Менә дигән кина: «Пока не сыграл в ящик» (The Bucket List)

2007-нче елда төшерелгән Америка фильмы. Бер бай һәм оста автомеханик бер хастаханә палатасында ята. Икесенең дә диагнозы бер. Алар тиздән якты дөньядан китәчәк.

Моны белү ике кешенең дә тормышын үзгәртә. Яңа гына танышкан дуслар соңгы теләкләр исемлеге төзеп, шул исемлектәге эшләрне бер-бер артлы эшләргә сүз килешеп, дөнья буйлап сәяхәткә чыгып китә.
Бу фильмда тирән фәлсәфи мәгънә бар. Ул бер үк вакытта көлке дә, моңсу да. Нәкъ менә шуңа күрә kinopoisk сайтында, ул бик югары рейтингларга ия. Әгәр бүген кич карарга фильм эзләсәгез, “Пока не сыграл в ящик ” фильмын сайласагыз, үкенмәссез!

 

1431061

Комментарий язарга