Мәңгелек

Бу галәми чиксезлектә

Бар җисем әйләнештә.

Җәмгысы бер кафиягә

Көйләнгән бәйләнештә.

Зиһен җитмәслек зурлыкның

Хикмәти кодрәтендә

Бар ителгән җир үзе дә,

Бер зур шар сурәтендә.

 

Шул олылыкка буйсынып

Һәрбер күзәнәгебез,

Яшәеш дигән боҗраның

Әүвәле-ахыры без..

 

Табигый яшәү халәте

Сүнү-кабыну аша

Раббы ихтыяры белән

Мәңгелеккә тоташа…

Яз аенда «Идел» журналы журнал укучыларыбыз арасында экология темасын яктырткан иҗат эшләрен барлады. Бәйгегә берничә дистә эш килде. Аларны язучы-журналистлар Радик Сабиров, Ләбиб Лерон, Марат Кәбиров, Альбина Әпсәләмова, Алена Кәримова, Гөлүсә Закировалар катнашындагы жюри бәяләде. Иң-иңнәрен экология елы дәвамында журнал битләрендә яктыртырга дип вәгъдә дә биргән идек. Сүзебездә торабыз!

Комментарий язарга