Марат Кәлимуллин истәлегенә… (хатирә)

Бүген КХЛ чемпионаты кысаларында Тольяттида узачак «Лада» белән «Локомотив» командалары арасындагы очрашу алдыннан татар хоккейчысы Марат Кәлимуллинның 74нче номерлы свитеры югары күтәреләчәк. Билгеле булганча, кичә илнең спорт җәмәгатьчелеге «Локомотив» хоккей командасының авиаһәлакәткә очравына биш ел тулуны искә алды. Ярославльнең үзендә траур чаралары булып үтте. Ул вакытта 44 кешенең гомере өзелгән иде.

Әйе, һәлакәткә очрап, якты дөнья белән хушлашучылар арасында татар егетләре дә бар иде. Александр Галимов исә самолет шартлагач та исән калган бердәнбер уенчы иде. Әмма аның да гомере соңрак хастаханәдә өзелде.

Моннан биш ел элек миңа Балык Бистәсенең Ямаш авылында, Марат Кәлимуллин истәлегенә узган чарада катнашырга туры килде. Сәфәрдән соң мәкалә дә язылды. Intertat.ru электрон газетасында басылган язманы «Идел» журналы укучыларына да тәкъдим итәсе килә.

m-kalimullin

«Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районының Ямаш авылы мәктәбендә “Локомотив” хоккей клубы белән авиаһәлакәткә очрап вафат булган талантлы уенчы Марат Кәлимуллинны искә алу чарасы үтте. Чарада спортчының әтисе Нотфулла абый катнашты.

Чараның шушы төбәктә, авылда узуы юкка гына түгел. Әйе, Марат Кәлимуллин бу якларга еш кайткап, кайткан саен балалар белән очраша, алай гына да түгел, хоккей белән җенләнгән җирле яшь җилкенчәкне хоккей кирәк-яраклары белән тәэмин итеп торды. Аннан килеп, Маратның әнисе Рәмзия апа нәкъ шушы яклардан, аерым алганда, Югары Тегермәнлек авылыннан. Әтисе Нотфулла абый да безнең якташ – тумышы белән ул Нурлат районы Октябрина авылыннан.

Ике якны да бердәй тигез күреп, Нурлатта да, Балык Бистәсендә еш булган ул. Быел да, әйтерсең, башка кайтамаячагын сизенеп, Октябрина белән Югары Тегермәнлектә Сабан туенда катнаша ул. Шуңа да Маратны һәр ике район “үзебезнең егет иде” диләр. Әле күптән түгел генә Нурлатта Марат Кәлимуллин истәлегенә хоккей ярышлары узды.

— Марат бик акыллы, эчкерсез, тыйнак егет булып күңелләребезгә кереп калды. Яшь булуына карамастан, күп кенә титуллар яулавына карамастан, ул гап-гади татар егет була белде, — ди мәрхүм турында мәктәп директоры Алмаз Баһавиев. Әйе, август аенда 23 яшен тутырган егетнең күпләр көнләшерлек уңышлары бар иде: “Лада” белән кыйтга Кубогын оту, яшьләр җыелмасы белән дөнья чемпионатында бронза медаль яулау, “Локомотив” составында ил чемпионатында өченче калу…

Әлбәттә, спортчының әтисе белән очрашудан файдаланып, укучылар белән берлектә, мин дә сорауларымны яудырып кына торам. Беренче сорау Маратның хоккей дөньясындагы тәүге адымнарына багышланды:

— Мин үзем хоккейны бик ярата идем, шуңа да малайларымны хоккейчы итәсем килде. Башта зур малайны бирдем хоккейга. Тольяттида яшәгәч, әлбәттә, “Лада”ның спорт мәктәбенә алып бардым. Тик Вадим өч көн йөгергәләп йөрде дә, “бүтән бармыйм” дип кайтты. Марат исә үзе, җиде яше тулгач, “яздыр мине, яздыр” дип, берәр атна арттан елап йөрде. Минем күңел бераз суынган иде инде. Алып бардым. Моңарчы тимераякка басып та карамаган малай ике көннән бозда йөри башлап, барысын да шаккаттырды. Бер атнадан инде малайлар белән уйный башлады. Минем теләк янә яңарды һәм үзенә форма алып бирдем. Алты айдан инде командасы белән беренче турнирга китте, — диде Нотфулла абый ул чакларны искә төшереп.

— Ә Марат мастерлар командасында кайчанрак уйный башлады?
— Берзаман, акча түләмәү сәбәпле, төп командадан алдынгы уенчылар башка клубларга күчә башлады. Ул вакытта “Лада” бөтенләй яшьләр кулына калды. Яшьләр белән эшли белгән Петр Воробьев Маратны да уйната башлады. 17-18 яшьлек мыегы да чыкмаган малайлар белән Континенталь Кубокны алып кайттылар. Бездәге хәлләр бөтенләй начарлангач, “Локомотив”ка күчте. Ярославльне яратырга өлгерсә дә, улым һәрчак туган шәһәрендәге туган командасында уйнаячагы хакында хыялланып яшәде.

