Питрауда Ильяс Галимов та машина откан!!! (ВИДЕО)

Җөри авылындагы көрәш ярышларында Ильяс Галимов катнашмаган, ләкин чираттагы машинасын Питрау бәйрәмендә барыбер яулаган.

Ильяс

Узган ял көннәрендә Түбән Кама районының Кашаево авылында керәшеннәрнең Питрау бәйрәме уздырылган. Әлеге бәйрәмне оештыруда чыгышы белән шушы авылдан булган, бүгенге көндә Алабуга шәһәре һәм районы башлыгы Геннадий Емельянов зур көч куя икән.

Төнгә кадәр дәвам итүче әлеге бәйрәмнең дә йөзек кашы булып татарча көрәш ярышлары тора. Быел биредә абсолют батыр исеменә Ильяс Галимов ия булган. Аңа гаҗәеп зур тәкә һәм «Лада Гранта» машинасы бирелгән. Узган ел исә биредә автомобильне Түбән Камадан Марат Мөхәммәтҗанов яулаган. Әлеге хәбәрне «Идел» журналы хәбәрчесенә Ильяс үзе хәбәр җиткерде һәм кызыклы гына видеолар да тәкъдим итте.

Комментарий язарга