Фәрид Мифтахов: Галим бервакытта да эгоист булмый!

Соңгы вакытта эшләгән эшләре игътибарга бик лаек булса да, Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV чакырылыш депутаты, Татарстанның «Булгар» милли хәйрия фонды идарәсенең рәисе, академик, хаҗи, автор –башкаручы Фәрид Фәиз улы Мифтахов белән әңгәмә корганыбыз юк икән.

Сөйләшергә сәбәбе дә чыгып тора: бу көннәрдә Фәрид Фәизовичның ”Рәсәй җәмгыятендә тарихның борылыш этапларындагы этноконфессиональ сәясәт” дигән китабы яңа гына табадан төште. Әлеге вакыйга уңаеннан авторның фәнни эшчәнлеккә карашы белән кызыксынуны кирәк таптык.

Г.А. Мифтахов дигән галим аны белмәгән даирә өчен кем ул?
Ф.Ф. Галим дигән кеше турында сөйли башлаганчы, иң элек нәрсә ул фән дигән сорауга җавап биреп китү уңышлыдыр, минемчә. Һәркемгә аңлаешлы итеп әйтсәк, фән — ул безнең әйләнә-тирә мохитыбыз турындагы белемнәребез, җир шары, андагы кешеләр һәм табигать арасындагы үзара мөнәсәбәт, бик күп акыллы уйларны туплаган миебез!
Галим дип тормышны, яшәешне, җиһанны үз-үзенә меңләгән сораулар биреп өйрәнүче кешене атарга мөмкин. Кайбер галимнәр хайваннар дөньясын, кайсылары үсемлекләрне, кайберләре космосны, берәүләр динне, икенчеләр сәясәтне өйрәнә.
Мин соңгылары рәтенә керәм. Әмма бер генә галим дә “Мин тормышта ачыш ясадым, мин барын да беләм”-дип әйтмәс. Һәр галим үзеннән элгәре тупланган тәҗрибәгә таяна, башкалар фикеренә колак сала,фикердәшләрен хөрмәт итә. Чын галим бервакытта да үз-үзен генә яратучы эгоист булмый. Кайсы гына фәнни китапларга, мәкаләләргә күз салсак та, аларда сноскалар рәвешендә булса да, башка галимнәрнең дә фикерләре китерелә.
Галимнәрнең кешеләргә әйтер сүзе анык, файдалы булырга тиеш.

Г.А. Аңлашылды. Димәк, сез дә үз эшчәнлегегез кемгәдер файда китерсен дип яшисез?! Сезнең алдагы елларда фәнни җыентыкларда басылган мәкаләләрегезгә күз салсак, аларда Татарстандагы толерантлык мәсьәләләре турында фикерләр кызыл җеп булып сузыла. Бу мәкаләләр нинди максаттан чыгып языла?
Ф.Ф. Сүз минем “Толерантлыкта Татарстан моделе” дигән хезмәтем турында бара булса кирәк?

Г.А. Әйе. Татарстан халкының бүгенге болгавыр сәясәттә толерантлыгы ни дәрәҗәдә соң? Биредә сүз татарлар турында гына бармый бит?! Татарстанда 173 милләт вәкиле гомер итүне исәпкә алсак, сез барлык милләтләрнең дә бу мәсьәләгә карашын берләштереп карыйсызмы?
Ф.Ф. Әлбәттә! Әлеге хезмәтемдә мин татар халкының башка милләт вәкилләре белән тормыш-көнкүрештә ничек аралашып яшәвен чагыштырып күрсәтергә тырыштым. Тарихыбыз, динебез өлкәсе миңа өйрәнү өчен һәрчак кызыклы тоелды. Татар халкының толерантлыгы аның милли характерында да күренә бит. Безнең халык ачык күңелле,килешүчән,башка халыклар язмышына битараф түгел,шәп әңгәмәдәш. Әгәр шундый булмаса, 173 милләт арасында низагсыз гына үз тормышы белән яши алыр идеме икән?! Юк, әлбәттә! Хәзер тел вәзгыяте калкып чыкты. Халкыбызда акыллы шәхесләр җитәрлек, бу проблемадан тыныч юл белән чыгу мөмкинлекләрен табарга була. Аллаһ тарафыннан бер халык та аерым өстен куелмаган. Тарихта әйдәп баручы,кушылучы,борынгы һәм яңа, данлыклы һәм тыйнак милләтләр булуы билгеле.

