Мин-хатын-кыз

Китү

Туеп кем дә китәр,
Ә син —
Яратып китеп кара!
Р. Фәйзуллин.
Яратып китеп барам шул,
Җан сызып китеп барам.
Җаным кала синең белән —
Җансызым китеп барам.

Кемдер аңлар,
Кем аңламас
Җанымның җайсызлыгын.
Кем эзли тормыш асылын,
Кем дөньяның кызыгын.

Эзләп тапкан сөюемнән
Китеп барам…
җавапсыз…
Күкләре биек булса да,
Кошлар очмый канатсыз…

* * *

Минутлап саныйм синнән соң
Үткәргән көннәремне.
Төннәрне саныйм,
Төшемә
Син кергән төннәремне.

Вакытны саныйм, син киткәч
Килгән сагышлар белән.
Гомерне саныйм, сөюдә
Синле табышлар белән.

Санасаң-санамасаң да,
Өмет — таң чыгы гына.
Бәхетләр явар дип көттем,
Тамды тик тамчы гына…

Дөнья

Бәхет белән бәхетсезлек — янәшә.
Асылъярны эчкечегә ярәшә.
Зыялы ир,
Җаһил хатын — бер оя.
Каршылыктан корылгандыр бу дөнья.

Күңел дигән Дөнья да
Ак-кара.
Дәфтәреңне
Фәрештә дә, Иблис тә актара.

Мин — хатын-кыз

Каурый болыт булып күккә аштым,
Тамчы булып тамдым гөлләргә, —
Йә, кемнәрнең җаны кипкән иде,
Җылы яңгыр кирәк кемнәргә?

Язгы үлән булып күтәрелдем,
Яфрак булып шыттым бөредән.
Йә, кемнәрнең ачылмаган язын
Ак кыраулар сугып өлгергән?

Ал таң булып офыкларга кундым
Һәм көн булып төштем өзелеп.
Шагыйрь, диеп сокландылар бар да —
Мин хатын-кыз идем иң элек!

Быелгы яз

Офыкларның шундый якын чагы —
Кул сузымы ара.
Канатларың каерылган килеш
Син шул офыкларга җитеп кара!

Офыкларның шундый якын чагы.
Ара — кул сузымы.
Шуңа күрә икеләтә ачы
Бәгырьнең сызуы…

Бәргәләнү

Йә күккә ашыр җанымны,
Йә җиргә төшер, Ходам!
Бер очып китәр күк булам,
Бер калыр төсле булам.

Күкләрдә — ябалдашларым.
Җирләрдә — тамырларым.
Күкләрдә — сагынганнарым.
Өзелеп калырларым
Җирләрдә.
Бәргәләнә җан
Җир һәм Күк арасында.
Ике дөньяның сагышы
Бер йөрәк ярасында.

Шәфәкъ

Очрашырмы безнең җаннар,
Аңлашырмы безнең аңнар,
Кавышырмы безнең хисләр?
Җавап бирми,
Бирми Күкләр.
Ашкан чакта офыкларга
Кагылдыңмы болытларга?
Шәфәкъларның алсулыгын
Җибәрдеңме бу якларга?

Сагышларың сарылдымы
Мамыгына болытларның?
Без яраткан шәфәкъларда
Сүзсез аваз:
“Онытмадым!..”

Ялгыз гына күзләгәндә
Шәфәкъларның сихри төсен,
Күңелемдә — кайнар хисем,
Телләремдә — синең исем.
Очрашыр күк безнең җаннар,
Аңлашыр күк безнең аңнар,
Кавышыр күк безнең хисләр.
Үзе биргән бөек хискә
Каршы килмәс,
Килмәс Күкләр.

* * *

Миңа шундый Сөю бирде Күкләр!
Сөю бирде,
Сине алды Күкләр.
Мине синсез иткән күкләремә
Зурдыр, дисәң, күңелемдә үпкәм,
Ялгышырсың.
Дөрес, әрнүем зур.
Тик юк йөрәгемдә рәнҗеш, үпкә.
Кемнәрнеңдер алмый сөйгәннәрен.
Һәм…
Сөю дә бирми,
Бирми Күкләр…

* * *

Үпкәләсәм — үпкәләргә хаклы,
Хакым бардыр хәтта каргарга.
Алар сине алдап ашкындырды,
Син мөкиббән идең тауларга.

Алар сине миннән аерып алды,
Алар мине синсез калдырды.
Үпкәләсәм — үпкәләргә хаклы,
Күккә ашырдылар җаныңны.

Һәм минем дә ярты җаным китте
Синең белән бергә … күкләргә.
Бу халәтем үземә дә сәер,
Аңлашылмый булыр күпләргә.

Тик мин аңлап калдым
Син киткәндә…
Туктаталмый…
Тау дип җан аттың.
Сине өзелеп сөйгән йөрәгемне
Кыяларга бәреп канаттым.

Үпкәләсәм — үпкәләргә хаклы,
Хакым бардыр хәтта каргарга.
Ничек каргыйм,
Мин үзем дә гашыйк
Син яраткан серле тауларга.

Комментарийлар

  1. Галия
    Фев 07, 2017 @ 18:03:46

    Миңа бик ошады бу шигырьләр.

  2. Гөлнур
    Апр 24, 2017 @ 16:37:15

    Искитмәле…югалтканнар гына аңлар бу юлларны, алар гына сагышланыр минем күк…

  3. Халисә
    Апр 26, 2017 @ 14:35:51

    Шундый матур! Җаннан тамган тамчылар…

Комментарий язарга