«Сәләт» медиа-мәктәбе – Казанда беренче!

«Сәләт» – татар яшьләрен генә түгел, татарча өйрәнергә теләге булган сәләтлеләрне дә үзенә тарта, ымсындыра торган дөнья. Күзгә күренмәс сихри әкияти көч бар анда. Әлеге мохиттә эшләүчеләр, балаларга белем бирүчеләр, аларның сәләтләрен ачу өчен күп көч куючылар – үзләре дә кабатланмас шәхесләр. Кайсын гына алма, «Сәләт»тә чыныккан яшьләр сәлкешлек яшен узганнан соң да монда кала. Үзгә аһәң, «Сәләт»кә генә хас булган җылы бер атмосфера, рухи ишләре аларны гомергә шушы мохиткә беркетә.

Шундый шәхесләрнең берсе «Сәләт» медиа-үзәге җитәкчесе Гөлшат Гыймадиева белән ул җитәкләгән үзәк хакында әңгәмә кордык.

голшат

«Сәләт» медиа-үзәге кайчан барлыкка килде? Андагы эшчәнлек кемнәр ярдәмендә тормышка ашырыла?

Рәсми рәвештә «Сәләт»тә әлеге медиа-үзәк ике ел элек оешты. Моңа кадәр мин үзем радиожурналистика юнәлешендә эшләдем. Җәүдәт абый «Сәләт»тә медиа-үзәк булдырырга дигән тәкъдим белән чыкты. Бүгенге көндә үзәктә рәсми рәвештә өч кеше эшли. Мин, минем уң кулым, «Сәләт» медиа-мәктәбенең кураторы Катя Сокирко. Милләте буенча яртылаш украин, яртылаш урыс булса да, татар телен алтмыш процент чамасы белә, өйрәнәм дип тора. Мәктәптә укыганда да, татар теленнән олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулаган ул. Өченче кызыбыз – Илүзә Гайнетдинова. Быел журналистика факультетын тәмамлый. Ул – журналист-координатор.

Берничә ай элек «Hava projects» медиа-компаниясе егетләре белән эшләү бәхете елмайды. Бик талантлы егетләр, унбер кешедән торган зур гына команда. Алар фото, видео индустриясе белән шөгыльләнә. Элек телефоннарга гына төшереп йөрсәк, бүгенге көндә әлеге команда егетләре ярдәмендә сыйфатлы продукция булдырырга тырышабыз. Егетләр, мәсәлән, Илшат Рәхимбай, шушы команданы җитәкләүче Алмаз Сәмигуллиннар үзләре дә кайчандыр сәлкеш булучылар.d-UB2k3sHVg

«Сәләт» медиа-үзәге социаль челтәрләрдә актив эш алып бара. Анда хәбәрләрнең һәрчак яңартылганын, баетылганын күреп, кызыксыну артканнан-арта…

Рәсми сайтыбызга көнгә кимендә бер зур гына мәкалә урнаштырабыз. Катя – урысча, Илүзә татар телендәге язмаларга хуҗа. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә популяр булу модага кереп китте. Инстаграм битендәге аккаунтыбызда ун меңнән артык язылучыбыз бар. Мактанып әйтүем түгел, без «Сәләт»кә килгәндә алар ике мең тирәсе генә иде. Вконтакте челтәрендә дә битебез бар. Медиа-үзәк, миңа калса, иң күп эшли торган һәм «Сәләт»тәге илледән артык проектның һәрберсенә кирәкле үзәк, чөнки без һәрбер проектны яктыртырга, халыкны, балаларны, яшьләрне «Сәләт» белән таныштырырга тиешбез.

«Сәләт» яшьләре арасында медиа-мәктәп сүзе еш яңгырый башлады, шул турыда күңелле фото-видеоларны интернетта очратасың. Нинди мәктәп ул? Асылы ни?

Инде күптәннән бер хыялым бар иде – медиа-мәктәп ачып җибәрү. Ул журналистика мәктәбе генә түгел, күпкә глобальрәк. Мониторинг уздырган идек, гомумән Казанда бу беренче медиа-мәктәп икән. Калининградта гына бар мондый мәктәп. Әлеге проект «Hava projects» медиа-компаниясе белән берлектә оештырыла. Ул биш юнәлештә эшли: журналистика, пиар, фото сәнгате, видеоиндустрия, монтаж һәм продюсерлык осталыгы. Беренче икесе белән без – медиа-үзәк хезмәткәрләре шөгыльләнәбез. Калган өч юнәлеш буенча – фото, видео, һәм продюсерлык юнәлешендә дәресләрне «Hava projects» медиа-компания егетләре уздыра. Дәресләр атнага ике тапкыр, «Сәләт» йортында үтә, уку бушлай.

