлешенә әнә шул чарада җавап таптым.

МЭСКЭУ

 

Подзаголовок / Адым саен татар

…Мәскәүгә килеп төшкәч тә, әлбәттә, иң беренче эш итеп шәһәр буйлап сәфәргә чыктым. Салкын көн булганлыктан, теге яки бу «объектта» озак торып булмый. Үзенә күрә экспресс-экскурция булды бу.

Кызыл мәйданга килгәндә иртә иде әле. Мәйданда мин дә, анда-санда тагын берничә кеше. Берәү телефонына фотога төшерүемне сорады. Төшердем дә, «йөзең татарга ошаган», дип шаяртып алырга булдым (урысча, әлбәттә). «Я же татарин» дигәч, салкын көн кояшы тагын да яктырып китте кебек. «Шулаймыни?» дигәнемне (бу юлы инде татарча) сизми дә калдым. «Да!» – ди бу. «Мишәрме әллә?» – дим. Тагын – «Да!». Кызыл мәйданда Чистай егетен очрату әллә ничекләр килеп чыкты. Китап язарга уйлап, йөз кеше арасыннан татар эзләп карасаң да, бәхет елмайсмаска мөмкин. Ә монда иртәнге сигездә якташымны очрату могҗизага тиң иде. Илнур чистайларча «ч»лаштырып сөйли, үзе Самарада эшли, эш белән Мәскәүгә җибәргәннәр булып чыкты.

Ярый, якташым белән аерылыштык та, «Чыпчык таулары»на киттем. Барам шулай метрода. Метро ыжгыра, кешеләр сөйләшкәне ишетелми дә кебек. Шулай инде үземә кирәкле станциягә килеп җиткәндә генә берәүнең: «Дарулар алдыңмы? Чирли күрмәгез. Грипп булмасын. Кичкә кайтам», – дигән сүзләре игътибарны җәлеп итте. Бер апа телефоннан сөйләшеп бара икән. Гаҗәпме? Мәскәү кадәр Мәскәүгә кил дә, икенче тапкыр инде татар телен ишет әле син! Әлбәттә, янына килдем. Эндәштем. Татарча эндәштем. Апа шулай ук аптырап калды, мескенкәем. Метро ыжгыра, алай да сөйләшергә тырышабыз. Наилә апа Актаныш якларыннан булып чыкты. Туган авылы су астында калган икән (исемен атады, ләкин метро тавышы авыл исемен үзе белән очырды). Казан университетын тәмамлагач та, кияүгә чыккан һәм Мөслим егетенә кияүгә чыгып, Мәскәүгә киткән. Кызганыч, ике станция арасында танышырга гына өлгердек. Миңа төшәргә туры килде.

Ярый, Чыпчык тавында йөрдем, телескоп ише нәрсәдән шәһәрне күзәттем дә, такси чакырдым. Телефон экранында машина маркасы, номеры һәм йөртүченең исеме чыкты. Шавкат! Казаннан китмәгән дә кебек булды бит әле бу? Ә мин «Мәскәүдә татарча белүче бармы икән?» дип сорау биргән булам үземә. Дөрес, Шәфкать татар булмады, үзбәк икән. Ләкин чытырдатып үз телебездә сөйләшеп, аңлашып бардык шулай тиешле җиргә.

 

 

 Мәскәүдә — Татар яшьләре көне

…Мәскәү сәүдә үзәкләренең берсендә узган «Хәрәкәт-2017» чарасына килеп эләккәч, татар йөзле, калфак яки түбәтәй, милли бизәкләр төшерелгән киемнәр кигән егет һәм кызларны күргәч исә, мин, гомумән, әйтерсең лә ябык бинада уза торган Сабан туена эләккәндәй булдым. Анда татар җыры, монда татар музыкасы… Әнә рәссам Эльвира Әсәдуллинаның татар һәм ислам дөньясына багышланган рәсемнәр күргәзмәсе… Казаннан килгән Илгиз Шәйхразиев, Гөлназ Асаева, Ришат Әхмәдуллин, Тәбрис Яруллиннар да шунда. Мәскәү татар мәдәниятен үз кулларында тотучыларның берсе – Казан кызы Сөмбел Билалова әле теге җырчыга, әле бу номерга киңәшләрен бирә, чараның мәдәни өлеше өчен борчыла. Яшьләр белән аралашырга һәм котларга дип, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та килгән иде. Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле җитәкчесе Равил Әхмәтшин белдергәнчә, бу чара үзенә күрә Татар яшьләре көне дип аталырга лаек икән.

