Искиткеч сәләт

Александра сабый вакытыннан ук рәсем ясарга яратты. Бу аның бердән — бер шөгыле иде. Балалар белән ишегладында уйнаганда да ул буяу белән кәгазьгә өстенлек бирде. Әтисе белән әнисе аны бу шөгыленнән аерырга теләп, бик еш кына урамга алып чыга иделәр. Урамда йөргәндә дә Саша кулына кечкенә таякчык тота һәм шул таякчык белән җиргә нәрсәдер ясый башлый.

Бу хәлләр әни кешене борчуга салса да, иптәше, бу хәлләр барысы да вакытлы күренеш, дип аны тынычландырырга ашыкты.

Сашага биш яшь тулгач, әтисе йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Бу хәлдән соң, кызчык бөтенләй үз эченә йомылды, әнисе белән теләр-теләмәс кенә сөйләште, бөтен вакытын бүлмәсендә рәсем ясап уздырды. Ул табигатьне, хайваннарны, чак кына тәрәзәдән күренгән кешеләрне – барысын, барысын да ясады. Барыннан да бигрәк, аңа бик тә якын һәм кадерле булган әтисенең сурәтен кәгазьгә төшерергә яратты. Ләкин ниндидер сәбәп аркасында, әлеге сурәт тиешенчә килеп чыкмый иде. Ул аны күп тапкырлар ясарга тырышып карады, ләкин тиешле максатына ирешә алмады. Шулай да Александра теләгенә ирешү өчен көннәр буе тырышты.

Ике елдан соң, кызчык мәктәпкә укырга кергәч, әнисе җиңел сулар куйды. Аның уйлавынча, кызы мәктәптә яңа дуслар табар һәм әкренләп үзенең әлеге шөгылен онытыр кебек иде. Ләкин берсе дә уйлаганча килеп чыкмады. Александра мәктәптә бик тыйнак булды, беркем белән сөйләшмәде, хәтта дәресләр выкытында да үзенең иҗаты беән шөгыльләнде. Әнисе бу хакта белеп алгач, Сашаны психологка алып барды. Психолог, кызга чынбарлык дөньяның биредә икәнен, ә рәсем ясау аның өчен вакытлы күренеш кенә икәнлеген аңлатырга тиеш кебек иде. Ләкин болар да ярдәм итми.Үзенең тугыз яшендә искиткеч уңышларга ирешкән кызның рәсемнәрен күргән психолог таң кала, һәм кызчыкны рәсем ясавыннан кире күндерә алмый.

Күпмедер вакыт узгач, Сашаның үги әтисе барлыкка килде. Яңа әти кызны яратмады. Психолог белән булган уңышсыз очрашудан соң, үги әтисе белән әнисе арасында кызчыкның алдагы язмышы турында җитди сөйләшү булды. Әлеге сөйләшү озак һәм авыр иде, шуңа да карамастан, ир кеше хатынын чиктән тыш адым ясарга күндерә алды.

Шулай итеп ун яше дә тулмаган Александраны чормага бикләп куйдылар. Ул карандашы да, кәгазе дә булмаган килеш ялгыз калды. Бүлмә кырыс шартларга җайлаштырылган иде. Монда бары тик бер ятак һәм камин, тиз генә юынып чыгар өчен зур булмаган ванна бүлмәсе генә бар, чөнки юынырга су көнгә ике генә тапкыр, ун минутка иртәнге сәгатькә һәм биш кенә минутка кич белән бирелә иде. Зур урамга караган, рәшәткәле кечкенә генә тәрәзәдән Саша көннәр буе йөзләрчә кешене күрсә дә, аның үзен беркем дә күрә алмады. Беренче көннәрдә нәни рәссам ачы күз яшьләре түкте. Үзенә булган әлеге мөнәсәбәтне берничәк тә аңлый алмады. Көненә өч тапкыр ашарына китерүче әнисеннән, тезләнеп, үзенә карандаш алып килеп бирүен үтенде. Барда юкка, әни кеше бернинди ялваруларга да колак салмады. Әлеге карар аның өчен дә җиңел түгел иде, ул һичшишксез, кызын ярата, ләкин бу җәзалар кызы өчен файдага гына дип уйлый иде. Бераздан, аның бу турыда уйларга бөтенләй дә вакыты калмады, чөнки яңадан авырга калды, үзенең бөтен уйларын яңа туачак сабыена багышлады.