«Сәләт» медиа-мәктәбенә укучыларны ничек сайлап алдыгыз? Анда кемнәр укый? Дәресләр ничек үтә?

Конкурс гаризалар тутыру рәвешендә уздырылды, шулай кабул иттек. Монда тугызынчы-унберенче сыйныф укучылары һәм беренче-дүртенче курс студентлары катнаша. Мәктәптә барлыгы кырык укучы. Аларның егерме икесе Казанда яши һәм «Сәләт» йортындагы дәресләргә йөри. Моннан тыш Чүпрәле, Аксубай районнарыннан, Түбән Кама, Уфадан бар. Алар өчен махсус проект булдырдык. Һәрбер дәрес видеосын социаль челтәрләрдәге махсус төркемнәргә эләбез. Казаннан читтәге балалар шул рәвешле барлык хәлләрдән хәбәрдар тора. «Сәләт» медиа-мәктәбе укучыларын практика рәвешендә төрле чараларга чакырабыз. Алар анда уку юнәлешләре буенча үзләрен сынап карый. Киләсе дәресне шул эшләрен анализлаудан башлыйбыз, киңәшләр бирәбез.

«Сәләт» йортында уза торган дәресләрдә танылган кешеләр белән файдалы очрашулар да үтә. Монда укучыларның теләкләре дә исәпкә алына. Очрашуга кадәр сорауларыгызны алдан ук әзерләп куегыз, гади сораулар бирергә тырышмагыз, креативлыкка игътибар итегез, дим. Тәүге очрашу балалар теләге буенча беренче татар блогеры Татар Малай белән үтте. Үзенә язылучыларны ничек җыйды икән дип кызыксындылар.медиа-мәктәп 2

«Сәләт» медиа-мәктәбе укучыларының игътибар үзәгенә алырлык күрсәткечләре бармы?

Бүгенге көндә берничә укучының өй эшләре, беренче хезмәтләре рәсми сайтыбызда дөнья күрде. Язмалар ахырында «Сәләт» медиа-мәктәбенең укучысы булуын, исем-фамилияләрен күрсәтеп, аларга да стимул бирәбез, чөнки рәсми сайтта иҗат җимешләрен чыгару алар өчен дәрәҗә. «Сәләт» медиа-мәктәбе катнашучысы Динар Галимов фотоларын да бик уңышлы дип таптык.

Киләчәккә планнарыгыз нинди?

Каникуллардан соң балалар белән кабат очрашабыз. Гыйнвар ахырында «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә шушы мәктәптә укучы балалар өчен өч көнлек сессия уздырылачак. Интенсив, мавыктыргыч программа төзибез, ягъни өч көн дәвамында балалар мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алсыннар дип тырышабыз. Бик кызыклы гына спикерлар белән сөйләшүләр алып барабыз. Мәсәлән, Данил Фей исемле гаять талантлы егет кыска метражлы татар мультфильмнары төшерә. Балалар мультфильмнарны ничек ясаганны карап, шушы процесста катнашачак һәм өч көн дәвамында талантлы белгечләр, укытучылар белән берлектә үзләре дә мультфильм төшереп караячак. Шәхсән үзем балаларга теоретик мәгълүмат бирүне максат итмим, ә күбрәк практик яктан өйрәтергә телим һәм пиарны беренче урынга куям.

Дәресләр майга кадәр дәвам итә. Конкурс аша шушы мәктәптә укучылар арасыннан юнәлешләр буенча иң яхшы биш баланы сайлап алачакбыз. Алар Биләрдә үтәчәк яшьләр форумында медиа-команда составына керәчәк. Иң-иңнәре җәйге аланнарда, сменаларда да медиа-үзәк хезмәткәре булып эшләячәк. Мәктәпне оештыруның максаты – «Сәләт» медиа үзәге өчен кадрлар әзерләү.

Яшьләргә нинди теләкләрегез бар?

Хәзерге заман белән бергә атлагыз, бер адымда барыгыз.

Фотолар Гөлшат Гыймадиеваның шәхси архивыннан алынды

Комментарий язарга