Г.А. Толерантлык тарихи җирлектә нәрсәләрдә күзгә ташлана соң?
Ф.Ф. Татарстандагы тынычлык сөюче күп милләт вәкилләре турында бик күп бәетләр, легендалар, җырлар сакланып калган. Халык авыз иҗатында без аларның бик күп мисалларын очратабыз. Авыл аксакалларының алып барган сәясәте дә моңа үрнәк булып тора. Үзара килеп туган бәхәсләрне тыныч юл белән хәл итүдә хатын-кыз, аналарыбызның да роле зур. Әниләр сүзе, алар каргышы хәтта диннән ваз кичү кебек зур гөнахлар белән дә тиңләнгән. Кайчак зур орышлар вакытында кызларның мәйдан уртасына гади бер яулык ташлавы да сугышны тукта алган. Җәмгыятебездә һәр милләт халкы тынычлык өчен үзеннән лаеклы өлеш кертә ала дип уйлыйм.
Без бүгенге көндә әлеге мәсьәләгә караган халыкара форумнар,я булмаса дин һәм тарих казанышларын барлаган “Әтрәч укулары”, ”Мунчали укулары”, ”Вәгазь» кебек чаралар оештырабыз икән, болар һәммәсе бер максатка хезмәт итә бит. Туган йортыбызда тыныч, дус, тату, имин тормыш итү максатына!

Г.А. Фәрид Фәизович, Сез — “Европа-Азия” Халыкара гуманитар академия академигы. Әгәр югары уку йортларында укытырга тәкъдим итсәләр, риза булыр идегезме?
Ф.Ф. Миңа мондый тәкъдим булды. Мәдәният хемәткәрләре белән аерым сөйләшүләр, дәресләр дә алып бардым. Мәдәният-сәнгать өлкәсендә проблемалар бик күп. Алар һәммәсе материаль байлыкка килеп терәлә. Фән өлкәсе рухи байлыкка якынрак, минемчә. Киләчәк күрсәтер.

Г.А. Сезнең өчен остаз кем ул? Сез үзегездә аның нинди сыйфатларын булдырыр идегез?
Ф.Ф. Зур кәнәфи биләп торган кеше генә остаз була алмый әле. Остаз булу өчен кешенең акылы белән бергә кешелекле булуы да мөһим. Остаз исемен күтәргән кеше үзе бер хәзинә булырга тиештер. Теләсә нинди мохитта, теләсә кайсы аудиториягә кереп, теләсә нинди темага дустанә, кызыклы әңгәмә кора ала икән, менә бу минем өчен остаз, шәхес. Әнә шундый галим-остаз дип мин укытучымны Энгель Ризак улы Таһировны саныйм. Ул студентларына да зыялы әтиләрчә карый, белем бирә, киңәш итә. Һәркемгә шәхес итеп каравы мине таң калдыра. Димәк, галим кеше ул гыйлемле, тырыш, эзләнүчән, эшчән булу белән бергә гади дә, толерант та булырга тиештер.

Г.А. Фәрид Фәизович,инде яңа китабыгызга тукталыйк. Әлеге хезмәт белән сез ни әйтергә теләдегез?
Ф.Ф. Әлеге китап-монография киңкырлы аудиториягә юнәлтелгән. Аннан укытучылар да, студентлар да, дини даирәләрдә хезмәт куючылар да файдалана ала. Хезмәт бүгенге сәясәттә тынычлык, килешеп эшләү, яшәү кебек актуаль проблеманы хәл итүнең кайбер аспектлары хакындагы уйлануларымны үз эченә алды. Минем фикерләрем белән килешүчеләр дә, каршылар да булырга мөмкин, әмма иң мөһиме — тормышта битараф кына булмыйк! Акыл, тәҗрибә туплап, тарихны этноконфессиональ килешү нигезендә генә төрле һәлакәтләрдән саклап була.

Г.А. Фәрид Фәизович! Сезгә фәнни эшчәнлегегездә уңышлар, язган хезмәтләрегезне укучылар күп булсын дип телисе килә. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Мифтахов

Комментарий язарга