Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары мәгълүм

Премияне тапшыру тантанасы Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» спектакле премьерасы алдыннан булды.

Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премияләре быел Казан дәүләт яшь тамашачы театрына, Минзәлә Татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрдановка һәм драматург Ризван Хәмидкә тапшырылды.

Марсель Сәлимҗанов исемендәге премияне тапшыру тантанасы Нәкый Исәнбәтнең Илгиз Зәйниев куелышындагы «Миркәй белән Айсылу» спектакле премьерасы алдыннан булды. Премияләрне Татарстан Республикасы мәдәният ммнистрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тапшырды. «Марсель Сәлимҗанов — татар театры сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес. Татар театрлары хәзер дә аның мирасы нигезендә эшлиләр, — диде ул. — Марсель Сәлимҗанов татар мәдәни кодын шифрлап ачкан һәм шифрлап куйган шәхес».

Премиянең беренчесен Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева кабул итеп алды. Ул моннан 55 ел элек Марсель Сәлимҗановның, ГИТИС тәмамлап, нәкъ менә ТЮЗга кайтуын искә төшерде. «Хәзер ТЮЗның 85 еллык юбилее алдыннан Марсель Сәлимҗановның туган театры сәхнәсеннән аның исемендәге премияне алуыбыз символик төсмергә ия», — диде ул.

Вручение премии им. М. Салимҗанова

Икенче премияне кабул итеп алган Робер Шәймарданов — Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры директоры — мәдният министры Айрат Сибагатуллинга, Камал театрына олы рәхмәтен җиткерде. Ул чәчәкләр бәйләмен залда утырган Гөлнар Сәлимҗановага бүләк итте.

Вручение премии им. М. Салимҗанова

Комиссия Премиянең өченчесен, вафатыннан соң, танылган драматург Ризван Хәмидкә тапшырырга карар иткән. Премияне Ризван Хәмиднең хатыны Гайшә ханым кабул итеп алды. «Бүген Ризванның вафатына 50 көн булды, — диде ул. — Марсель Сәлимҗанов Ризванга бик ярдәм итте. Ул аның беренче әсәрен куйды. Ул күреп алмаса, белмим, аның тормышы ничек булыр иде икән?! Ризван театр дип, әдәбият дип яшәде».

Вручение премии им. М. Салимҗанова

Искәртеп үтәбез, Премия Татарстан Республикасы Президенты указы белән булдырылды. Әлеге премия Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә 2 елга бер мәртәбә өч җиңүчегә бирелә. 200 мең сум күләмендәге акчалата бирелгән һәр премиягә өстәп махсус бүләк һәм Мактау дипломы тапшырыла. 2015 елда әлеге премия лауреаты исеменә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр Мәрдәнов, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Дәүләт татар драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев лаек булдылар. Конкурс комиссиясенә Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре керә. Комиссиянең рәисе — Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

Хәзер Камал театры сәхнәсендә аншлаг белән «Миркәй белән Айсылу» драмасы бара.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/07/151858/

Комментарий язарга