Шулай итеп Александра,  тагын да көчлерәк теләк белән рәсем ясарга хыялланып, дүрт дивар арасында үсүен дәвам иттте. Ул үзенең сеңлесе туганын да белмәде. Төннәрен генә аның колагына сабый бала елаганы ишетелгән кебек булды. Александра боларны үзенең саташуы гына дип уйлады.

Унҗиде яшьлек Саша, әнисе белән үги әтисен яратканга күрә, кемне дә булса ярдәмгә чакырырга, хәтта кычкырырга уйлап та карамады. Әлеге тарих билгеле булса, аның якыннары белән нәрсә булачагын ул күз алдына да китерә алмый иде. Аның күңелендә ата — аналар һәрвакыт хаклы дигән ышаныч яши иде. Ул биредә ябылуда утыра икән, димәк нинди дә булса бер начарлык эшләгән.

Шулай да кыз тиздән янә рәсем ясый башлады. Көтмәгәндә генә рәссамның башында бер фикер барлыкка килә, ә нигә әле каминда янып бетмәгән күмер ярдәмендә ясап карамаска? Ятакны читкәрәк күчереп, обой кисәге ертып алгач, үзенең көчен сынап карарга уйлый һәм гаҗәпкә кала: биредә уздырган җиде ел гомере эчендә аның сәләте тагын да яхшырган ләбаса. Ул обойларны сизелмәслек кенә ертып алып рәсем ясавын дәвам итә. Боларны әнисе сизми дә калды, гомумән кызы яшәгән бүлмәгә күз салмаска тырышты ул. Ире кыз яшәгән чорманың ишегенә песиләр кереп чыгып йөрсен өчен кечкенә тәрәзчек ясаган иде, шуннан аңа ашарга бирделәр. Александра рәсем ясый башлаганнан бирле, ашаудан да калды, үзенең бөтен көчен иҗатка багышлады. Бары бер тапкыр, берничә айдан соң гына әнисе аның бүлмәсенә кереп чыкты, кыз мизгел эчендә рәсемнәрен обой белән капларга һәм кулын күмер карасыннан юарга өлгерде. Әнисе, рәссамның пычрак киемнәрен яңаларына алыштырга керсә дә, күзен идәннән алмады, кызына күтәрелеп карарга кыюлыгы җитмәде.

Берничә пар рәсем ясап караганнан соң, Александра караңгылык каплаган ераграк диварны сайлады. Дивардагы обойны куптарып алгач, шәм яктысында рәсем ясый башлады. Яктылык өчен шәм җитәрлек иде. Нәрсә ясаганын аңламаса да, ниндидер бик мөһим сурәт ясаганын белә иде. Хәтта, моңа кадәр ясаганнардан да әһәмиятлерәк. Ул инде ике көн буе йокламады, юынмады, каты ябыкты, һаман ясавын дәвам итте. Бүлмәгә әнисе килеп кергән очракта, аның нәрсә дип әйтәчәге турында да, аңа ничек итеп җавап бирәсе турында да уйлап карамады. Ашарына бирелгән ризыкның бер-ике кисәген генә каба да калганын унитазга илтеп бушата иде. Ә менә картина әзер булгач, бүлмә ишеге ачыла башлады…

Рәссам куркып башын күтәрде, чөнки ишектәге йозакны борган ачкыч тавышын ишетмәде, бары тик бүлмәгә килеп кергән биш яшьлек кечкенә кызчыкка гына гаҗәпләнеп карады. Бу нәни кыз, ул беркайчан да күрмәгән кечкенә сеңлесе булып чыкты.  Мөгаен, әнисе соңгы тапкыр бирегә кергәндә, ишекне бикләргә оныткандыр, һәм Лиза әлеге бүлмәдә кем яшәгәнен тикшерергә теләгәндер.

— Миңа әтием белән әнием, сине мин туганчы ук үлде, — дип әйттеләр, диде кызчык, Александра үзенең кем икәнлеген аңлатып биргәч. Лиза Сашаның соңгы елларда ясаган барлык рәсемнәрен карап чыкты. — Син бик матур ясыйсың икән, — дип сокланып әйтеп куйды сеңлесе. Кызчык, Александра үзе дә танымаган соңгы рәсем янына килгәч, таң калып, туктап калды.  – Ә бу кем? – дип сорады ул.