Хәрәкәттә – бәрәкәт… Егетләр-кызлар әлеге чарага әнә шундый мәгънәле шигарь уйлап тапкан. Моны үзенең видеокотлавында Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та билгеләп узды: «Молодцы сез! Исегездә тотыгыз: хезмәт кешене кеше итә. Мин үзем гомерем буена шушы шигарьгә тугры калырга тырыштым. «Уңышның сере нидә?» – дип сорыйсыз. Мөгаен, әлеге сорауга төгәл генә җавап юктыр, һәр кешенең язмышы үзенчә корыла. Әлбәттә, барысы да балачактан килә. Мәсәлән, мин авылда үстем, гаиләдә тугызынчы бала. Сабый чакта хезмәт белән мәшгуль идек. Авылда ялыну яки мәҗбүриләү кабул ителмәгән. Авылдашларым, әти-әнием, абый һәм кыз туганнарым үзләренең тәртибе, хезмәткә мөнәсәбәте белән бездә җаваплылык тәрбияләделәр», – дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәрип улы зал тулы яшьләргә.

 

 

«Татарстанныкы булмаганнар да татарга хезмәт итә»

Зал чыннан да шыгрым тулы иде. «Бирегә мең кеше сыя», – диде безгә вәкиллек каршында эшләүче яшьләр советы җитәкчесе Эмиль Фәйзуллин. Ошбу чарага кадәр шушы ук залда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та яшьләребез белән очрашкан иде. Кемнәр соң ул Мәскәүдәге татар яшьләре, нишли алар, кайлардан җыелганнар – бу сорауларны Эмильнең үзенә юлладык.

– Мәскәүнең сигез уку йортында татарларның якташлык оешмалары гамәлдә. 2012 елда татар яшьләре союзы буларак, ә бер елдан Равил Әхмәтшин тәкъдиме белән без даими вәкиллек структурасында эшли башладык. Биш ел шушы советны җитәклим.

Мин үзем Башкортстаннан. Гомумән, безнең татар яшьләр арасында Башкортстаннан егетләр-кызлар бик күп, аларны хәтта төп активыбыз дип тә атарга була. Эшчәнлегебез вәкиллек алып барган план буенча башкарыла. Мәскәүдәге югары уку йортларында белем алучы татар яшьләрен тагын да активлаштырасыбыз килә. Менә бүген дә сигез вуз вәкилләренә егерме мең сумга грантлар тапшырдык.

Ел саен Татарстаннан бик күп яшьләр Мәскәүгә укырга килә. Ләкин… ел саен Мәскәүдән бик күбесе кире үзләренә кайтып та китә. Башкортстанга кайтып китүчеләр турында бик аз ишетәм. Әлбәттә, бу Татарстан Президентының кадрларны, талантларны республикада калдыру, кызыксындыру, тиешле шартлар булдырып кире кайтару сәясәте белән дә бәйледер, ул бу хакта даими искәртеп тора. Иннополиска да кайталар, Казанга, Әлмәткә, Түбән Камага, Баулы, хәтта районнарга-авылларга да кайталар. Рөстәм Миңнеханов белән очрашулар да үз ролен уйный. Соңгы очрашу вакытында да биредә укучы, хәтта яшәүче татар егетләре һәм кызлары Президентка шул ук тел мәсьәләсе, икътисад һәм сәясәт турында сорауларга җавап алды. Мәскәүдән Татарстанга алар инде башкачарак күзлек белән карый, ситуацияне төрлечә бәяли, ә очрашулар исә төрле вәзгыятькә җавап-аңлатмаларны турыдан-туры алырга мөмкинлек тудыра. Иң мөһиме, Татарстанныкы булмаган егетләр һәм кызлар да (әйтик, кайбер вузларда безнең республикадан студентлар юк та), татарга гына түгел, Татарстанга да хезмәт итә, Татарстанны ярата, белә, таный, дип әйтә алабыз.

