Менә дигән кина: «Жизнь прекрасна» (La vita è bella )

1997нчы елда төшерелгән Итальян фильмы. Фильм II Дөнья сугышында, концлагерьга җибәрелгән еврей гаиләсе турында.

Лагердә кечкенә улы курыкмасын өчен әтисе аңа бөтен тирә яктагылар бары тик уен гына һәм бу уенны үтүчеләргә бик зур бүләк биреләчәк ди. Бу фильм Рубино Ромео Сальмониның «Я победил Гитлера» («Alla fine ho sconfitto Hitler», Rubino Romeo Salmonì) китабына нигезләнгән. Шундый моңсу вакыйга турында булса да ул бик позитив фильм. Караганда көләсең дә елыйсың да. Әгәр дә сезнең бу фильмны әле караганыгыз юк икән һәм сез нәрсә карарга белмисез икән, рәхим итеп карагыз. Менә дигән кина!

Lavitella

 

Комментарий язарга