Саша диварга карады да, үзе дә сулышсыз калды. Кәгазьдә әтисенең рәсеме ясалган иде. Портретны ул беренче тапкыр шулай төгәл итеп ясый алган. Искиткеч матур чәчәкләр белән капланган болында бер ир басып тора. Ул портретка бөтенләй якын килде, бармаклары белән әтисенең яңагыннан сыйпап алды, шулчак гаҗәеп бер хәл булды, әтисе аңа елмаеп куйды. Ул артка чигенде һәм моның яктылык кына булуын аңлады.

— Бу минем чын әтием, — дип аңлатып бирде үсмер кыз үзенең сеңлесенә. Лиза, үзенең соклануын мөлаем елмаю белән белдерде.

— Син, ничек минем кызым янында? Көтмәгәндә Александраның яңакларын авырту өтеп алды. Ул күзләрен күтәреп үги әтисенә карады, тегесе үз кызын җилтерәтеп бүлмәдән алып чыгып китте, соңыннан яңадан әйләнеп керде һәм үзе артыннан ишекне шапылдатып япты. Ул мәрхәмәтсез рәвештә, имгәнерлек дәрәҗәдә Александраны кыйный башлады. Александра үзенә булган әлеге мөгамәләне аңламыйча елап җибәрде. Ни өчен соң ул шундый мәрхәмәтсезлеккә лаек? Кинәт ул, үзенең бөтен җанын-тәнен биреп ясаган әтисенең рәсеменә карады. Тегесе аңа моңсу итеп, булышырга теләсә дә, ярдәм итә алмаячагын аңлаган сыман карап тора иде. Әтисенең күзләреннән агылган җылы караш Сашага көч өстәде. Ул үги әтисенең үзен кыйнаудан туктау мизгелләрен көтеп алды да,  булдыра алганча, сулышын тигезләп, гәүдәсен турайтып, бөтен тәне белән диварга елышты. Тозлы күз яшьләре рәсемгә тамды. Ул бармаклары белән диварга ябышты, әйтерсең лә ул шул диварга бөтен гәүдәсе белән сеңеп бетәргә тели. Көтмәгәндә, аңынңа ниндидер сәерлек барлыкка килде. Ул чыннан диварга сеңеп беткән сыман, аның аркылы үтеп чыкты. Бер мизгелдән соң, күзләрен ачып җибәргәч, ул үзенең зур булмаган йорт янында, яшел болында басып торганын аңлады, ә янәшәсендә ул мәңгегә хәтерендә калдырган әтисе басып тора иде.  Ул җылы итеп елмайды да, кулларын җәеп, ун ел буена күрмәгән кызын кочагына алды. Александра, искиткеч сәләткә ия рәссам, аның кочагына атылганда, үги әтисе сукканнан барлыкка килгән авырту бөтенләй дә булмаган сыман юкка чыкты.

— Хәзер син үз өеңдә, күз нурым, хәзер сине беркем дә рәнҗетмәячәк, — диде аңа әтисе. Александра күз яшьләре аралаш аңа бәхетле итеп карап куйды.

Ә бу вакытта үги әти аңгыра кыяфәттә, әле генә Саша басып торган, соңыннан уйламаганда кыз юкка чыккан урынга карап тора иде. Диварда күренешләре үзгәргән рәсем тора. Хәзер рәсемдә, утыз яшьләр тирәсендәге ир һәм аңа бик тә ошаган, аның кочагына кереп беткән, яшь кыз рәсеме сурәтләнгән иде.

— Ул хәзер бәхетле булачак. – Мин моңа ышанам, — диде әле генә апасы белән танышкан кечкенә Лиза, һәм сабыйларча елмаеп әтисенә карады. – Хәзер аны беркем дә рәнҗетмәячәк. Аның белән бар да яхшы булачак. Әле генә рәссам кызны кыйнаган ир, янә диварга күз салган иде, рәсем инде юкка чыккан, анда бары тик: “Мин сезне кичерәм” дигән язу гына калган иде.

postojanstvo-pamiati-dali+

Бузанова Марина,

“Н.И. Лобачевский исемендәге лицей” КФУның гомуми белем бирү мәктәп-интернатының чыгарылыш сыйныф укучысы

Комментарий язарга