— Нотфулла абый, Тольяттига ничек барып чыктыгыз да, Балык Бистәсе кызын кайдан таптыгыз?
— Тольяттида апам тора иде ире белән. Безнең яклардагы кешеләрнең күбесе Казанга түгел, шул якларга китә. Автозаводка барып эшкә урнаштым. Сеңлем исә Казанда Рәмзия белән эшли иде. Берзаман авылга кайттылар безгә, мин дә анда идем, шунда таныштык. Маратыбыз 1988 елның 12 августында туды. Минем әниләр Кама Аланына күченеп киттеләр. Анда шул ук шәһәр бит инде, ә безгә авыл һавасы кирәк. Шуңа да кече яшьтән Маратны да Тегермәнлеккә, сирәгрәк булса да, Октябринага алып кайта идек.
m-kalimullin-notfulla
— Берзаман “Ак Барс”та татар егетләрен җыю турында сүз кузгалган иде. Казанга чакырулар булмадымени?
— “Лада” таралып барганда, “Ак Барс” аннан Бодров белән Захарчукны алды. Шунда минем бик нык ачуым чыккан иде Маратны алмаганнарына. Ә теләге бар иде, уйныйсы килде аның “Ак Барс”та. Түбән Камага да барырга нияте бар иде, әмма “Локомотив” өлгеррәк булып чыкты. “Нефтехимик”тан Рафик Якупов чакырганда, ул инде Ярославльгә киткән иде.

— НХЛга китү теләге дә булгандыр?
— Әлбәттә, һәр яшь уенчы чит илгә, җитмәсә, дөньяның иң дәрәҗәле хоккей лигасына китү турында хыяллана. Драфтка да эләгә алмады, чөнки анда эләгү өчен 18 яшьлекләр арасындагы дөнья чемпионатында уйнарга кирәк. Ә ул яшьтәгеләр белән Марат уйный алмады, җәрәхәт алган иде.

— Марат мәктәптә ничегрәк укыды?
— Спорт мәктәбендә бөтен бер команда бер сыйныфта укыгач, әллә ни тырышу юк инде. Ничек  тә булса, һичьюгы өчлегә укып, аттестат биреп чыгару турында гына уйлыйлар анда.

— Нотфулла абый, авыр булса да, сорыйм инде. Очкычның һәлакәткә очравының сәбәпләре нидә соң инде? Соңгы арада төрле мәгълүматлар бар…
— Әйе, әллә нинди язмаларны күрсәтәләр, пилотларны гаепли башладылар. Әмма билгеле булмаган нәрсәләр бик күп әле. Безнең хокукларны яклаучы юристлар да шулай ди. Дөресен әйткәндә, хәзер барыбер инде, чөнки улым юк. Дөреслек тантана итеп, улымны кайтарып булса икән… (Бу хакта Нотфулла абыйның әллә ни сөйләшәсе килмәге сизелеп тора. Ахырдан, икәүдән-икәү генә калгач та, мин аңа шул ук сорауны бирдем. Бу юлы инде Маратның әтисе самолетның төзек хәлдә булуы, гаепне пилотларга гына ташлап калдырмаска кирәклеген искәртте. Очкыч Минск каласына 6 сентябрьдә үк очарга тиеш булган, һәрхәлдә, Марат әти-әниләренә шулай дип әйткән була. Әмма ул көнне очарга рөхсәт бирмәгәннәр – Р.С.)

— Маратның ниндирәк хоббилары бар иде?
— Асылда, аның уенда һәрчак хоккей булды. Мин кайчак аңардан кайчан өйләнәсең дип тә сораштыргалый идем. “Менә, әти, Сочи Олимпиадасына барам да, аннан өйләнергә дә була” дип җавап бирә иде. Ягъни улым Олимпиада турында хыялланды. Узган сезон нәтиҗәләре буенча аны КХЛның иң яхшы сакчысы дип таныган иделәр, җыелма командага да эләгергә күп калмаган иде дә бит… Икенче бер шөгыле – техника белән мавыгу булды. Машина алырга хыялланды. Быел “Рендж Ровер” алган иде…

— “Локомотив”ны киләсе елдан ук яңадан “яшәтә” башларга җыеналар…
— Мондый команда тиз генә җыела алмас әле, кимендә биш-алты ел кирәк булыр әле моның өчен. Егерме оста уенчы җыйдың да, команда булды дигән сүз түгел бит әле ул. Җитәкчеләр ышандыра-ышандыруын да бит…

— Җитәкчеләр дигәннән, һәлакәттән соң президент та, Хөкүмәт башлыгы да һәлак булучыларның туганнарына зур суммада матди ярдәм күрсәтеләчәк дип ышандырган иде, зур-зур страховкалар да алырга тиеш идегез…
— Нигездә, андый ярдәмне Ярославль шәһәре, өлкәсе, бераз Самара өлкәсеннән алдык. Ә менә страховка мәсьәләсендә кыенлыклар туды бугай. Ниндидер сәбәпләр табалар, менә безгә хат җибәргән иделәр, янәсе, без үзебез ярдәмгә мохтаҗ булсак кына алар страховканы түләргә тиеш икән. Андый категориягә керүчеләр инде шактый җыелган дип беләм. Кыскасы, түләргә теләмиләр. Клубка рәхмәт, ничек тә ярдәм итәргә тырышалар, инде шул ук иминиятләштерүчеләрне судка бирергә җыеналар ахры. Әйе, Медведев белән Путин да “как положено все выплатить, помочь!” дип әмер биргән иде, әлегә берни күренми…

Комментарий язарга