38 юанең бармы, яки 8 нче мартка ни бүләк итәргә?

Яз… Күңелләрнең назга төренер чагы. Бар табигать тирә-якны нурга, гүзәллеккә төреп акрын гына уяна башлый. Кояш нурларының җылысы йөрәкләрне ешрак тибәргә мәҗбүр итә… Халыкара хатын-кызлар бәйрәменең дә нәкъ менә әлеге ел фасылында уздырылуына гаҗәпләнәсе юк, аларның һәр икесе дә — матурлык символы.

Әлбәттә, бу көнне табигать белән беррәттән, егетләр дә “уяна”. “Гүзәл затларга  нәрсә бүләк итәргә?”, “Быел ничегрәк шаккаттырырга?”, “Нәрсәдән башларга?” ише сорауларга җавап табу аларның төп проблемасына әверелә. Нәкъ менә шул уңайдан без алардан сораштыру уздырырга булдык. Ир-егетләребез 8 нче мартка ничек әзерләнә икән?

Ришат Әхмәдуллин, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты:
— Миңа калса, 8 нче март бәйрәмен һәрбер ир-ат алдан ук планлаштыра башлыйдыр. Эшкә килгәндә, без, театр актерлары, мәсәлән, гүзәл затларыбызга нинди бүләк бирү яисә нинди концерт программасы ясап шаккаттыру турында бер атна алдан уйлый башлыйбыз. Өйгә, гаиләгә килгәндә исә, әлбәттә, әнине, сөйгән ярымны ничек тә гаҗәпләндерәсе иде. Яз бәйрәме булганга, беренче чиратта, хатын-кызларга яз чәчәкләре бирү фарыз, минемчә. Ул көнне эшлим, шуңа да бәйрәм минем өчен эштән кайткач кына башланачак, бүләкләрне дә шул вакытта гына таратачакмын. Хатын-кызлар көн дә бәйрәмгә лаек, аларны гел шаккаттырып торырга кирәк, югыйсә үпкәли, сиңа ачулана, нервыңны ашый башлыйлар (көлә). Нинди генә бүләк булмасын, гүзәл затларыбызга, иң мөһиме, игътибар кирәк. Әлегә бүләкләрем минем башымда гына “йөри”, үзем эш буенча чыгып киттем, Казанда түгел. Әмма кайткач, бүләкләрне адресатларына тапшырачакмын. Гомумән мин кешегә нинди бүләк кирәк, шуны бирергә тырышам, алдан сорап куям, буш бүләк бирүне кулай күрмим.

Алмаз Шиһабетдинов, “Татар-информ” журналисты

— Минем өчен 8 март ул — яз бәйрәме дә. Табигать 1 марттан ук язга кереп китә алмый, ә Халыкара хатын-кызлар көненнән соң һава торышы җылына, карлар эри, сыерчыклар сайрый башлый. Моны инде берничә ел күзәткәнем бар. Белмим, бәлки, табигать тә чәчәкләргә күмелгән кызларыбызны күреп, бераз йомшара төшә, кояшыбыз да безгә җылырак карый башлыйдыр.
Татар журналистикасында 80% хатын-кызлар бит. Шуңа мин бәйрәм алдыннан эштә ешрак булырга тырышам. Мөлаем затларыбызның йөзендә елмаю күрү безгә дә шатлык китерә.
Бәйрәмгә 1-2 атна алдан ук әзерләнә башлыйм. Сөйгән ярыңа, әниеңә, сеңлеңә, әбиләреңә, дус кызларыңа бүләк алу да үзе бер рәхәт. Син бу вакытта барлык журналист белемнәреңне кулланасың, бүләккә читтән бәя бирә башлыйсың.

Исмеәгъзәм Ильяс, Кытайдан килгән студент

-8 нче март бәйрәме Кытайда да үткәрелә. Аны ике төрле: Халыкара хатын-кызлар көне дип тә, “өч сигезле” дип тә атыйлар. Өч — айның санын, ә сигез саны көнне символлаштыра. Гомумән алганда, анда Россиядәге кебек барлык гүзәл затларны да котлау дигән әйбер юк, гадәттә әнине һәм кыз туганнарны гына бүләклиләр. Әгәр аларны шәхсән күрү мөмкинлеге юк икән, акча җибәрәләр, 38 юань (ред.Кытай валютасы) 380 яисә 3800, ягъни 3 һәм 8 саннарының булуы мәҗбүри. Россиядә яши башлавыма инде 5 ел. Биредә хатыным, кызым бар. Үзем КФУның  Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең 3 нче курсында укыйм. Сөйгәнемә өйләнешкәнче беренче елны сумка алып биргәнем хәтеремдә. Гаилә коргач инде хәзер ни кирәклеген алдан сорап куям. Гадәттә үзе теләгән бер кием алабыз. Биргән бүләкнең, тузан җыеп ятканчы, гел күз алдында булуы миңа да рәхәт.

Газинур Лотфуллин, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы
— Минем өчен быелгы 8 нче март бәйрәме башкаларыннан аерылып торачак. Ник дигәндә, яңа уку елында туган авылыма укытырга кайттым. Шуңа да кайчандыр үземә белем биргән мөгаллимнәремне хәзер коллегалары буларак котлаячакмын. Нинди бүләк ясау турында инде ир-ат укытучылар белән” баш вата” башладык. Үземнең шәхсән, әниемне һәм ике апамны сөендерергә диеп Наполеон планнары корып йөргән вакытым (көлә). Йорт мәшәкатьләрен искә төшерми торган бүләк ясыйсы иде. Чөнки савыт-саба ише әйберләр аларны кабаттан кухняда “кайнарга” этәрәчәк. Ә бу көнне гүзәл затларыбызны барлык эшләрдән дә азат итү ямь өстенә ямь генә булыр дип уйлыйм.

ФОТО: gurmanfresh.ru

ФОТО: gurmanfresh.ru

 

Комментарий язарга