«Манзара»га билет алып калыгыз!

«Манзара» спорт һәм сәнгать бәйрәменә билетлар сатуга чыккан һәм беренче көннәрдә үк 300дән артыгы сатып та алынган. Ә ул арада проектның рәсми сайты да эшли башлады.

Бу хакта безгә «Манзара» премиясенең идея авторы Айдар Шәймәрданов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, шушы көннәрдә билетлар сатуга чыккан. Бәясе 700 сумнан 1200 сумга кадәр. Цирктагы тамаша залы барлыгы 2000 кешене сыйдырачак.

«Мин билетлар сатылып бетәр дип уйлыйм. Әнә, беренче көннәрдә үк 300дән артык билет алганнар да инде. Билет бәясен күпләр очсыз диләр. Беренчедән, бу — безнең милли спортыбыз һәм сәнгатебез өчен бер хезмәт, билет бәяләрен күтәреп зур акчалар эшләү турында уйланмыйбыз бит. Икенчедән, көрәшчеләребезнең күпчелек өлеше авыл-районнарда яши. Тамашага алар да эләксен дигән теләгебез бар», — ди А.Шәймәрданов. Билетларны kassir.ru аша алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Манзара» музыка-спорт премиясен тапшыру, республиканың, Россиянең иң көчле батырлары катнашындагы көрәш бәйрәме 2019 елның 19 январендә Казанның Цирк бинасында узачак.

Ә ул арада «манзарачылар» үз сайтларында булдырган. manzarakzn.ru сайтын кереп, бу проект хакында тулы мәгълүмат, билетларны алу мөмкинлекләре, узган чарадан кайтавазлар һәм фото, видеолар белән танышырга мөмкин.

Бу турыда тагын укырга:

Айдар Шаймарданов: «Премия «Манзара» стала сенсацией в мире корэш»

Азат Нурмөхәммәтов: «Тамашачының ихтыяҗын канәгатьләндерергә кирәк»

Безымянный

Комментарий язарга