 

 Якташлар…

Шулай теге татарны, бу татарны сөйләштереп йөргәндә, берәүнең миңа йөгереп килгәнен күрдем. Бәрәч!!! Аксубай кызы Гөлназ! Райондашымның Мәскәүдә икәнен уйлап та карамаган идем. Ә ул биредә икән. Дәрәҗәле эшеннән тыш, буш вакытында татар оешмаларында эшли булып чыкты…

…Самолетым очу сәбәпле, мин әлеге чарада ахырына кадәр була алмадым. Анда әле төне буе татарча дискотека гөрләгән. Интернет аша гына таныш булган авылдашым (безнең авылга шәһәрдән кайта торган була, ләкин миннән кечерәк сәбәпле, күрешеп аралашкан юк иде, социаль челтәрләрдә генә аралашабыз) аэропортка илтеп куяр өчен бизнес-класстагы такси чакырткан иде. Аэропортка килеп җиткәндә, тагын бер авылдашым шалтырата: «Радик абый, эчкә кереп торма, күрешеп алыйк әле». Гуманитар институтны тәмамлаган Рәмзис белән КДУның татфагында укыган Алия (Саба кызы), гаилә корып, инде шактый вакыт матур, шәп итеп Мәскәүдә яшиләр. Аэропорттан ерак түгел бер кафеда туйганчы сөйләштек. Күңел булды…

Шулай итеп көн дә үтеп китте. Ә мин «Мәскәүдә татарча белүче бармы икән?» дигән сорау биргән булам тагын…

Мәскәүдә татар булып яшәү кыенмы?

            Эльвира Әсәдуллина:

– Кызык сорау, бу турыда уйланганым юк иде. Булгалый икән шул. Миңа да «үз илеңә кайтып кит» диючеләр булмады түгел. «Мин – Русия кызы» дип җавап биргәнемне хәтерлим. «Син урысча дөрес сөйләшмисең, көйләп сөйлисең», – дип әйтүчеләр дә очрап тора, шул «көйләвемне» матур диючеләр дә шактый. Үземдә һәрчак татар атрибуты бар, бәлки шул да игътибарны җәлеп итәдер. Кемгәдер ошарга мөмкин, кемгәдер юк. Ләкин беркемгә дә бернинди үпкә-дәгъвам юк.

Вәсилә апа, Нижгар татары:

– Хәзер бернинди проблемалар юк инде. Әйе, элеккеге елларда кырын карашны шактый сизә идек. Әле дә исемдә: хастаханәгә ашыгыч ярдәм сорап баргач, фамилияне ошатмыйча, дәвалауны һаман суздылар. Партбилетымны күрсәтеп, тавыш күтәрә башлагач кына ярдәм күрсәттеләр.

Илдар Фәйзуллин:

– Социаль челтәрләр Мәскәү яшьләрен берләштерү өчен бик яхшы чара булды әле. Бу кичәгә килгәндә, шул турыда уйлап куйдым. Төрле төркемнәрдә аралашып, шунда ук мобилизация мөмкинлеге туа. Юк, шәхсән үзем татар булуымда бернинди проблема да күрмим. Йөргән кызым да татар, Аллага шөкер! Татар яшьләре арасында йөри-йөри бизнес өчен дә бик күп файдалы ягын күрдем: татар эшмәкәрләре белән танышабыз, проектлар уйлап табабыз, менә шундый чараларга ярдәм итәргә дә мөмкинлек туа. Мәскәүдә дә татар булуыңа горурланып, башыңны югары күтәреп йөрергә була.

Комментарий язарга