Фәрид Мифтахов: Алтай каеннары безнекеләрдән 5-6 тапкырга биегрәк!

Аның белмәгән эше, булмаган җире, тотып карамаган агачы юк! Әле тагын кайда йөри икән дисәгез, Алтайда — Белокурихада мараллар күзәтеп йөри икән! Безгә дә күңел тәрәзәсен ачуын үтенеп, берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

-Фәрид Фәизович, Алтайга ничек барып чыгарга уйладыгыз? 

-Барысына да Сабантуй сәбәпче. Алтайдагы Сабантуйда быел президентыбыз Рөстәм Миннеханов та катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы (конгрессның Казан бүлеге җитәкчесе буларак мин дә) Алтай краена бер көн элек очып, Сабантуйга әзерлекне күзәттек, җирле халык белән аралаштык. Андагы күргәзмәләрнең эшчәнлеген , сабантуйны дөрес оештыру шул эшләрнең казанында кайнасаң гына бар асылы белән күренә.

-Сабантуйдан президентыбыз канәгать калгандыр бит?!
-Әлбәттә! Рөстәм Нургалиевич бик толерант кеше: үзе дә эчтәлекле чыгышлар ясады. Без алтайлылар янында аның өчен дә, Татарстан өчен дә горурлык хисләре кичердек.

-Алтай крае сезгә кай ягы белән ошады? 

-Табигате гашыйк итте. Мондагы биек тауларның һавасы сулап туйгысыз. Ачык һавадагы дәвалау үзлегенә ия булган сулы бассейннар, шифалы үләннәрдән ясалган чәе, тау үзәннәрендәге умарталыклар, Церковка түбәсенә кадәр алып менүче канат юлы, үзәнлекләрдә тыныч кына утлап йөрүче мараллларны кул сузымыннан күзәтү, үзеңне дә мондагы атларга атланып, җайдак ролендә тауларның сихри сукмакларыннан җилдерү, башларын күккә сузган ылыслы агачлар… Мондагы каеннар да безнекеләрдән 5-6 тапкырга биегрәк! Бер сүз белән әйткәндә, биредә ут та, су да, җир дә, һава да дәвалый.

-Алтай җире сезнең татар телендәге җырларыгызны ишеттеме икән? 

-Ишетте. Мин бит кыргызлар, тубалылар белән татар телендә дә сөйләшеп йөрдем, ат өстендә татарча җырларымны да яңгыраттым. Без бит төрки халыклар, күп сүзләр уртак, аңлашыла да.

-Алайса, Алтайдан иҗатка илһам да алып кайтасыз, димәк?! 

-Әйе. Бу сихри урыннар тәнне генә дәвалап калмый, күңелне бетмәс-төкәнмәс моңга да баета. Алда берничә клип төшерәсебез бар, шуңа күрә биредән көч туплап, рухи канатланып китәм.

-Уңышлар юлдаш булсын!

Гөлнур Айзат

2 3 4

Комментарий язарга