Мәликә — Ханбикә: «Мине кешеләр канатландыра»

Мин аңа Ханбикә дип эндәшкәч, ул, Мәликә бит мин, дип җавап бирде. Әйе, сүз күбебезгә «Яшьләр тукталышы» аша таныш булган Мотыйгуллина Мәликә турында бара. Әйдәгез, аңын белән якыннанрак танышыйк.

Мотыйгуллина Мәликә Җәлил кызы

GC9n8ij2mAo

16 яшь, тумышы белән Казаннан. КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә 9нчы сыйныфны тәмамлап, 10га күчкән.

Башта, вконтакте челтәрендә Мәликәнең исемен  Ханбикә дип күргәч, «кара әле нинди матур исем. Нәселендә ханнар бармы икән әллә», дип уйлап куйдым. Баксаң, ул исемнең дә Мәликә тормышында кечкенә генә тарихы бар икән. «Мәликә бүгенге көндә еш очрый торган исем. Ханбикә — аның аңлатмасы. Кемдер шулай дип дәшкән дә, шуннан китте. Кешеләрнең мине алай атап йөртүгә ияләштем инде. «Әү» дип җавап бирәм😄 Әле күптән түгел почтадан хат та шул исемгә килде», — дип сөйли Мәликә-Ханбикә.

-Мәликә, сине күбесе «Яшьлэр тукталышы» аша белә. Шунда эшләвең белән, ничек анда эләгуең турында сөйләсәң, кызык булыр иде.

— «Яшьләр тукталышы» — әлегә минем чираттагы тукталыш. Ләкин юл озынаер, ә тукталышлар күбәер дип өметләнәм, иншАллаһ.
Беренче тукталышым «Хочу мультфильм» иде, юлым шуннан башланды. Ул чакта әле балалар бакчасына йөри идем. Аннары «Күчтәнәч», «Яшь ТНВ» һәм иң авыр бирелгән тукталыш — «Тиззарядка» тапшыруы. Аны янымдагы кечкенә балалар белән берлектә алып барырга кирәк иде, алар белән әңгәмә алып барып, экранның теге ягында утырган, артыбыздан кабатлаган нәниләр турында да онытмаска иде. Күнегүләр турында сөйләп торасы да юк. Сабыйларга җиңел генә бирелә торган кайбер күнегүләр миңа аеруча авыр тоела иде.

«Яшьләр тукталышына» мине яңа «Яшьтәш» сәхифәсен алып барырга чакырдылар. Әлеге тапшыру минем өчен акылга сыймаслык булганга, мин аның турында хыялланмый да идем. Шуңа «түшәмгә кадәр» сикердем, дип әйтү аз булырдыр.

Белүегезчә, «Яшьтәш»ем мәктәп укучылары өчен. Ә аларны кызыксындыру бик авыр, үзем беләм. Шуңа күрә мәгълүматны мавыгуларына карап эзләргә тырышам: кемдер компьютер уеннары белән кызыксына, кемдер бәйгеләрдә катнаша, кемдер трендларга буйсынып, тирә-юньдәге тормышны онытып бетерә — барысын да исәпкә алып, җиңел һәм заманча җиткерергә кирәк. Уку, имтиханнар белән бәйле яңалыкларны истән чыгарырга ярамый, аларны мин гадәттә шаярыбрак сөйлим.

— Уку белән эшне бергэ алып бару авырмы? Син ияләшеп тә беткәнсеңдер инде?
-Ияләшеп беттем. Тулысынча. Тормышымнан нәрсәнедер алсалар, бушлыкны тутырыр өчен башка шөгыльне эзли башлыйм. Буш вакытым юк диярлек. Берничә эш алып барганда, берсе дә шелтә белдерерлек булырга тиеш түгел.

-Киләчәккә нинди  планнар белән яшисең? Нинди хыяллар сине канатландыра?

-Киләчәк. Киләчәк — ул мәктәпне уңышлы тәмамлау.  Мин әдәбияткә тартылам. Рус әдәбиятымы, татар әдәбиятымы — минем өчен аерма юк. Төгәл мин бер әйберне генә әйтә алам: БДИда әдәбиятны тапшырачакмын. Ә алга таба күз күрер.
Хыяллар түгел, кешеләр канатландыра. Миңа юл күрсәтүче кешеләр. Алар бик күп, һәрберсе канатларыма берешәр каурый бирде кебек. Һәм минем өчен алар үрнәк, аларга охшыйсым килә. Шушы канатларда аларның биеклекләренә мин дә күтәрелсәм иде.14582517_548868565302177_7453466780686614528_n

-Хоббиең нинди?
-Кечкенә чагымда кул җитешмәгән әйбер калмады минем. Нәрсә ошый, матур булып күренә — барысын да эшләп карый идем. Сәйлән белән дә шөгыльләнгән бар, курчаклар да ясадым, балчык белән дә мавыктым, рәсем дә ясадым. Ул эшләрне кулларым онытмады, ләкин кызыксынулар үзгәрде. Узган ел туган көнемә әти-әнием гитара бүләк иттеләр. Гадәттә, аңарда уйнап, мин бик яхшы ял итәм. Һәм җаным-китапларым турында да онытмыйсы — укырга теләгән китаплар исемлеге үсә бара.

-Мәликә, сиңа бик зур рәхмәт! Укуыңда да,  эшеңдә дә уңышлар телибез!

Комментарий язарга