Мамонтлар

Ә аларны үлеп беткән диләр…

Адым саен бүген «мамонтлар»…

Беркөн килеп, соң сәгате сукса,

Җитәр микән кәфен, табутлар?!

 

Мылтык төзик, әйдә, барчасына –

Качмасыннар Кызыл китапка!

Шайтан белсен гөнаһ-савапларын –

Ни язылыр безнең хисапка?!

 

Мамонтларга әверелер аккош,

Сандугачы, җәнлек-киеге.

Безгә нәрсә, җырлап яшибез лә

Тартылганда гармун күреге!..

 

…Колакларга ишетелде ят өн:

– Әй, мамонтлар, сезнең чиратмы?

Ни кылырбыз, бер көн Җир-анабыз

Хәтерләтсә олы зиратны?

 

Ерткыч куллар, гамьсез табаннардан

Ермачланса яшәү тәртибе –

Бусагага килеп тешен кайрар

Мамонтларның ачы тәкъдире.

 

Ә аларны үлеп беткән, диләр…

Кырылганнар ласа бахырлар!..

Җан ялгарга җан җылысы көтә

Мамонтларны күргән тамырлар…

Редакциядән:

Яз аенда «Идел» журналы журнал укучыларыбыз арасында экология темасын яктырткан иҗат эшләрен барлады. Бәйгегә берничә дистә эш килде. Аларны язучы-журналистлар Радик Сабиров, Ләбиб Лерон, Марат Кәбиров, Альбина Әпсәләмова, Алена Кәримова, Гөлүсә Закировалар катнашындагы жюри бәяләде. Иң-иңнәрен экология елы дәвамында журнал битләрендә яктыртырга дип вәгъдә дә биргән идек. Сүзебездә торабыз!

Комментарийлар

  1. Кутай
    Июл 11, 2017 @ 13:15:56

    Кәмиссия минем тәнкыйтьләрне исәп алмадымы соң?

    Ә аларны үлеп беткән диләр…
    Адым саен бүген «мамонтлар»…

    Ә аларны үлеп беткән, диләр…
    Кырылганнар ласа бахырлар!.(“Мамонтлар”Гөлүсә Батталова)

    Мамонтларны үлеп беткән диләр…
    Ә галимнәр безнең ялгыша.
    Әйләнгән дә алар тараканга ,
    аяк арасында чабыша.

    Батталова атып мылтык белән,
    Күбесенең җиткән башына.
    Нигә тешен кайрый микән дисәм,
    бер таракан төшкән ашына.

Комментарий язарга